"Татар милли киеме артык чуарланды" - Разил Вәлиев

Татар милли киеменең сәхнәдә дөрес күрсәтелмәве турында фикерләр еш ишетелә. Кичә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында"Ләйсән сәйләннәре" Милли кием коллекциясен күрсәтүгә багышланган матбугат конференциясендә катнашкан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиев тә бу темага үз фикерен җиткерде. разил Ул милли киемне сәхнәдә генә күреп булуын һәм аннан бер дә канәгать түгеллеген әйтте. “Ул шулкадәр чуар, миңа бигрәк тә татар ир-егетләренең милли киемнәре ошамый – балагында да чәчәк, якасында да чәчәк, түбәтәендә дә чәчәк. Шулкадәр чәчәк булмый бит инде. Һәр нәрсәнең чамасы булырга тиеш”, - ди ул. Разил Исмәгыйлевич фольклор ансамбльләре куллана торган тагын бер атрибутны тәнкыйть утына тотты: “Чабата милли киемме? Чабаталы милли биюләребез бар. Татар халкы чабатаны беркайчан да милли киемгә санамаган. Чабатаны сәхнәгә күтәрү – ул безнең халыкны мәсхәрә итү. Рус халкы гомер-гомергә чабата кигән. Моисеев ансамблендә чабата киеп биегәннәрен күргәнегез бармы? Рус халкы беркайчан да чабата киеп сәхнәгә чыкмый. Ә без чабатадан культ ясап сәхнәгә чыгардык. Гомумән, бу бик җитди мәсьәлә, бу хакта сөйләшәсе дә сөйләшәсе, сөйләшеп кенә калмыйча, гамәлләр дә кыласы бар”, - диде ул катгый итеп. Исегезгә төшереп үтәбез. Сәхнәдә милли киемнәрнең грамоталы кулланылмавы турында фикерне Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты профессоры, сәнгать фәннәре докторы Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова әйткән иде. Галимә үзенең “Татарларның милли костюмы: төрки һәм мөселман традицияләренең үзара бәйләнеше” дип аталган лекциясендә фольклор ансамбльләре киемнәрендәге кайбер ялгышларны күрсәтеп үтте. Аерым алганда ул Казан федераль университетының Ислам мәгарифен һәм исламиятне үстерү ресурс үзәгендә оешкан “Исламика” лекториендә үзен бер шаккатырган әйбергә – милли киемле кызларның бәйрәм күренешләрендә дә сәхнәгә алъяпкычтан чыгаруларына тукталган иде. "Алъяпкыч – эш киеме. Революциядән соң эшче-крестьянны күрсәтә башлагач, алъяпкыч кидергәннәр. Ни өчендер ул бәйрәм киемендә дә әйләнеп китте. Хәзер татар костюмын алъяпкычлы итеп күз алдына китерәбез. Бу дөрес түгел”, – ди ул.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: