Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар, рус, үзбәк, төрек, әзәри, яһүд... Алты төрле милләт вәкиле бер йортта дус-тату гаилә булып яши аламы?

Мондый күренешне хәтта күз алдына китерү кыен булса да, җавап бер: әйе, яши ала! Теләче районындагы Иске Җөри авылында яшәүче Мәликә ханым Гыйлметдинова гаиләсендә көн күрә бу балалар.

Әлеге гаиләдә беренче генә булуым түгел, алар турында күпләр ишетеп белә. 2014 елның ноябрь аенда Иске Җөри авылына кайтып төпләнде Мәликә апа. Ул – балалар йортларында тәрбияләнүче, авыр язмышлы һәм күбесе авыру булган 10 балага ана булырга җөрьәт иткән олы йөрәкле хатын-кыз. Әлеге гаиләдә 3 яшьтән 18 яшькәчә ун бала тәрбияләнә. Ике кыз һәм сигез ир бала, алты төрле милләт, һәм алты төрле дин... Шундый зур төрлелеккә карамастан, Мәликә апаның бу гаиләне бер ел эчендә тулаем берләштереп, туганлаштыруга ирешүен үзебез күзәтеп тордык: биредә һәр бала бер-берсе өчен җан атып, кайгыртып тора. Сабыйларның үз-үзлә­рен тотышын, бер-берсе белән ара­лашуын күргәч, бу аеруча нык сизелә. Өлкәннәр кечерәкләргә ярдәм итәргә тора, бергәләп өй эшләрен карыйлар, дәрес әзер­лиләр. Сабыйлар белән якыннан танышкач, күңелемә шундый уй килде: Мәликә апа алмаса, бу балалар кем кулына эләгер иде? Шөкер, ятимнәрне әти-әниле итүчеләр аз түгел. Әмма боларының барысында да диярлек көчле авыру, арада даун, церебраль параличлы, тумыштан йөрәге зәгыйфь бала бар, бала­лар­ның күбесендә акыл үсеше тоткарлана. Шулай ук балалар йортыннан бертуганнарны да бергә алабыз дип атлыгып тормыйлар бит...

Үксез язмышлар сакчысы Мәликә ханым Гыйлметдинова Казанның “Ярдәм” мәчетендә эшли, үзе хәйриячелек белән шөгыль­ләнгәнлектән, аңа балалар йортларында еш булырга туры килә, шуңа да үксез балаларның, ичмасам, берничәсенә булса да ана назы бирү, аларны чын гаиләдә яшәтү теләге белән ул күптән канатлана. “Балалар йортларында тәрбиялә­нүче сабыйларның киләчәктә сыеныр урыннары булмауны күреп, йөрәгем әрни, алар наз һәм игътибарга сусап, дөньяга нәфрәтле карашта үсә, шуңа да балалар йортларыннан чыккан күпчелек үсмер­ләр эчкече, наркоман, җи­наять­чегә әйләнеп, үзләрен язмыш кочагына ташлап калдырган ата-аналары­ның язмышын кабатлый”, – дип сөй­ли Мәликә ханым. Сүз уңа­еннан, аның бу сүзләрен бел­геч­ләр дә раслый. Ятим балалар­ның 90 проценты тормышта үз урыннарын табарга сәләтсез булып тәр­бия­ләнә, һәм алар үзләре­нең бу тормышта югалтырлык әй­берләре юк дип санап, өметсез­леккә бире­лергә мөмкин. Мәликә апа әнә шундый язмышка дучар булырдай балаларны өметсез киләчәктән йолып алырга батырчылык итә. Өч бертуган – Вика, Артем һәм Ярославка бу тормышта инде күпне күрергә туры килгән. Тәр­типсез тормыш алып барган ана кулында яши алар, аналарын сабыйларның күз алдында чираттагы сөяркәсе үтереп чыгып китә. Бу хәлне күреп торган өч бала балалар йортында бер ай гына яшәп кала. Бәхеткә, алар турында Мәликә апа ишетә һәм тиз арада опека органнары белән сөйләшеп, сабыйларны үзенә ала. Шулай ук өч бертуган Настя, Никита, Артемны да әниләре үз теләге белән балалар йортына илтеп тапшыра. Сабыйларның сәламәтлеге начар хәлдә, тернәкләнү курслары узалар. Ә татар малае Рамазанны әти-әнисе, Даун синдромлы икәне ачык­лангач, балалар йортында ук ташлап калдыра. Тумыштан йөрәге авырткан Роберт та шундый язмышка дучар була... 18 яше тулгач, балалар йортыннан урамга чыгарга мәҗ­бүр булган, бомж хәлендә калган Фәрит исә, Мәликә ханым турында ишетеп аның янына үзе килә. Олы йөрәкле ханым бу егетне дә язмыш кочагында калдыра алмый, йортына алып кайта. Бу әле – алар күргән газапларның бер өлеше генә. Лә­кин алар да хәзер башка сабыйлар кебек елмая, көлә, шаярырга тырыша, ә күңелдәге тирән яра югалмаса да, хатирәләр саега, авыр тойгылар кими бара.

“Юлларын үзләре сайларлар”

“Бөтен кеше – Аллаһ баласы, мин аларның берсен дә сайламадым. Бала алырга җыенганда, аның хәтта күз төсен дә сайлап алып була диделәр, бу миңа бик кыргый тоелды. Аллаһ миңа тиешле ба­ла­ларның исемлеген инде күптән төзегән, шуңа да мин кемне би­рә­сез, шуны алам дидем. Милләт һәм дингә килгәндә, русмы ул, татармы, үзбәкме – алар барысы да сабыйлар. Иң мөһиме: алар шушы гаилә тор­мышын күреп үсеп, тормышта кирәкле һөнәр үзләштереп, ки­ләчәк­тә кеше булсын, туганлашып яшәсеннәр иде”, – дип хыяллары белән уртаклаша Мәликә ханым. Гади генә балалар җыелмаган биредә. Күргәннәре дә тәэсир итми калмаган: “Аңлашылмаучан­лык­лар һәр гаиләдә була. Яшермим, бездә дә булды. Шөкер, бу авырлыклар артта калды, без хә­зер – чын гаилә, – дип сөйли Мә­ликә ханым. – Үзем Ислам динендә булсам да, аларга бу мәсьәләдә берни әйтмим. Аңлау дәрәҗәсенә җиткәч, үз юлларын сайларлар. Барысы да чыгышын, милләтен, дин­нәрен белеп үсә, берни дә яшермибез. Милли һәм дини бәйрәм­нәрне матур итеп уздырабыз. Балалар үз гомерләрендә бер тапкыр да күрмәгән урыннарда булды: зоопарк, аквапарк, музей, кинога һәм театрларга еш йөрибез”.

“Әни, безне ташлама!“

Хәзерге вакытта сабыйлар бер-берсе белән рус телендә аралаша, бик тырышып татарчага өйрәнә­ләр. Бу балаларның үҗәтлегенә сок­ланмый мөмкин түгел. “Алар беркайчан миннән булмый дими, читен булса да тырыша, тырмаша”, – ди Мәлкиә ханым. Беренче айларда әниләре булуга ышанып җитмә­гән балалар “әни син безне ташла­мыйсыңмы?” дип еш сораган. Хә­зер инде андый сүзләр си­рәгрәк ишетелә, балалар үзләренә бәхет елмайганына ышана башлаган. Шушы көннәрдә “Ярдәм” дә­валау һәм белем бирү үзәге директоры, “Гаилә учагы” балалар йорты проектына нигез салган Мәликә ханым Гыйлметдиновага Татарстан фән һәм мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима Рәх­мәт хаты тапшырды. “Юмартлыгыгыз һәм изге гамәлләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын”, – дигән сүзләр бар анда.

Рафилә Шәмсетдинова

Чыганак: http://www.vatantat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев