Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар сәнгатен поп стиленә төшерергә тиеш түгелбез" - Ришат Төхфәтуллин

Татар эстрадасының иң популяр җырчыларының берсе Ришат Төхфәтуллин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында соңгы арада татар эстрадасында вокал яктан авыр җырларның җырланмый башлавын билгеләп узды һәм моннан котылу юлы итеп сәнгать советлары эшчәнлеген атады. “Күзәтеп барам – җырчылар соңгы елларда бик җиңел юл сайлыйлар – попса стилендә җырлыйлар. Җиңел генә чыгып, фонограммага җырлап, алкышлар җыю белән канәгать булу дөрес түгел”, – диде ул. Ришат Төхфәтуллин җырчы өчен бу жанрның да кирәк булуын аңлый, ул стильне үзенең дә яратуын әйтте. “Мин шоу-бизнес эчендә үзем дә кайныйм. Әмма репетуарга авыр җырларны да алам. Тамашачы җиңел җырны ярата дип әйтсәк, бу зур хата, минемчә. Татар сәнгатен поп стиленә төшерергә тиеш түгелбез, – диде ул. – Россиянең бөтен шәһәрләрен йөреп чыктык. Тамашачы кайда да сүзләрендә мәгънә, көендә моң булган җырларга өстенлек бирә”. Ришат татар сәнгатенең үсеше өчен радиодагы сәнгать советларының тагын да сыйфатлырак, тагын да таләпчәнрәк булуы кирәклегенә басым ясады. “Миңа калса, ул шундый булмаса, татар сәнгате берничек тә үсә алмый. Беренче максат – вокалны тикшерү булырга тиеш. Җырлый алган җырчылар җырламый, җырлый алмаганнары акча түләп көне-төне радиодан зомбилаштыралар”, – ди ул, бүгенге эстрада дәрәҗәсе өчен борчылып.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев