Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар рухы" газетаның максаты – татар мәдәниятен, әдәбиятын һәм телен башка милләтләр арасында таныту" - Равил Хөснетдинов

Магнитогорскида татар җәмгыяте тарафыннан нәшер ителүче “Татар рухы” газетасының декабрьдәге саны – юбилей чыгарылышы булачак. Бу хакта “Магнитогорский металл” шәһәр газетасы хәбәр итә. Чиләбе өлкәсендә 220 меңгә якын татар кешесе исәпләнелә, аларның 30 меңе – Магнитогорскида яши. Газета татар һәм рус телләрендә 2007 елдан айга бер тапкыр чыгарылып килә. Тугыз елда тираж 500 данәдән 10 меңгә җиткән. “Татар рухы” Магнитогорск шәһәрендә, Чиләбе өлкәсе районнарында, милли үзәкләрдә һәм Чиләбе, Уфа, Казан, Мәскәүнең Халыклар дуслыгы йортларында бушлай таратыла. Редакцияне Магнитогорск татар җирле милли-мәдәни мохтарияте башкарма директоры, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Магнитогорскидагы филиалы директоры Равил Хөснетдинов җитәкли. “Газетаның максаты – татар мәдәниятен, әдәбиятын һәм телен саклау һәм үстерү генә түгел, аларны башка милләтләр арасында да таныту. Көньяк Уралда һәм, гомумән, Россиядә яшәүче халыклар арасында дуслыкны ныгыту. Шуңа күрә газета татар гына түгел, рус телендә дә чыга”, – ди баш мөхәррир Равил Хөснетдинов. Газетаның йөзенче саны нәшер ителүгә багышланган бәйрәм кичәсе 12 декабрьдә Магнитогорск опера һәм балет театрында узачак. Концертта Халыклар дуслыгы йортының җыр һәм бию коллективлары, Татарстан сәнгатькәрләре катнашачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев