Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар сәнгатьчесе иманы белән татар булып калса, мин ул кешенең рус телендә язуына каршы түгел" - Мансур Гыйләҗев

Рус телендә язган кеше, күңеле белән татар булып калса, татар язучысы булып саналырга хаклы. Бу хакта драматург Мансур Гыйләҗев "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында белдерде. "Заманалар шулкадәр нык үзгәрде. Татар сәнгатьчесе иманы белән татар булып калса, мин ул кешенең рус телендә язуына каршы түгел", - диде ул. Драматург фикеренчә, кешенең рус телендә язуы аңа күбрәк мөмкинлекләр ача. "Чөнки рус телле әсәр күп тиражланган, аның укучысы да күбрәк булачак. Тиражлау дигән әйбер бар бит. Һәр сәнгать җимеше ул тиражланырга ─ тәрҗемә ителергә һәм башка милләтләргә күрсәтелергә тиеш. Ансыз безнең милләтне беркемгә дә күрсәтеп, беркемгә дә танытып булмый. Русча язу киң таралган күренеш булырга тиеш дип уйламыйм мин, ләкин берничә кеше русча язса, монда бернинди куркыныч юк дип уйлыйм". Исегезгә төшерәбез, “Татар-информ”да “Яңа татар прозасы” бәйгесе буенча уздырылган матбугат конференциясендә “Рус телендә язучы татар милләтле язучы татар язучысы була аламы" дигән сорау туган иде. Матбугат чарасында Тәбрис Яруллин, Йолдыз Миңнуллина һәм Илназ Фазуллин татар язучысының үзбилгеләнүе мәсьәләсендә үз карашларын җиткерделәр. Бу мәсьәлә буенча социаль челтәрдә кызу бәхәсләр бара.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев