Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар моңы" фестиваленең мәгънәсе – тыйнаклык, татарлык" - Салават Фәтхетдинов

Казанның Камал театры сәхнәсендә «Татар моңы» яшь башкаручылар телевизион конкурсының гала-концерты үтте. Концерт елдагыча аншлаг белән узды. Тамашачының шактый өлешен Татарстанның сәнгати элитасы тәшкил итте. Залда Клара Хәйретдинова, Зилә Сөнгатуллина, Римма Ибраһимова, Рамил Курамшин, Миңгол Галиев кебек затлы артистлар утыра иде. Гамәлгә куелганнан бирле биш-алты ел дәвамында “Татар моңы” фестиваленең башкарма директоры булып торган Вил Усмановның күренмәве генә гаҗәбрәк тоелды. Катнашучылар аның Фердинанд Гайсин сүзләренә язылган “Татар моңы гимнын” башкардылар. “Татар моңы”нда катнашучыларны һәм тамашачыны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фонды башкаручы директоры Нурия Хашимова, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе урынбасары Данис Шакировлар сәламләде. “Алтын тавышлы яшьләр җиңүгә омтыла, - диде Римма Атлас кызы. – Без бу яшьләргә зур өметләр баглыйбыз”. “Сез шушы затлы сәхнәдә басып тора алуыгыз белән җиңүчеләр инде, - диде ул катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. - Сез халкыбызның җыр мирасын алдагы буыннарга тапшыручылар. Без сезгә уңышлар телибез!” Концерт Алинә Шәрипҗанова башкаруында “Таң атканда” җыры (Сибгат Хәким сүзләре, халык көе) белән башланып китте. Аны җырчы заманча итеп, “татар җырын дөнья аңлардай телдә” үзенең бөтен тавыш мөмкинлекләрен күрсәтеп башкарды. “Быелгы конкурсның төп идеясе – милли көйләр заманча яңгырашта” дип язылган иде “Татар-моңы”ның пресс-релизында. Сүз уңаеннан, гала-концертта  “Алма” проекты белән катнашкан “Supertatar» төркеме дә сәхнәгә шушы “төп идея”гә тугры калып чыктылар. Быел “Татар моңы”на “Голос. Дети” проекты җиңүчесе, яшь җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова да катнашкан. Иң яшь катнашучы буларак Сәйдә Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фондының махсус призына лаек булды. “Бездә үткәрелә торган фестивальләрнең һәрберсенең үз урыны бар. “Татар моңы” үзенең тыйнаклыгы, зыялылыгы белән аерылып тора. Татар кызына хас булган бөтен матур милли сыйфатларны үзенә җыйган, үзенең милли моңлы тавышы белән безне сокландырып килгән Сәйдәгә алдагы иҗат юлында да уңышлар телисе килә”, - диде Нурия Хашимова 15 яшьлек иң яшь башкаручыны – Сәйдә Мөхәммәтҗанованы котлап. “Талантлы кыз. Моңарчы ул балалыгы белән уңышлы барды. Алдагы иҗади тормышы нинди остазлар кулына эләгүенә бәйле”, - дип бәя бирде залдан Сәйдәне тыңлаган Миңгол Галиев. Татарлар яшәгән төрле төбәкләрдән “бөртекләп” җыелган җырчылар белән бергә Камал театры сәхнәсендә кытай кызы Хао Юй Гали Хуҗи шигыренә Салих Сәйдәшев язган “Халисә” җырын башкарды. Кырым татары кызы Мәвилә Мөхтәримова “Дегирменжи” җырын тәкъдим итте. Якутиядән килгән Айсен Аммосов бер номерга саха халкының бар сәнгатен сыйдырып бетерә алган. Тамашачы аны алкышлап озатты. Йошкар-Ола шәһәреннән килгән Татар гөсләчеләре ансамбле дә тамашачыны битараф калдырмады. Шунысы да игътибарга лаек – гөсләләрне дә алар үзләре ясаганнар. Ансамбльнең җитәкчесе – Гәрәй Мәгъсүмҗанов. “Без җыр ярата торган халык. Бездә үткәрелә торган һәр фестивальнең үз юлы бар. Ваһапов исемендәге фестиваль булсынмы, “Татар җыры”мы, “Татар моңы”мы, “Үзгәреш җиле”ме – һәрберсенең үз юлы. Алар бездә күбрәк булырга тиешләр. Без җыр аша киләчәк буыннарга үзебезнең тарихыбызны, күңелебездәге сүзләребезне җиткерәбез. “Татар моңы”нда катнашучылар бит әле профессиональ җырчылар түгел, алар күңелләре белән җырлыйлар. Минемчә, без әле аларны сәхнәләрдә күрә алачакбыз, аларның алда иҗади юллары бар. Чит өлкәләрдәге сабантуйлар булса да, концертлар да – яшь җырчыларны үзебез белән алып барабыз”, - диде Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин. Ул жюри әгъзаларына һәм “Яңа гасыр” телевидениесе җитәкче Илшат Әминовка рәхмәтләрен җиткерде. Быел “Татар моңы”ның жюри составы шактый үзгәреш кичергән – яшәргән иде. Салават Фәтхетдинов җитәкләгән жюри әгъзалары – Сәгыйть Хәбибуллин, Фердинанд Сәлахов, Резеда Шәрәфиева, Филүс Каһиров, Наил Сәгъдиев һәм Алсу Әбелханова. “Кыска гына вакыт эчендә Миләүшә Ләбибовна менә шушы тамашаны эшләп чыкты. Бәя сездән, хөрмәтле җәмәгать, әле эшлисе эшләр күп. Бөтен номерлар да ошап бетмәскә дә мөмкин. Күңелегезгә хуш килмәгәне дә булгандыр, - дип “хисап тотты” тамашачы алдында жюри рәисе Салават Фәтхетдинов. - Бу конкурс шундый инде ул – хатын-кыз эше сыман – эшләмәсәң күренә, эшләсәң күренми. Фестивальнең мәгънәсе – тыйнаклык, татарлык. Әйтсәм әйтим инде – конкурсны башлаганда – җиде-сигез ел элек, җырчыларны, бигрәк тә кызларны, башта “чүпрәккә төрдек”. Аллага шөкер, күреп торасыз, бүген Ләйсән ханым (мөселманча кием дизайнеры Ләйсән Хаҗиева турында сүз бара) аларның барысын да киендергән. Сиксәнгә якын костюм тегелгән, алар барысы да ябык, берсе икенчесен кабатламый. Бу да фестивальнең үзенчәлеге. Безнең команданың теләге шундый – һәрбер йортта татарча сөйләшсеннәр. Һәрбер йортта татар җыры яңгырасын иде, һәрбер йортта татар гармуны уйнасын иде, һәрбер йортта татар самавыры кайнап торсын иде. Дәртле, моңлы, уңган-булган татар халкы һәм Россиянең йөрәге Татарстан яшәсен!” дип тәмамлады Салават сүзен. Сәхнәдән “Мин яратам сине, Татарстан!” җыры яңгырады. “Их, бөтен халыкны җырлатып, “Туган тел” белән тәмамлыйсы иде”, - дип куйды халык ташкыны белән залдан чыгып барган Татарстанның халык артисты Рамил Курамшин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев