Татар милли хәрәкәте үсешендә Россия төбәкләрендә чыга башлаган татар газеталарының әһәмияте зур

Үткән гасырның 90нчы елларында башланган татар милли хәрәкәте үсешендә Россия төбәкләрендә чыга башлаган татар газеталарының әһәмияте әйтеп бетергесез зур булды. Удмуртия башкаласы Ижауда 1991 елда “Яңарыш” дигән матур исем астында татар телендә газета чыга башлады. Бу мактаулы да, бик авыр да булган эшне үз өстенә алучы милләтпәрвәр шәхес Закуан Фәттах улы Нуретдинов булды, дип яза Удмуртиянең "Яңарыш" татар газетасы. 2 февральдә бөтен гомерен журналистикага һәм милләт ихтыяҗлары өчен көрәшкә багышлаган Закуан Нуретдиновка 80 яшь тулды. Ул авыр, гаҗәеп авыр елларны теләмичә искә ала Закуан абый. Әле күптән түгел генә оешкан Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) бу мөһим эшне Закуан Нуретдингә тапшыра. ТИҮ җитәкчелеге дөрес фикер йөртә, чөнки мондый авыр эшне бары һөнәри әзерлеге булган кеше генә башкара алачак. Ә Закуан абый КФУ (ул вакытта әле КГУ) дигән данлыклы уку йортының журналистика факультетын тәмамлаган, Татарстанда һәм Башкортстанда район газеталарында эшләп шактый тәҗрибә туплаган, Удмуртиягә килеп урнашкач, телевидение һәм радио комитетында уңышлы гына эшләгән журналист була. Тәҗрибә ул бер нәрсә, ә изге теләктән башка бернәрсәсе булмаган кешегә газета чыгаруны ничек оештырырга? Ә бит газетага материаллар язу өчен журналистлар юк, язмаларны җыярга татар шрифтлы машинкалар юк, кәгазь юк, типографиядә газета бастыру өчен татар шрифтлары юк… һәм тагын бик күп “юк”ларны әйтергә туры килә. Ә иң мөһиме…акча юк! Җәмгыятьнең базар икътисадына күчеп, кешеләрнең акча янчыклары бушап калган чор бит! Хәтта хезмәт хакларын кемгә он белән, кемгә консервлар белән, ә кемгә … аракы белән биргән чор. Закуан абый менә шул бөтен “юк”ларны “бар” итеп эшләр өчен бүлмә таба. Редакция коллективын туплап, башта газетаны Әгерҗе шәһәрендә ­бастыралар, аннан соң Ижау типографиясенә күчәләр. Газетаның республика бюджетыннан финанслануына ирешәләр. Боларга ирешү, газетаның эчтәлеген яхшыртып, аны ил күләмендә танырлык дәрәҗәгә китерү өчен җитәкчегә көчен, талантын һәм хәтта сәламәтлеген дә сарыф итәргә туры килә. Билгеле, бөтен эшне ул үзе генә башкармый. Аңа иҗтимагый үзәк, милләтпәрвәр кешеләр, идарә органнарындагы милләттәшләр, татар зыялылары ярдәм итәләр. Ләкин җитәкчегә бөтенесен оештырып, кырыкмаса-кырык түрә бусагасын таптарга, адым саен очрап торган каршылыкларга каршы көрәшергә туры килә. Нык ихтыяр көче, максатчанлык, ә кайвакытта таләпчәнлек һәм кырыс холыклылык та таләп итә Закуан абыйдан Удмуртиядә беренче татар газетасы чыгару эше. Акча булмауны сәбәп итеп, рес­публика түрәләре еш кына рус һәм удмурт телендә чыга торган газеталарның кайбер саннарын чыгармый калалар. “Яңарыш”ның да кайбер саннарын чыгармаска тәкъдим иткәч, кырыс холыклы редактор, министр­лыкка барып, шундый белдерү ясарга мәҗбүр була: “Әгәр газетаның бер генә саны чыкмый калса да, икенче көнне үк аның меңәрләгән абунәчесе, плакатлар күтәреп, протест акциясенә чыгачаклар! Ә җавапны бирергә сезгә туры киләчәк!” Түрәләргә чигенергә туры килә (Алла сакласын, бу татарлардан барсын да көтәргә була!) Газета үз вакытында чыга. Закуан Нуретдиннән башланган бу традиция әле һаман да дәвам итә. “Яңарыш” газетасының һәр саны инде 25 ел дәвамында үз вакытында чыга һәм укучы кулына барып ирешә. 25 ел дәвамында каләм чарлап үскән ничә укучы КФУның журналистика факультетында укыганда “Яңарыш”та практика үттеләр. Хәзер дәрәҗәле массакүләм пропаганда чараларында эшлиләр. Алар бүген барысы да Закуан Нуретдиннең мәктәбен үтүләре белән горурланалар һәм бу хакта газетага фикерләрен язып торалар. Шагыйрь Ибраһим Биектаулы инициативасы белән “Яңарыш” газетасында чыга башлаган “Әдәби сәхифә” күп кенә талант ияләренә осталыкларын арттырырга, китап­лар чыгарырга һәм Татарстан Язучылар берлегенә керерлек булып үсәргә ярдәм итте. Бу эштә дә Закуан абыйның роле зур булды. Китаплар чыгаруны оештыруда, аларны халыкка тәкъдим итүдә, Татарстан Язучылар берлеге белән мөнәсәбәтләр урнаштыруда ул башлап йөрүче булды. Моның өчен безнең һәрбербез аңа мең рәхмәтле. “Яңарыш” газетасында журналист буларак Закуан Нуретдиннең осталыгы, таланты зур үсеш алды. Газета чыгуның беренче ун елында һәр санда диярлек аның милләт тормышына, республика, ил тормышына багышланган мәкаләләре урын алып, милли басманың йөзен билгеләүдә әһәмиятле роль уйнады. Ул мәкаләләр укучының тирән мәхәббәтен яулап алды. Аңа әдәби иҗат эше дә чит түгел. Ул матур-матур хикәяләр язып, газетада һәм “Мәйдан” журналында да бастырды. Аңа “Татарстан Язучылар берлегенең мактаулы әгъзасы” дигән исем бирелде. Ул хаклы рәвештә “Удмуртиянең атказанган журналисты” исемен йөртә. Закуан абый газетада эшләргә үзенә лаеклы алмаш та әзерләп калдырды. Ирек Шәрипов — “Яңарыш”та уңышлы эшләп, хәзер Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты. Ә хәзер редакторлык эстафетасы Закуан абыйның укучысы Рәмзия Габбасова кулында. Һәм ул кул “Яңарыш” дигән кораб штурвалын нык тота.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: