Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар милли бизәкле кием һәм бизәнү әйберләрен куллану яңарыш кичерә

Татарстан Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтытың этнология тикшеренү бүлеге фәнни хезмәткәре Динә Гатина-Шәфыйкова татар милли бизәкле кием һәм бизәнү әйберләрен куллану яңарыш кичерә дип саный. Бу хакта ул Казан Кремлендә Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда үткән “Акыл фабрикасы” лекториендә сөйләде. Лекторий Бөтендөнья татар яшьләр форумы, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты тарафыннан оештырылды. Динә Гатина-Шәфыйкова “Татстайл” бүген һәм иртәгә: мода мәдәният һәм дин белән ничек бәйләнгән” дип аталган лекциясендә ХХ йөз башын традицион киенү мәдәниятенең сүнә бару вакыты дип билгеләде. “Ул милли кием я театрда, я гаиләдә генә сакланып калган иде. Хәзерге вакытта исә ул яңарыш кичерә. Элек аны яңарту өстән, укымышлы катлам вәкилләре тарафыннан эшләнгән булса, хәзер ул күбрәк халыкның үзеннән килә”, - ди галимә. Динә Гатина-Шәфыйкова бу өлкәдә бизнес барлыкка килә башлау халыкта моңа ихтыяҗ барлыгы турында сөйли, дип саный. “Хәзер милли бизәкле бизәнү әйберләре ясала башлады. Һәм иң кызыгы шул - бу әйберләр татар хатын-кызларын гына түгел, ә башка милләт вәкилләрендә дә кызыксыну уята. Димәк, мода барлыкка килә”, - ди ул. Галимә бу вакыйганы дөньяда таралган этномотив тенденциянең популярлаша баруы белән аңлатты.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев