Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар рухын саклап калган көчле җырчыларыбыз булуына мин бик шатландым" - Рөстәм Закиров

Өч көн рәттән дәвам иткән “Пошалым чаналары” фестивале 29 гыйнварда Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе залында гала-концерт белән төгәлләнде. Тамашачы арасында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчеләре дә бар иде. Концерт "Пошалым чаналары" “Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар арасында бу фестивальне 2004 елда башлап җибәргән идем. 2007, 2010 елларда өч Пошалымда яшәүчеләр арасында үткәрдек. Өч ел эчендә җырчыларыбыз бөтенесе лауреат, дипломат булып беткәннән соң, без бу фестивальне Арча районы күләмендә үткәрә башладык”, - ди фестивальнең идея авторы һәм оештыручысы, Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров. Концерт "Пошалым чаналары" Фестиваль район масштабында 2012, 2014 елларда үткән, гала-концертлары Камал театрында һәм Филармония залында уздырылган. Быел район күләмендә өченче тапкыр район күләмендә үткәрелә. Концерт "Пошалым чаналары" Фестивальнең төгәл үткәрү вакытлары билгеләнмәгән. “Ул ике елга бер мәртәбә дә, өч елга бер дә булырга мөмкин, азрак кесә калыная башлагач фестиваль үткәрәсе килә башлый ди”, - Рөстәм. Конкурсантларга өч җыр башкару таләбе куелган. Шуның берсе – “Әллүки”. Оештыручылар 38 кеше катнашучының утызы бик югары әзерлектә булуын билгеләп үттеләр. Алдан унике җырчыны билгеләргә узарга килешенгән булса да, соңрак ундүртне чыгарырга булганнар. Концерт "Пошалым чаналары" “Пошалым чаналары” фестиваленең жюри рәисе итеп Рөстәм Закиров үзенең кумиры булган җырчы, Татарстаның атказанган артисты Газинур Фарукшинны билгеләгән. Жюри составында Татарстанның халык артистлары Зөһрә Сәхәбиева, Резеда Галимовалар бар. Башкортстаннан килгән җырчы Марат Шәйбәков белән, Рөстәмнең хатыны Люция Мусина да жюри составында. Концерт "Пошалым чаналары" “Районда татар рухын саклап калган көчле җырчыларыбыз булуына мин бик шатландым,” ди Рөстәм. Концерт "Пошалым чаналары" Җиңүчеләргә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән Чистайда эшләнгән кул сәгатьләре тапшырылган, ә оештыручылар исеменнән Пошалымда ясалган чаналары әзерләгәннәр. Ике I лауреат - 10 мең, II лауреатка 7.500, III лауреатка – 5 мең, дипломатлар 1әр мең сум акча белән бүләкләнгән. “Аларга иң мөһиме – танылган артистлар белән бергә сәхнәдә Казанда чыгыш ясау әһәмиятле”, - ди Рөстәм. Концерт "Пошалым чаналары" Рөстәм Закиров фестиваль уздырырга дуслары булышуына басым ясады. “Район җирлегендә дә кирәксенмәүне сиздерүчеләр булды. Ә бит оештырсаң, нинди матур бәйрәм. Министрлыктан акча сорап йөрергә дә бәлки мин артык горурмындыр. Мин үз көчемә ышанам. Мине беркем дә мәҗбүр итми, беркем дә өстән кушмый. Миңа бер авырлыгы да юк”, - диде Рөстәм.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев