Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар мультфильмнарына Папанов, Леонов кебек артистлар җитми" - Хәлим Җәләл

“Фиксиләр” мультфильмындагы геройларны тавышландыруда катнашкан Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләл мультфильмның үзеннән дә, башкарылган эштән дә канәгать калган. Әмма, аның фикеренчә, татар мультфильмнарының җитешсезлекләр бар. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә  белдерде. “Рус мультфильмнарын карасаң, анда Папанов, Леонов кебек бөек артистлар катнаша. Татар мультфильмнарын эшләүгә дә шундый артистларны чакырсыннар иде. Бәясеннән тормасын иде. Әй, бу артист бушка да эшләргә риза дип эш итсәң, аның сыйфаты да шундый була”, – диде Хәлим Җәләл. Татарчалаштырган "Фиксиләр" татар җәмәгатьчелегенә узган ел ахырында тәкъдим ителде. Мультфильмның барлыгы 60 сериясе тәрҗемә ителгән. Аларны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында карарга мөмкин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев