Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар милли бизәлеш сәнгатен яратучылар шуларны өйрәнгән Фуад Вәлиевнең фәнни, иҗади мирасына күз сала ала

Бөтен гомерен татар халык сәнгатен өйрәнүгә, аны танытуга багышлаган, Бөек Болгарның, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы борынгы чорларындагы сәнгати алымнарны ачкан, Кырымда милли энҗеләрне җыйган галим Фуад Вәлиевнең фәнни, иҗади мирасы үрнәкләре Казан кремлендәге “Хәзинә” Милли сәнгать галереясына куелды. Бүген биредә халкыбызның борынгы бизәү сәнгате үрнәкләре, агачка, керамикага, ташка уеп ясалган ядкәрләр һәм аларның сызымнары, музей фондларыннан татар милли эшләнмәләре, галимнең үз куллары белән эшләгән һәм аның эскизлары буенча осталар ясаган, шулай ук чиккән әйберләр, кулъязмалар, аның хәтта ноталарының берсе (фортепианода 2 кеше 4 кулга башкара торган “Шаяру” әсәре), гаилә фотолары һәм тагын әллә ниләр урнашкан экспозиция “Хәзинә”нең беренче катындагы залларның берсен биләгән.

Казан татарларының авыл йортлары архитектур бизәлешен, Урта Идел буйларының борынгы чорлары, Идел буе Болгар дәүләте, Казан ханлыгы сәнгатен өйрәнгән сәнгать белгече, архитектор, тарих фәннәре кандидаты (1966), сәнгать фәннәре докторы (1984) булып хезмәте белән танылган Фуад Хәсән (Хөсәен) улы Вәлиевнең (1921-1984) тууына – 95 ел. Шул вакыйга уңаеннан, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее, ТФАның Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты "Хәзинә" Милли сәнгать галереясында бу көннәрдә фәнни һәм мәдәни чаралар үткәрә. Бүгенге күргәзмә әлеге шәхеснең таланты, хезмәт бәрабәренә үҗәтлеге, сәнгатьне тирән аңлап эш итүе, тырышлыгы татар милли сәнгатен үстерүдә һәм аңлауда, үзеннән соңгы буынга җиткерүдә бәһасез булуын дәлилли. Биредә, әйтик, XVI гасыр каберташларның (арада Касыйм татарларыныкы да бар) кире ягындагы бизәк-медальоннары, кырый бизәкләренең кытай карасы (тушь) белән кәгазьгә күчермәләре, шулай ук XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы түбәтәйләр, калфаклар, башлары тамбур белән чигелгән сөлгеләр һәм эскәтерләр, данлы татар читекләре, йорт йөзлекләре, койма бизәкләре рәсемнәре һәм оригиналда булганнары, бизәү әйберләре, археологик казулардан соң Алтын Урданың Иске Сарай биналары бизәкләре, реконструкцияләнгән ядкәрләр – тулы бер милли сәнгати хәзинә тупланган.

Шушы өлкәдә тапканнарын, белгәннәрен 7 исемдә китап рәвешендә бастырып чыгара, ул чакта аларны белгечләр таба алмый, чөнки һәркайсының өстәл китабына әйләнә. Гомумән, галимнең татар халкының сәнгате һәм архитектура тарихы буенча 100дән артык фәнни һәм фәнни-популяр хезмәте бар.

“Хәзинә”дәге Фуад Вәлиев туплаган хәзинәләрнең бер өлешен күрергә килүчеләр авторны бары тик мәшһүр татар галиме дип кенә түгел, аны урта гасыр Болгар дәүләте һәм татар халык сәнгате хезмәтләре авторы итеп тә, рәссам, сызымчы, халык сәнгатенең бизәкләү һәм төсле нәкыш эшләнмәләренең гаҗәеп үрнәкләрен тасвирлаучы итеп тә тану мөмкинлегенә ия булачак – күргәзмә аның күпкырлы галим, чын белгеч икәнен чагылдыруны күздә тотып төзелде, дип сөйләде аның кызы – сәнгать белеме докторы, этнограф, ТФАның Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты баш фәнни хезмәткәре Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова. Биредә “Сөембикә Сафагәрәй хан кабере янында” дигән картинаны Фуад әфәнде 1979 елда, ягъни совет чорының чәчәк аткан һәм Казан ханбикәсе нисбәтендә җәмгыять су капкан, милли тарих белән кызыксынмаган заманда язган, агач рамын да үз куллары белән татар бизәге уеп эшләгән булган – күргәзмәдә ул да куелган.

ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева, халкыбызның шулкадәр зур галим-сәнгать белгече, этнограф, архитектор, татар сәнгать белеменә нигез салучы Фуад Вәлиев тормышта - кояш кебек балкып торган кеше ул, ә хезмәттә тулы бер институт кадәр эш башкарган, хәзер үсеш ала барырга тиешле сувенир продукциясе җитештерүчеләр татарның саф милли бизәкләрен шуннан өлге итсен иде, диде. Бу урында күргәзмә ачылуда Фуад әфәнденең балалары, оныклары катнашканын да билгеләп үтик (фотосурәттә).

“Хәзинә”галереясында татар милли бизәкләре тулы “Фуад Хәсән улы Вәлиевнең фәнни һәм иҗади мирасы: татар халкының бизәкле орнаментлары” дип аталган күргәзмә нибары 1 ай гына эшләячәк.

(Казан, 17 май, «Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев