Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар рухын тоеп

Менә Бөтендөнья Татар конгрессы корылтае да тәмамланды. Конгресс делегатлары һәм кунаклары таралганчы, без алардан корылтай тәэсирләре белән уртаклашуларын, олуг җыенның ничегрәк истә калуын сораштык.   Камил Муллашев, Казакъстанның һәм Татарстанның халык рәссамы, Россия һәм Кытай рәссамнары берлеге әгъзасы, Тукай премиясе лауреаты (Астана):   3-5   – Татарстанны бер агач дисәк, читтә яшәүче татарлар – аның тамырлары. Алар­дан аз булса да көч-куәт киләдер. Милләт­тәшләребез Казакъстан, Үзбәкстан, Финляндия, Кытай, башка мәмләкәтләрдән тарихи ватаныбызга килеп, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне сеңдереп кайтып китә. Татарстанның киләчәге яхшы, халкы бә­хетле булсын! Иң мөһиме: татар дигән исемне мәгъ­рур яңгыратып яшәргә язсын! Безнең тарихыбыз – бөек тарих. Аны күтәрергә, бар дөньяга күрсәтергә кирәк. Киләчәк буыннарга бөек­легебезне әйтеп, язып, аң­латып калдыруыбыз зарур. Сер түгел, чит җир­ләрдә дә, Татарстанда да татарлыгын яшергәннәр, татарлыктан ваз кичкәннәр бар. Татарстан Президенты Рөстәм Миң­неханов, бер­дәм булыйк, бергә эшлик, Татарстан Хөкүмәте үзе генә әллә ни зур эш кыра алмас, дип әйтте. Корылтай алдыбызга куйган максатларны тормышка ашырырга язсын! Тәлгат Әхмәдишин, “Азатлык” татар яшьләре берлегенең шәрәфле рәисе (Чаллы):   3-6   – Ко­рыл­тай­ның төп кө­нендә, 3 августта пле­нар утырыш булды. Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев, хәзерге Президентыбыз Рөстәм Миң­не­ханов, БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров­ның чыгышлары  төпле, көчле булды. Шулай да миңа иң ошаганы – Казандагы 2 нче гимназия директоры Ка­мәрия Хәмидулли­на­ныкы. Аны бик озак алкышладылар. Халык аңлый: милли мәгариф югары кимәлдә булса гына халкыбыз сакланып калачак. Әмма җитәкче­лә­ребез чыгышында мәктәп, мәгариф мәсьәләләре чит­тә­рәк калды.   Бу корылтай шу­ның белән дә истәлекле: хәзер БТКның структурасы үзгәр­де, яңа җитәкче орган – Милли Шура сайланды. Аның җитәкчесе итеп вице-премьер, үз заманында Чаллыда мэр булып эш­ләгән Васыйл Шәйхразыев сайланды. Ул Чаллы мэры булып эш­ләгәндә калабызда бик зур эшләр башкарылды. Табигый, Милли Шураны җи­тәк­ләгән кеше милли җанлы булырга тиеш. Бу уңайдан шуны әйтәсем килә: ул бездә мэр булып эшлә­гәндә шәһә­ребездә милли көрәшне үстерүгә зур игътибар бирде. Хәзер андый игътибар сизелми. Ул вакытта Васыйл әфәнде милли хәрәкәтне дә читкә тибәрмәде.  Инде хәзер Конгресс эшчәнлегенә җи­тәк­челек итү – стратегияне билгеләү аңа күчкәч, милли хәрәкәт белән дә җи­тәк­ләшеп эшләр дип өметлә­нәм. Назиф Мириханов, Татарстан Республика­сының Россия Федерациясендәге элеккеге тулы вәкаләтле вәкиле (Мәскәү):   3-3   – Тәэ­сир­ләрем уңай. Алдагылары белән чагыштырганда бу корылтай татар телендә генә барды. Хәтта Мәскәү кунаклары, министрлар да, түзеп, көн буе утырдылар. Колакчын кигәне киде, кимәгәне – юк. Әмма татар рухын тоеп, безнең федерациядә шушындый субъект, төбәк бар икән дип, тирән хисләргә бирелеп, баеп киттеләр. Әйтик, Россия Президенты аппаратындагы департамент җитәкчесе Еремеев хисләнеп китүен әйтте. Бу – уңай ягы. Менә Конгресс уставына үзгәрешләр кертү идеясе бик кызыклы иде. Әмма аны гамәлгә ашыру башкачарак килеп чыкты.   Узган корылтайда Кон­грессның башкарма комитеты бар, тик аның югары органы юк, аның президенты, Татарбашы, милли лидеры юк дип, бөтен Рәсәйгә, дөньяга танылган кешене шунда байрак итеп куйыйк әле дигән идея бар иде. Әйтик, Бөтендөнья Чечен конгрессын – Кадыйров, Бө­тендөнья Казакъ конгрессын Назарбаев җи­тәкли. Бездә дә андый кеше бар бит дип, Милли Шура сайлап куярга тәкъдим иткән идек. Милли Шура­ның баш хәрефләре – МШ. Шулай булгач, аны кем җитәкләргә тиешлеге аңла­шыла инде дигән идек. Әм­ма башкачарак килеп чыкты, ике фикер берләш­те­релде. Ләкин икенче көнне үк тәнкыйтькә тотынмыйк. Эшләп карарга кирәк. Мин моны БТКны көчәйтү дип аңлыйм. Васыйл Шәй­хразыев – тәҗрибәле кеше. Татарча яхшы белә. Дипломат кеше, федераль даи­рәләр белән сөйләшү тәҗ­рибәсе бар. Шуңа күрә мин яңа сайлап куелган Милли Шурага зур өметләр баглыйм. Фәндәс Сафиуллин, җәмәгать эшлеклесе (Казан):   3-8   – Бе­рен­чедән, шунысы сөендерә: менә нинди зур җыеннар үткәрә алабыз икән. Корылтайны җыю, уздыру факты чит күзлектән караганда да, үзебез өчен дә бик мөһим. Путин котлавы да бик яхшы. Миңа калса, РФ Дәүләт Думасы, Федерация Советы котласа да, бик яхшы булыр иде. Җитәкчеләре килеп котласа, катнашса, тагын да әйбәтрәк буласы иде. Чөнки алар – вәкаләтле орган. Килмәүләрен мин аларның кимчелеге дип саныйм. Оешма яңартылып, Хөкүмәт дәрәҗәсендә корылды. Тик моны халыкка аңлату җитмәде. Аның уставын халыкка тавыш бирер алдыннан гына тараттылар. Һич югы бер көн алдан таратасы иде. Яңа җитәкчене тәкъдим итү дә көтмәгәндә генә булды. Ниндидер чыгыш биреп, аннан җаваплар алып, яңа җитәкченең уй-фикер сөрешен халыкка җиткерергә иде. Ни гаҗәп: залда күчмә микрофон да каралмаган. Шуңа күрә халыкта әллә кемне сайладык, кем икәнен белмәдек тә ди­гән фикер калды. Мин яңа җитәкченең булдыра алуына шик­ләнмим. Әле яшь, гайрәте бар, булдырыр. Заһир Хәкимов, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтае депутаты, Башкортстан Татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе (Уфа):   3-7   – Ко­рыл­тай­ның әлеге биш көне бер сулышта узып китте. Моңа ике пре­зи­ден­ты­быз­ның – Шәйми­ев­нең һәм Миңнехановның чы­гышлары тәэсир итте. Бик кирәкле, бик әйбәт чара бу. Татарстан уңыш­ла­рына сокландык. Мин делегатлардан да сораштым. Әй­тик, делегатларның 20 проценты мондый корылтайларны күргән. Деле­гатлар­ның 20 проценты – кү­ре­некле га­лимнәр, иҗат әһел­ләре. Шул ук вакытта 20-30 про­центының Казанга беренче килүе, мондый җы­еннарда беренче мәртәбә катнашуы. Алар, Казаннан үз мил­ләтебез белән горурланып кайтабыз, дип белдерде. Сәяси яктан караганда, яңа орган – Милли Шура барлыкка килде, яңа рәис сайладык. Аның җитәкчесе итеп вице-премьер сайлану – яхшы күренеш. Мин үзем дә – милли оешма җитәк­чесе. Төрле чаралар уздырганда еш кына Хө­күмәткә мөрә­җәгать итәр­гә, килеш­терергә туры ки­лә. Инде хәзер шушындый дәрәҗәле кеше сайлангач,  килеш­терү җиңелрәк булыр дип уйлыйм. Икенче ягы да бар: башкарма комитет җитәк­чесе Ринат Закиров та читкә китмәде, ул беренче урынбасар булып калды. Соңгы елларда Конгрес­сның безгә матди ярдәме зур булды. Бер генә сан. Безгә бәясе унбер миллион сумнан артык торган китап бирелгән.   Янә килеп, быел гына ике Сабантуй үткәр­дек. 1 июль­дә, үзе­без­нең Кон­гресс корылтае җы­елган көнне – Олы Теләктә, 22 июль көнне Туймазыда Ык буе авыллары Сабан туен уздырдык. Икесендә дә Татарстан Президенты баш батырга бү­ләккә җиңел машина куйды. Мәгариф мәсь­ә­ләләре буенча эшләү өчен Конгресс тарафыннан безгә аерым штат бирелүе дә – сөенечле хәл. Алдагы биш елга эш планы кабул ите­ләчәк. Шул эш планында 2020 елда уздырылачак халык санын алу кам­па­ниясенә әзерләнү мөһим урынны алып торырга тиеш, минемчә. Чөнки 2002, 2010 елларда халык санын алганда мил­ләтебезнең иң зур “югалтулары” Башкортстанда булган иде:  200-300 меңгә киметеп күрсәтелдек. Шушы чарага әзерлекне бүген үк башларга кирәк. Бу максатта аерым программа булдыру зарур. Моның бер юлы – татар авылларының электрон паспортларын эшләү. Алдан электрон халык санын алу уздырылырга мөмкин. Соңрак аны үзгәртергә теләгәннәргә шак­тый кыен булачак. Хә­зер бит күп авылның социаль челтәрдә үз битләре бар. Аны тутырып, тулыландырып баручыларны да бу эшкә җәлеп итәргә кирәк. Хәзер “Башкортстан татарлары” дигән сайт булдырдык. Аның электрон адресы: ufatatar.ru. Кыязим Дебердиев, Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылындагы “Татарстанның сәүдә партнеры” ширкәте җитәкчесе, Милли Шура әгъзасы:   3-4   – Уңай ягы шуннан гый­барәт: яңа идарә – Милли Шура барлыкка килде. Аңа өметләр зур. Шул ук вакытта милли эшләрне ул кайсы якка алып барыр дигән икеләнү дә бар. Моны халыкка аңлату җитмәде. Шура рәисе Минтимер Шәй­миев яки Фәрит Мө­хәммәтшин булыр дип көт­кән идек. Без корылтайда РФ белән Шартнамә кору турында ачыктан-ачык сөй­ләшү булыр, бу уңайдан ил җитәкчелегенә махсус мө­рәҗәгать кабул ителер дип көттек. Әгәр Шарт­намәнең вакытын озайтмасалар, “Татарстан Президенты” дигән атама да югалырга мөмкин. Без бит Рөс­тәм Миңне­ха­новны бөтен та­тар­ның Президенты дип исәплибез.   Курыкмаска, көрәшергә кирәк. Әгәр каршы искән җилләргә бил бөгеп торсак, озакламый милли  йөзе­безне югалтачакбыз. Татарстан басуларын, юлларын күрәсең дә үзеңне Европа илләрендәге кебек хис итәсең. Из­раиль­дә дә мондый җир эшкәртү культурасы юк. Кукмараны гизгәндә үземне Голлан­диядә, Фран­циядә булган кебек хис иттем.    
Рәшит Минһаҗ, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев