Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар милли биюенә өйрәнү буенча берничә дәрес алу хыялым бар иде" - Кыям Кормакаев

Хореограф Нигина Әхмәдуллинаның күптән түгел Эстониядән кайтканы турында язган идек. Кохтла-Ярве шәһәрендә татар биюе буенча мастер-класста Ленинград өлкәсе бизнесмены, бүгенге көндә Чехиядә яшәүче татар эшмәкәре Кыям Кормакаев та катнашкан. “Юлдаш” татар җәмгыятенә нигез салучы, Европа татарлары альянсы җәмгыятенең идарә әгъзасы бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде. “Ленинград өлкәсе Эстония белән чиктәш, шуңа күрә без Таллин, Кохтла-Ярве татарлары белән еш очрашабыз. Минем үземнең татар милли биюенә өйрәнү буенча берничә дәрес алу хыялым бар иде, шуңа күрә Эстониядәге татар үзәгеннән чакыру алгач, бик теләп бардым. Нигинаның 13 яшьтә укыган чагында ук, башкаларны биергә өйрәтүе шаккатырды. Аның татар гына түгел, гомумән, барлык халыкларның биюләре, бию тарихы белән тирәннән кызыксынуы сокландырды. Ул бу хакта диссертация дә язарга тели икән”, – дип белдерде Кым Кормакаев. Әңгәмәдәшне Эстониядә рус һәм эстон балаларының татар биюләрен кызыксынып өйрәнүе дә шаккаттырган. “Балаларга бик ошый. Татар биюе нәрсәсе белән кызыксындыра дип, үзем дә сораштырдым. Алар көнчыгыш тематикасы, костюмнар бик ошый, дип җавап бирде. Хәзер шул яңа өйрәтелгән биюләр өчен тегү предприятисендә милли костюмнар тегәргә җыенулары да сөенечле. Эстония кызлары татар биюләре белән башка төбәкләргә дә чыгарга ниятли. Безнең биюләрне Татарстан аша гына түгел, башка милләт вәкилләре аша таныту да куандыра”, – ди ул. “Ике-өч репетициядә булдым, бер татар да күрмәдем. Кайбер кызларның биюе бик яхшы килеп чыга, кайберләр бии-бии остарыр. Күп кенә конкурсларда катнашып, Казанга кадәр килеп җиткәч ничек биергә кирәклеген күрер әле алар. Минемчә, милли биюне шул милләт кешесе генә матур итеп бии ала, чөнки бу инде канга салынган була”, – дип саный Кыям Кормакаев. Эшмәкәр Эстониядә татар биюен өйрәнүчеләр бары тик кызлар гына булуын билгеләп үтеп, егетләр дә биесен иде, дигән теләктә калды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев