Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар сәхнә биюе класс-концерты (видео)

https://www.youtube.com/watch?v=3yh4kC7tDAA Кариев театры сәхнәсендә Татарстан җыр һәм бию дәүләт ансамбле Бию ачык дәресе алып бара. Класс-дәресне "Калеб" яшьләр иҗат берләшмәсе әзерләгән. Дәрес-концертны Камал театры артисты Алмаз Гәрәев белән Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты Алсу Мәгьсумҗанова алып бара. Ансамбль яшьләре тамашачыга татар халык биюләренең куелышы, төрләре, милли сәхнә киемнәре турында сөйлиләр һәм күрсәтеп тә баралар.
  • Татар сәхнә биюе класс-концерты – “Калеб” берләшмәсе проекты. Беренче мәртәбә ул быел Татар яшьләре форумы делегатларына тәкъдим ителгән иде.
Әмма оештыручылар Кариев театры сәхнәсендә күрсәтеләчәк осталык дәресен премьера дип атыйлар һәм моны алдагысын махсус аудиториягә әзерләнгән булуы белән аңлаталар. “Бию юлында” класс-концертының сценарий авторлары икәү: шагыйрәләр - Йолдыз Миңнуллина һәм Луиза Янсуар.
Видео Татар-информ сайтыннан алынды
Фото: Салават Камалетдинов/архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев