Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар мобиль кушымталары аша татар телен өйрәнергә, татар классикларының әсәрләрен укырга һ.б. мөмкин

Татар мобиль кушымталары аша татар телен өйрәнергә, белемнәреңне сынарга, татар классикларының әсәрләрен укырга гына түгел, ә үзеңнең шәхси финансларыңны да контрольдә тотарга мөмкин. Jadidfest татар мәдәнияте фестивале программасына татар мобиль кушымталары презентацияләү дә кертелгән иде. Казанның 2 нче лицей укучылары ясаган дүрт төрле татар мобиль кушымтасы тәкъдим ителде. Болар - татар телен өйрәнү өчен "Ябалак" кушымтасы, интеллектуаль сорауларга җавап бирү мөмкинлеге тудырган "Сынау" кушымтасы, "Виселица" уенының татарча версиясе булган "Дар" кушымтасы һәм Казан шәһәре буенча гид булырга лаек "Серле Казан" кушымтасы. Әлеге кушымталарның кайберләренең 5000 гә кадәр йөкләве бар. "Серле Казан" кушымтасы инглиз һәм рус телләренә тәрҗемә ителәчәк. Татар мобиль кушымталары аша татар классиклары әсәрләрен дә татарча укырга мөмкин. Болар - Тукай әкиятләре, Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре", Галимҗан Ибраһимовның "Кызыл чәчәкләр"е һәм Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар"ы. Мобиль кушымталарның эшләүчеләре - "Татар китаплары" авторлар төркеме. Jadidfest татар мәдәнияте фестивале кысаларында "Финанс архитекторы" мобиль кушымтасы белән Алия һәм Артур Румянцевлар таныштырып узды. Мобиль кушымта шәхси керемнәреңне һәм чыгымнарыңны исәптә тотарга мөмкинлек бирә. Мобиль кушымта башта рус телендә эшләнеп, татар теленә тәрҗемә ителгән. Авторлар аның иминлек яныннан ышанычлы булуын әйтәләр, мәгълүмат куллнучыга күренә, ниндидер серверларга китми. Мәгълүмат өчен. Jadidfest фестивалендә төп заманча татар мәдәни юнәлешләре белән танышып була: дизайн, музыка, әдәбият, кызыклы лекцияләр, альтернатив форматтагы дискуссияләр, стенд-ап, квест, төрле уеннар һ.б.  
Рузилә Мөхәммәтова, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев