Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар морзасы Бәһрам Ибраһим нәселеннән булган шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салынды

Казанның Лядской бакчасында Гавриил Держвин һәйкәленә чәчәкләр салынды. Әлеге тантаналы чарада республика җитәкчелеге, Татарстан һәм Россиянең Язучылар берлекләре вәкилләре, шагыйрьләр, укытучылар, фестиваль кунаклары катнашты. "Гавриил Романович Державин - шагыйрь генә түгел, бик зур дәүләт эшлеклесе дә, ул Россия юстиция министры булып эшләгән", - дип билгеләп үтте ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин. Ул шулай ук 21 июль көнне Лаеш районының Сокура авылында шагыйрьгә һәйкәл ачылачагын да искәртте. "Бөек рус шагыйре татар морзасы Бәһрам Ибраһим токымыннан булган, - дип белдерде үз чыгышында ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов. - Бу безнең милләтләрнең якынлыгын тагын бар тапкыр раслый, аларның язмышы һәм тарихы уртак. Державин фестивале күптән Татарстан чикләреннән узды, бу чараның әһәмияте турында сөйли һәм Держаин мирасының төрле шәһәрләр, төбәкләр һәм хәтта илләрдән булган иҗат кешеләрен берләштерүен раслый". Шагыйрьнең вафатына 200 ел тулуга багышланган әдәби-мәдәни чаралар Санкт-Петербург, Мәскәү, Петрозводск, Тамбов һәм аның туган ягы - Лаеш районында узачак. "Державин биредә туган. Державин биредә беренче адымнарын атлаган. Әмма соңыннан ул бу татар төбәгеннән бөек Россия буенча киткән һәм рус шигъриятенә зур өлеш кенә кертеп калмыйча, аны үз иҗаты белән дә баеткан", - диде танылган тәрҗемәче, Россия Язучылар берлеге идарәсе рәистәше Владимир Середин. РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин үзенең «Великие татары – строители и защитники государства Российского» китабын тәкъдим итте. Анда сүз Державин һәм Суворов кебек шәхесләр турында да бара. Сәясәтче сүзләренчә, 1944 елда КПСС Үзәк комитеты политбюросы утырышыннан соң илдә Алтын Орда һәм татарларның килеп чыгышын өйрәнү тыелган. "Бүген мин бәхетле, чөнки быел Тукайның юбилеен үткәрдек һәм бүген Державинның үлеменә 200 ел тулуны билгеләп үтәбез", - дип өстәде ул. Чара барышында Державин шигырьләре һәм бүгенге көн шагыйрьләренең әсәрләре яңгырады. Державин фестиваленең төп чаралары хәзер Татарстанның Лаеш районында уза. Фестиваль программасына Сокура, Егорьево авыллары, Лаеш шәһәре маршруты буенча Державин урынннарына экскурсия керә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев