Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар милли китапханәсе һәм Яшел Үзән китапханәләр системасының методик бүлеге "Китап бәйрәме" кичәсе үткәргән

Татар милли китапханәсе һәм Яшел Үзән китапханәләр системасының методик бүлеге белән берлектә оештырылган бик матур кичә – «Китап бәйрәме» булды. Горький исемендәге мәдәният йорты уку залының татар телендә үткәрелә торган шундый әдәби чаралардан тынып торганы да юк, диярлек. Бусы – Татарстан китап нәшрияты катнашында узды, дип яза "Яшел Үзән" газетасы. Бүген китапның кыйммәте дә, кадере дә алтыннан бик ерак тора. Шулай булуга карамастан, әлегә китап сөючеләребез дә һәм аларны рухи азык белән тәэмин итәрлек язучыларыбыз да бар. «Китап бәйрәме»нә кунак булып серле дөньяны үзләренең әсәрләре, сихри шигырьләре аша безнең күңелләргә җиткерүче шагыйрә Фирүзә Җамалетдинова, прозаик, драматург Әхәт Гаффар, тел галиме Николай Максимов килгән иде. Яшел Үзәнебезнең күренекле шәхесләре: музыкант, рәссам, укытучы, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты Вил Шәрәфетдинов һәм районыбызның милли-мәдәни үзәге, Тукай фонды филиалы җитәкчесе Клара Филиппова чыгышлары нур өстенә нур өстәде. Алар – үз тормышларын китаптан башка күз алдына да китерә алмый, чөнки һәрберсе китап белән тыгыз элемтәдә. – Редакциягә язучы бер кочак кәгазь күтәреп килә һәм без, нәшрият хезмәткәрләре, шуннан төзек, матур әдәби әсәр бастырып чыгарабыз. Безнең өчен һәр пешеп чыккан китап дөнья бәясенә тиң, – ди Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясе мөхәррире Фирүзә Җамалетдинова. Әдәби әсәрләрнең дә төрлесе була. Кайсыдыр кибет киштәләрендә тузан җыеп ята, ә кайсыберсен кулдан-кулга йөртеп, берничәшәр кат укыйлар. Әдәбият сөючеләрне халыкчан, тормышчан, гади телдә язылган роман-повестьлар, пьесалар җәлеп итә. Әхәт Гаффарның бик күп кенә иҗат җимешләре нәкъ менә шундыйлардан. – Хәзер халык бик укымый. Транспортта да укучы юк бит хәзер. Ә китап барыбер кирәк! Ансыз яшәп булмый! – диде 2017 елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидат Әхәт Гаффар. Шунда ук Татарстан китап нәшриятендә басылган китаплардан күргәзмә дә бар иде. Теләгән һәркем, матур әдәбият әсәренме, балалар өчен кызыклы әсбаплармы, тел белеме буенчамы – үзенә ошаганын сайлап алды. «Китап бәйрәме» чын мәгънәсендә бәйрәм рухында узды. Хәер, биредә оештырылган бер чараның да күңелсез һәм кызыксыз булганы юк. Бу - кичәләрне алып бару остасына әверелгән татар милли китапханәсе мөдире Римма Әхмәтханованың һәм аның кебек үк үз эшләрен яратып башкаручы китап дөньясы хезмәткәрләренең иҗат аша милләттәшләребездә китапка мәхәббәт тәрбияләү юнәлешендә зур тырышлыклары нәтиҗәсе, диелә район хәбәрендә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев