Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар моңында сихри көч, җанга дәва бирү үзлеге бар" - Гөлтән Ураллы (ӘҢГӘМӘ/ВИДЕО)

Татар музыкасын чит илләрдә ничек кабул итәләр? Башка милләт вәкилләренә ул ничек тәэсир итә? Читтә яшәп, татар телен саклау ни дәрәҗәдә авыр? Татар дөньясында билгеле шәхес, Истанбул татарлары җәмгыяте вәкиле, Tümata төрки музыка ансамбле солисты Гөлтән Ураллы белән әңгәмә шул хакта.

"Бөтен дөньяда татар моңын яраталар"

- Гөлтән ханым, Төркиядә татар җырларына мөнәсәбәт нинди, төрекләр татар җырларын ничек кабул итә? Төрек моңының татар моңыннан нинди аермасы бар?

- Мин 37 ел буе, бөтен Җир шарын гизеп, концертлар белән йөрим. Бар җирдә халык татар моңын ярата, чөнки анда бер сихри көч, җанга дәва бирү үзлеге бар. Төркиядә дә татар моңын үз итәләр. Көньяк һәм Төньяк Америкада, Ауропада концертлар куйдык. Татар, казах, кыргыз, үзбәк – бөтен төрки халыклар җырларын җырлап йөрим.

Сугыш нәтиҗәсендә туган гаилә

- Ә сезнең ата–бабаларыгыз Төркиягә ничек килеп эләккән? Сез ул тарихны беләсезме? - Әниемнең әтисе Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан, чыгышы белән ул Биектау районы Дөбьяз авылыннан. Ул әсирлеккә эләгә һәм кырыс вакытлар булганлыктан, туган ягына кире кайта алмый. Төрки һәм мөселман дөньясында яшим дип, Төркиягә юл тоткан. Шунда минем әбием белән танышып, өйләнешкән, һәм әнием белән аның сеңелләре дөньяга килгән. Әтием Башкортстанда Нариман районыныда туган. Уфада мәктәпне бетергәч, аны да сугышка җибәргәннәр. Ул да немецларда әсир булып калган. Аны поезд белән Германиягә, Миттенвальдка озаталар, шунда дүрт ел яшәгән. Кызганыч, әтием Башкортстанга кире кайта алмый – Төркиягә китә, Истанбулда яши. Бервакыт базарда татар әбисе: “Балакаем, син монда нишлисең?! Искешәһәрдә татарлар күп яши, шунда бар”, - дигән. Әтием Искешәһәргә күчеп китеп, очкычлар ясый торган заводта эшли башлаган. Шунда әтием бабам белән таныша, аның өенә килеп йөри. “Кызлар, кунак килде, чәй алып килегез әле”, - дип, бабай чәй сораган. Әни чәй алып килеп ишектән генә биргән арада әтием әниемне күреп гашыйк булган һәм үз-үзенә “бу кыз минеке булачак, аңа һичшиксез өйләнәчәкмен”, дип вәгъдә биргән. Аякка басу өчен, әти янәдән Истанбулга күченеп китә. Мәңгәр авылыннан чыккан Әхмәтвәли Мәңгәрнең холдингына килә. Әтием русча, татарча сөйләшә, әсирлектә немец һәм инглиз телен өйрәнә. Телләр белгән татар кешесен Әхмәтвәли бай эшкә ала. Шушында эшләгән вакытта әтием Искешәһәрдән килгән бөтен кешедән: “Низаметдин әфәнденең кызы Айтән кияүгә чыкмадымы икән?”, - дип сорый торган булган. Хәлләнеп аякка баскач, Искешәһәргә кайтып, әнием белән никах укыта һәм алар Истанбулда яши башлый. Без миннән сигез яшькә кечерәк энем белән Истанбулда тудык, шунда үстек. Гадәттә, сугыш гаиләләрне тарката, ә безнең мисалда, киресенчә, тагын бер гаилә барлыкка китерә.

 

"Төрек телендә сөйләшкән гаиләдә үссәм дә, татар телен беләм"

- Ә сезнең белән әти–әниегез нинди телдә сөйләшә иде? - Бабайның беренче хатыны татар булган, әниемә ике яшь вакытта ул, кызганыч, бакыйлыкка күчә. Аннан бабай төрек хатынына өйләнгән, шунлыктан әнием татарча белмичә үскән. Өйдә төрекчә сөйләшкәннәр. Әтием дә сугыштан соң Төркиядә яшәгәнлектән төрекчә өйрәнә һәм аралашу үзеннән-үзе төрек телендә бара. Мин төрек телендә сөйләшкән гаиләдә үстем. - Ә сез татар телен ничек өйрәндегез? - 1966–67 елларда әтием мине «Идел–Урал төрекләре мәдәнияте һәм үзара ярдәмләшү җәмгыяте»нә алып килде. “Син монда үз мәдәниятеңне, гореф–гадәтләреңне өйрәнергә тиешсең”, - диде. Балачактан бирле җәмгыятьнең бөтен чараларына йөрдек, хор оештырдык. Германиядән, “Азатлык” радиосыннан, безгә пластинкалар килә иде, шулар аша татар җырларын ишетеп тордык. Хор өчен җыр сайлаганда, сүзләре бик аңлашылып бетми иде. Шуңа әтиемнән җыр сүзләрен язып бирүен сорый идем. Минем хәтергә уелып калсынга, ул сүзләрне кычкырып кабатлап язып, төрекчәгә тәрҗемәсен дә аңлата иде. Шул рәвешле, минем колакка әкрен генә татар теле керә башлады, татар телен җырлар аркылы өйрәнергә туры килде. - Ничә яшегездә өйрәндегез? - Мин сәхнәгә беренче мәртәбә алты яшемдә Габдулла Тукайның “И, туган тел” шигыре белән чыктым. 1967 еллар тирәсендә татар җырлары белән чыгыш ясый башладым. Татар телендә сөйләшсәм дә, аны камил беләм дип әйтә алмыйм.

Үткән ел Мәрмәр университетында татар теле курсы ачылды. Аңа кадәр өч ел элек Яр Чаллыдан бер кызыбызга татарча язарга һәм укырга өйрәтүен үтенгән идек. Казаннан Истанбулга әлифбалар да алып килдек, алфавитны өйрәндек, үзебез яза башладык. Икенче елга миңа татар телен өйрәнүчеләр тагын укырга телибез дигән теләкләрен җиткерделәр. Чаллы кызы туган якларына кайтып китү сәбәпле, татар теле курсларын миңа алып барырга тәкъдим иттеләр. Мин татар телен үзем белгән кадәрен: укырга, язарга, үзара аралашырга өйрәттем, грамматикага килеп җиттек – грамматиканы мин үзем дә белмим. Килешләрне, заманнарны төн буе өйрәнәм, икенче көнне барып кешеләргә өйрәтә идем. Аннан туктадым, чөнки татар теленең грамматикасы авыр. Үткән елгы курсларда грамматикасын да шактый үзләштерергә туры килде.
- Ә нигә татар теле укытучысын  табып булмый , ничек уйлыйсыз? - Бөтен кеше үз эше белән мәшгуль. Бездә Кытайдан, Япониядән килгән кешеләр бар. Алар мәктәпләрдә татар телен укыганнар, үзара кайвакыт татарча сөйләшәләр, халык теле белән. Безнең татар авылларында да әдәби татар телендә сөйләшү юк. Шунлыктан татар телен камил белгән укытучыны табуы да кыен.

"Бабай, ярый әле татар булгансың"

- Димәк, сез өегездә әтиегез белән татарча, әниегез белән төрекчә сөйләштегез? - Юк, гел төрекчә сөйләштек. Беләсезме: Төркиядә төрекләр арасында син үзеңне аерым кеше итеп санамыйсың. Алар синең белән төрекчә сөйләшә, сине дә шушы телдә аралашырга өйрәтә. - Сезгә үз телегезне саклап калырга нәрсә тәэсир итте? - Белмим, аны мин дә һәрвакыт уйлап йөрим. Мин Казанны, Татарстанны бик яратам, якын итәм. Монда минем күңелемә рәхәт. Мин бик еш бабамны төшләремдә күрәм. Аның җилкәсеннән тотып: “Бабай, Аллага шөкер, син татар булгансың. Синең аркылы без дә татарбыз”, - дип төшләремдә әйтәм. Бу Аллаһның бүләгедер, минемчә.

"Ул җырлады – без еладык, без җырладык – ул елады"

- Беренче тапкыр Казанга кайчан килгән идегез һәм шул вакыйгадан нинди тәэсирләр калды? - Минем беренче килүем 1989 елда булды. Шушы елның август аенда Мәсгудә Шәмсетдинова Каһирәгә барган. Кире кайтканда, юлы Истанбул аша үткән. Истанбул базарында ул һәм тагын бер кеше татарча сөйләшеп узганда, минем танышым “Сез татармы” дип килеп сораган. Мәсгүдә Шәмсетдинова: “Әйе, әйе, мин татар”, - дип җавап биргән. Аннан танышым миңа телефоннан шылтыратып: “Гөлтән, урамда татар хатынын очраттык, үзе артист, композитор, сезгә алып килсәк буламы?” – дип сорый. Мин, әлбәттә, ярый дидем. Шул көнне Мәсгудә Шәмсетдинованы безгә кунакка алып килделәр. Төне буе туктамыйча сөйләшкәнебез хәтеремдә. Ул җырлады – без еладык, без җырладык – ул елады. Безнең ансамбльнең эшчәнлеге турында да фикерләр алыштык, ул безнең нинди җырлар башкаруыбыз турында кызыксынды, адресларыбызны алыштык. Аннан ул Казанга кайтып китте. Сентябрь аенда өйдә телефон шалтырый: “Мин Казаннан Кәрим Тинчурин театрыннан Дамир Сираҗиев. Сезне Казанга чакырсак, килә аласызмы?” - ди. Ул вакытта татарча яхшы сөйләшә алмасам да киләбез дип җавап бирдем. Аннан соң алар безгә чакыру җибәрде. Арзанрак булганга, Батуми аша Мәскәүгә билет алдык, автобус белән Кара диңгез буенча чиккә бардык. Ул вакытта чикләр 24 сәгать буена ачык түгел иде. Ишекләр ачылгач, уртага басасың, арттан төрек чиге ябыла, аннан рус чигенә ишек ачылсын дип көтеп торасың. Ике метрлы ара гына үзе. Уздык, тикшерделәр. Уен коралларыбыз бик күп. Чикне узгач, бер әрмән шоферы очрап, безгә ярдәм итте, очкычка, урыныбызга кадәр илтеп куйды. Шулай Мәскәүгә килеп җиттек, анда Нәзифә Кәримова, Дамир Сираҗиев каршы алды. Бер төнне Мәскәүдә кундык, икенче көнне Казанга очтык.

"Татарстанда җитмеш ел Аллаһ сүзе юк иде"

Дулкынлануым әле дә хәтердә, чөнки бабайдан соң, 75 ел эчендә, безнең гаиләдән мин беренче кеше булып Казанга аяк басачакмын. Янымда утыручы белән сөйләшеп киттек. “Син кайдан?” - дип сорый. “Мин Төркиядән, Истанбулдан”, - дим. “Син кая барасың?” – дип кызыксына күршем. “Без Казанга концерт куярга барабыз”, - дим. Аның шул без куйган концертны карарга баруы икән. “Читтә туып үскәч, ничек шулай яхшы татарча сөйләшәсең”, - дип сораштыралар. - Нинди хисләр кичердегез, нәрсәләр ошады? - Кар, боз ява. Концертны башладык. Беләсез: Татарстанда җитмеш ел Аллаһ сүзе юк иде, ә без, Төркиядән килгән ансамбль, борынгы татар җырларын җырлыйбыз, төрек мөнәҗәтләре укыйбыз, сәхнәдә зикер ясыйбыз, халык биюләре биибез. Мөнәҗәтләр укыган вакытта залда 70 – 80 яшьлек әби–бабайлар елап утырды, алар елагач, безнең дә күңелләр тулды. Концерт алдыннан бер тапкыр да күрмәгән туганнарым белән дә танышырга туры килде, чәчәк бирүчеләр арасында да “Мин синең туганың” дип әйтүчеләр шактый булды. Күземә яшьләр җыелгач, тавышым үзгәрә иде, җырлый алмый идем, шунлыктан минем яныма килүне тыйдылар. Искиткеч концертлар куйдык, заллар тулы була иде. Бер күренеш күңелгә уелып калды: “И, туган тел”не укыйбыз, өч куплетны бөтен кеше белә, дүртенче куплетка җитәбез – берсе дә белми. Соңыннан гына аңладык: дүртенче куплетта Ходай сүзе бар, аңа җитмеш ел рөхсәт юк иде. Мин алты яшьтә “И, туган тел”нең дүрт куплетын да сәхнәдә укыган кеше – шуның белән бәхетле.

"Казанда татарлык аз"

- Ә хәзер сезгә Казанда нәрсә ошый? Бәлки ошамый торган яклары да бардыр? - Казандагы үзгәрешне яратам, әйбәт, әмма татарлык аз, Ауропага тартым шәһәр кебек. Тарихи урыннарны сакларга тиешбез. Имитация ясарга түгел, тарихны саклау мөһим. Мин урамнарда йөреп торам, шундый гүзәл, матур биналар бар, аларны җимермәскә, эчен заманча ясап, тышкы кыяфәтендә борынгылык, тарихилык, татарлык чагылыш тапса иде. Менә Кремльгә керәсең - Сөембикә манарасы күренеп тора. Алда модерн стильдә зур биналар төзегәннәр. Шәхсән мин аларны анда күрергә теләмим, Кремль — Кремль булсын, тарихилык саклансын. Беренче мәртәбә Казанга килгәч, Сөембикә манарасына сарылып үпкән идем. Ел саен Сөембикә манарасына таянып, дога кылам. 1991 елда Сөембикә манарасының иң өстенә басып, догалар һәм мөнәҗәтләр укырга насыйп булды. Анда Мәсгудә Шәмсетдинованың бер спектакле куелган иде. Шул ук вакытта Сөембикә манарасына ай беркетелде. Бу вакыйгаларга шаһит булуым белән дә бәхетле мин.

"Милли тәрбия гаиләдә башлана"

- Бүгенге көндә тел югалу проблемасы да бар. Ә сез төрекчә сөйләшә торган гаиләдә дә үз ана телегезне саклап калгансыз. Ничек шушыны халыкка җиткерергә? - Төрек теле белән татар теле арасында әллә ни аерма юк. Без, чит илдә яшәүче татарлар, милли телебезне саклауга зур әһәмият бирәбез, чөнки без телебезне яратабыз. Мин Казанда яшәгән туганнарыма һәрвакыт әйтәм: телне өйдә саклагыз, өйдә татарча гына сөйләшегез, милли тәрбия дә шуннан башлана. Бала әнисенең карынында булганда ук милли телне ишетеп торырга тиеш. Русчаны ул балалар бакчасына, мәктәпкә баргач та өйрәнә ала.
Минем Төркиядәге укучыларым балаларын җәен ике-өч айга, татарча аралашу өчен, авылга җибәрә, чөнки алар татар телен ничек саклап калырга кирәклеген аңлый. Тагын шунысы әһәмиятле: балачактан ук ике тел белү алга таба шәхес булып формалашуга уңай йогынты ясый. Андый балалар бик акыллы була.

"Гаяз Исхакый, Йосыф Акчура, Садри Максудиларны төрек халкы онытмый"

- Хәзер Төркиядә Татарстанга карата нинди мөнәсәбәт, бигрәк тә гади халык арасында нинди мөнәсәбәт? - Хәзер Татарстан белән Төркия арасында бәйләнешләр нык. Төрек холдинглары монда килеп заводлар ача, мәдәният багланышлары да бар. Төрек халкы татарларны ярата, без дә кулыбыздан килгәнчә реклама ясыйбыз, Нәүрүз бәйрәмнәре турында сөйлибез, Татарстан стендлары оештырабыз. Татарстанны бездә “Рубин” футбол командасы аша да беләләр. Кайбер чараларда без татар ашлары әзерләп, кунакларны сыйлыйбыз. Татар җырлары җырлыйбыз, биибез. Ататөрек Төркия республикасын оештырган вакытта аңа Гаяз Исхакый, Йосыф Акчура, Садри Максуди кебек татар зыялыларының ярдәм итүе билгеле. Аларның татар булуы төрек халкына мәгълүм, шуңа да татарларга хөрмәт зур монда.

"Әти кеше бәйрәмнәрдә башына түбәтәй кисә, әни калфак такса..."

- Сез Татарстандагы укучыларга нинди теләкләр әйтер идегез? - Алга китү өчен тырышырга. Балаларга милли хисләрне, гореф-гадәтләрне сеңдереп калдырырга, ә иң элек әти-әниләргә үзләрендә миллилек булдыру мөһим. Моның өчен гаиләдә татарча сөйләшү, татар ашлары әзерләү, милли киемнәр кию әһәмиятле. Әти кешегә милли бәйрәмнәрдә башына түбәтәй кисә, әни калфак такса, балалар да шуны күреп тора, алга таба үз гаиләләрендә дә әлеге милли тәрбияне дәвам итәчәк. Татарстан алга китә, мин моның өчен куанам. Яшьләр тагын да күбрәк укысын, белемле булсын. Югары баскычларда эшләргә татар яшьләренең һичшиксез хакы бар.
Автор: Әңгәмәдәш - Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Фото: Салават КАМАЛЕТДИНОВ
Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев