Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар милләтенең чишмә башы авылда" (ТР Кулланучылар оешмалары берлеге идарәсе рәисе М.Фәттахов белән әңгәмә/видео)

20-22 апрельдә Казанда Россия Үзәк кулланучылар җәмгыятенең (Центросоюз) кооператив форумы уза. "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында “Татпотребсоюз” – Татарстан Республикасы Кулланучылар оешмалары берлеге идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов ни өчен форумны үткәрү урыны итеп Татарстан сайлап алынганлыгы, республикадагы райпо системасының нинди хәлдә икәнлеге һәм бу структураның төрле милләт халыкларның яшәү рәвешен саклап калудагы роле турында сөйләде. - Мәхмүт Хәмитович, Россия кулланучылар җәмгыяте берлеге форумын Татарстанда үткәрүнең сәбәпләре нинди, ни өчен аны үткәрү өчен нәкъ менә Татарстанны сайлап алдылар? - 20 апрельдән 22 апрельгә кадәр Казанда үткәрелгән Центросоюз форумында кооперациянең кирәклеге һәм аны нинди юллар белән алып барырга, оештырырга икәнлеге турында сораулар хәл ителәчәк. Чит илдән дә кунаклар булачак. Форум 21 апрельдә Игенчеләр сарае каршындагы үзәк паркта башлана. 35 төбәктән җитештерүчеләр үз продукцияләрен алып киләчәк һәм сату итәчәк. Интервью с председателем правления Татпотребсоюза Фаттаховым Махмут Габделхамитовичем Беренче көнне без кайсы төбәкләрнең нинди хәлдә икәнлекләре турында сөйләшәчәкбез. Безнең республика Россия күләмендә алдынгылар исәбендә. Бездә кулланучылар җәмгыяте сакланып калган. Әлбәттә, бездә дә проблемалар күп, җитмәүчелек тә бик зур, кулланучылар җәмгыяте булмаган районнар бар. Кибет, клуб булган авылда халык та күбрәк яши, ул үзенең милли йөзендә саклап кала. Рус халкы булсынмы, татармы, чувашмы, маримы – һәрберсенең гореф-гадәтләре дә саклана. Икенче көнне – 22 апрельдә Центросоюзның совет утырышы һәм вәкилләрнең гомуми җыелышы үтәчәк, анда 2016 елның нәтиҗәләре каралачак. 2016 елда без Россия күләмендә беренче урынга чыктык. Татарстан хөкүмәте карары белән 2016-2020 елларга концепция каралды һәм расланды. Кулланучылар җәмгыяте булмаган районнарда аны үстереп җибәрдек, шул рәвешчә, Президентның фәрманын үтәдек. Нурлат, Теләче, Яңа Чишмә, Спас районнарында кулланучылар җәмгыятьләре үсеп китте. Райпо системасы эшләп китә алмаган районнар да бар, мәсәлән, Түбән Кама, Питрәч районнары. Интервью с председателем правления Татпотребсоюза Фаттаховым Махмут Габделхамитовичем

"Райпо системасын торгызу чимал сатып алудан башлана"

Без кулланучылар җәмгыятен торгызуны халык җитештергән продукцияне сатып алудан башладык. Аны “заготовка” дип әйтәбез инде. Шәхси хуҗалыклар 2016 елда 126 миллиард сумлык продукция җитештерде. Без шуның 30 процентын халыкның үзеннән артып кала дип саныйбыз һәм шул өлешен җыеп алып, урнаштырырга тиешбез. Халыктан сатып алынган итне икенче җиргә алып барып сатуның файдасы юк. Шуның өчен чималны эшкәртеп, продукция җитештерүне үстерәбез. Яңа технологияләргә туры килгән, электрны экономияли торган җиһазлар сатып алабыз. Җитештерүне оештырганан соңгы икенче этап - кибетләр. Әлбәттә, безнең бөтен авылларда да кибетләребез юк. Татарстандагы 600 гә якын авылда кулланучылар җәмгыятьләренең дә, эшмәкәрләрнең дә кибетләре юк. Президент карары белән шундый авыллар өчен 100 автокибет булдырдык. Ул 20 гә 80 программасы белән тормышка ашырыла - кибет бәясенең 80 өлешен хөкүмәт түли, калган 20 өлешен - безнең җәмгыять. Без, район башлыклары белән берлектә график төзеп, 526 авылга хезмәт күрсәтәбез. Интервью с председателем правления Татпотребсоюза Фаттаховым Махмут Габделхамитовичем Графиклар район башлыклары тарафыннан раслана, һәр авылга вакытында киләбез. Халыкка кирәк булган азык-төлек, көнкүреш товарларын атнасына ике тапкыр китерәбез. ез барып җитмәгән авыллар да бар әле. 2017 елда, хөкүмәт ярдәме белән, тагын 57 автолавка алырга җыенабыз. Аның 40 процентын хөкүмәт, 60 процентын сатып алучы җәмгыятьләр күтәрә. Шушыны тормышка ашыргач, без республикадагы 100 процент авылларда да сату итә алачакбыз. Шуның өстәвенә безнең Президент кулланучылар җәмгыятләренең, эшмәкәрләрнең кибетләре булмаган, 100 дән артык йортлы авылларда кибетләр ачарга боерык бирде. Быел безнең программага 53 кибет керде. Ул кибетләр муниципаль район балансында торачак, аларны куллану өчен бушлай безгә тапшырачаклар. Без шушы форумда шул кибетләрнең беренчесен күрсәтәбез. Алар бик уңайлы, заманча кибетләр булачак. Бу программа алга таба да дәвам итәчәк. Икенче елга инде без 50дән алып 80 йорт булган авылларда кибетләр булдырабыз. Күптән төзелгән, инде яраксыз хәлдәге кибетләре булган авыллар да бар. Ел азагына шушындый 53 кибетне төзи башлыйбыз. Интервью с председателем правления Татпотребсоюза Фаттаховым Махмут Габделхамитовичем

"Товар әйләнешен өч елда 150 процентка арттыру бурычы тора"

Былтыр безнең еллык товар әйләнеше 20 миллиард сумнан артык булды. Концепция буенча без бу күләмне ел саен 10процентка арттырып барып, 2020 елга җитештерү, сату буенча 14,2 миллиардка, заготовка буенча 15-17 миллиард әйләнешкә чыгарга тиеш. Күпчелек авылларда ит, мөгезле эре терлек тиреләрен шәхси эшмәкәрләр җыя. Алар салым да түләми, ветеринар хезмәттә дә тикшерелми. Без боларның барысын да  башкаргач, үзебезгә табыш калмый. Халык бит кем кыйммәткә җыя, шуңа тапшыра. Шушының өчен безгә хөкүмәтебез быел 30 миллион күләмендә ярдәм тапшырды. Йонны былтыр халыктан 1 килограммын 15 сумга гына җыя идек, быел 25 сумнан җыябыз. Тире өчен бер килосына 10 сум күләмендә дотация бирәбез. Бөтен бәяләрне үзебезнең сайтка да куйдык һәм район газеталары аркылы халыкка җиткердек. Интервью с председателем правления Татпотребсоюза Фаттаховым Махмут Габделхамитовичем Шулай ук Центросоюз федерациясенең 2021 елга хәтле концепциясе бар. Ләкин без ул концепциядә кабул ителгәннән күбрәк эшләргә тиеш. Эшләнәсе эшләр бик күп әле. Сатарга мөмкинлеге, урнаштырырга урыны булса, халык малны һәрвакыт үстерә. Менә сөтнең бәясе быел артты – былтыр 18 сум иде, хәзер 21 сум. Халык савым сыерлары асрый башлады. Әле бит хөкүмәтебез тарафыннан республика эчендә бер эре мөгезле терлек сатып алган кешегә 15 мең сум акча бирү каралган, ә читтән алса,бер баш малга 30 мең каралган. Моңа халык бик канәгать. Без районнар өчен дә җаваплы. Мин Актаныш,Минзәлә, Зәй районнарында халыкны җыеп, эшмәкәрләрне җыеп сөйләшү үткәрдем. Халык матур гына эшли, без җыеп алсак, халык мал үстерергә риза. Интервью с председателем правления Татпотребсоюза Фаттаховым Махмут Габделхамитовичем

"Бөтен районарда да райпо системасы булырга тиеш"

- Безнең 1017 кибет эшли, авылларга 115ләп автолавкабыз чыга. Безнең район үзәгеннән бик ерактагы авыллар бар бит, менә Әгерҗедән иң ерак авыл 80 километрда урнашкан, анда буген 15 хуҗалык бар. Шуларны исбатлап, аңлатып күрсәткәч, безгә Президентыбыз ерак авылларда тоткан кибетләрнең чыгымнарын каплар өчен 60 миллион акча бирде. Нәкъ менә ерак авылларны үзләштерер өчен. Бүгенге көндә, әйткәнемчә, 4 районда кулланучылар җәмгыяте эшләнеп бетмәгән. Анда кемдер эшли, чимал җыя, ләкин алар үзләренә табышы калырлык әйберләрне генә җыя. Итен җыючы бар, ә йон җыючы юк. Сарык башы республикада артты. Без былтыр 650 тонна йон җыйдык. Йон бер кешегә дә кирәк түгел, ә ташларга  халык жәлли. Ә сарыкның йонын алмасаң, ул хайваннар җәйге эсседә бик интегеп яшиләр, күпчелек шуның өчен генә ала. Элек йонны ташлый иделәр. Быел без халыктан 1000 тонна йон җыеп алырга тиеш. Аннары халыкка йонын алган яллык булса да, азмы-купме акча керә дигән сүз. Аның акчасы бит инде ул. 2016 елга йомгак ясаганда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та: “Районнарда эшне заготовкадан башларга кирәк”, - диде. Бу эш инде эшләнә. Түбән Кама районы элемтәгә чыкты, алар хәзер яхшы белгечләр сайлап алалар. Зәй районы бик яхшы гына эшли башлады. Макулатура җыюдан гына башлаганнар иде, райпо системасын ачып җибәрделәр.Яңа закон буенча мөгезле эре терлек махсус урыннарда гына суелырга тиеш, шундый цех та салдык. Без май урталарында аны бөтен республикага күрсәтәчәкбез. Кукмара районы бик яхшы эшли башлады. Кукмара, Актаныш, Зәй районнары кулланучылар җәмгыятьләре җитәкчеләре аркасында кайчандыр банкротка чыкканнар иде. Шуларга яхшы җитәкчеләр табылды, яхшы егетләр. Кулланучылар турындагы законннарның бөтен тәлапләргә туры китереп, бар эшне дә эшлиләр. Безнең концепциядә дә бөтен районарда да шушы система булырга тиеш дип каралган. Бу - халыкның яшәеше, тормышы.

"Барысы да җитәкчедән тора"

- Кайбер районарда кулланучылар җәмгыяте яхшы эшли, кайбер районнарда начар. Моның сәбәбе нәрсәдә? - Беренче төп сәбәп – җитәкче. Мин Алексеевск районын мисал итеп китерер идем. Биш ел элек бик интектек инде - тегеләй дә, болай да булмады. Яңа җитәкче килгәч, район дүрт ел эчендә алдынгылар рәтенә менде. Менә икенче ел инде Татарстан кулланучылар җәмгыяте буенча беренче урын алып килә. Шундый ук яхшы эшли торган Саба, Баулы, Бөгелмә бар. Зәй районы күп инвестицияләр кертә.

"Бер казык та какмый" торган җитәкчеләр бар

Начар эшләүче районнар да бар. Азнакай районы җитәкчесе, 35 ел шушы системада эшләсә дә, начарлар исәбендә. Бар Чирмешән районы. Татар халкы әйтә бит “Бер казык та какмый” дип, менә аларга бернәрсә дә кирәк түгел. Шундый районнар да бар. Бар гаиләләре белән эшли торган Буа районы. Без анда шундый җитәкче табып куйдык – бөтен гаиләсе белән эшли, малае да, кызы да системада. Бу безнең өчен сөенеч кенә, чөнки киләчәк буын бар дигән сүз. Мин утырыш вакытларында да әйттәм – үзегезгә алмаш карагыз, дим. Кайберәүләр пенсия яшендә булсалар да, үзләре урынына куярга лаеклы ярдәмчеләре юк. Баулы районында да бар андый проблема.

"Күрше районнан да килеп җыябыз"

- Әгәр районда ниндидер чимал җыелмый икән, ул кешеләргә нишләргә? Мәсәлән, Азнакай районында яшәүче умартачылар кулланучылар җәмгыяте бал җыймый дип зарлана. Аларга нинди киңәш бирер идегез? - Бал буенча халык күп мөрәҗәгать итә. Без көзге ярминкәләргә йөрибез, умартачыларның күпчелеге шунда килеп сату итә. Без балны үзебезнең кондитер цехлары һәм ашханәләр өчен генә җыеп алабыз. Халыктан җыеп алып, тагын базарда сата алмыйбыз. Без үскәндә әти-әни 3 литр бал алып кайтса, бик зур сөенеч була иде. Ә хәзер балны җитештерүчеләр күп. Бу иң авыр мәсьәлә. Халык җитештергән бүтән продукция белән бернинди проблема юк. Теләче районнынан шалтыраттылар, без Алексеевск кулланучылар җәмгыятеннән машина җибәреп, чимал җыеп кайттык. Ә бал буенча зур проблема. Үзебез дә уйлыбыз инде, тәкъдим иткәнем дә бар. Мәсәлән, башка өлкәләрдәге кебек мәктәп балаларына сатып булмыймы икән дип уйлыйбыз, авиакомпанияләргә дә мөрәҗәгать иттек. Бал белән шөгельләнгән кеше хәзер аны сатарга да өйрәнде. Хәзер балдан төрле дарулар да ясыйлар. Агропромпаркта гына да балдан ясалган нинди генә дарулар юк. Республикада бик күп кеше бал белән шөгыльләнә.

"Заманча яңа уку йорты салабыз"

- Сез кадрлар проблемасын телгә алдыгыз. Татарстанда кооператорларны әзерләүче махсус уку йортлары эшли. Кадрларны әзерләүдә нинди үзгәрешләр, яңалыклар көтелә? - Безнең концепция буенча 2020 елга кадәр елга 300 кадр кирәк. Бүген бездә эшләүчеләргә уртача 45 яшь. Безгә бүген 450 белгеч җитми. Сатучыдан башлап! Безнең үзебезнең карамакта уку йортлары – институт, техникум бар. Анда буген 7 меңнән артык студент укый. Быел бөтен район кулланучылар җәмгыятьләреннән дә стипендиатлар бар. Район җәмгыятьләре 125 студентны түләп укыта. Без моны таләп итеп куйдык. Элек хәтта шундый еллар бар иде: диплом алган студентлардан сорыйсың системаның кануннарын, ничек төзелгәнен – белмиләр. Кемнәр ул пайчылар, пайчылар җыелышы ничек уза - белмиләр. Шуның өчен без уку йортыннан ук башладык. Техникумда да, институтта да студентлар үзләре пайчы, үзләре арасыннан совет рәисе сайлап куйдык. Ашханәләр белән идарә итүне студентларның үзләренә тапшырдык – укып чыкканчы ук системаны аңласыннар. Әлбәттә, авылдан килгән студентларның берсенең дә авыл җиренә кире кайтасы килми. Безнең совет рәисе Әхмәтов Марат Готовичтан шундый хуплау алдык – кызыксындыру чарасы буларак, техникумны укып бетереп, авылга кайткан белгечләргә 50 мең, институтны укып катучыларга 100 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтелә. Дәүләт яшь белгечләргә авыл җирлегендә ташламалы фатирлар белән дә ярдәм итә. Бер төркем студентлар хөкүмәт ярдәме белән укытыла. Институтка бик матур итеп ремонт ясадык. Әмма буген укытырга урын җитми, хәзер Даурия урамында яңа бина төзи башладык. 8 мең квадрат метрлы, унбиш катлы бинада заманча уку йорты булачак. Россиядә барлыгы 18 коопертив институт, шуларның өчесе генә алга таба укыту буенча рөхсәт алды. Хәзер районнарда нинди белгечләр җитмәгәнен сораштык, булганнарын салым системасы, экономикадан яңа тормышка өйрәтеп укытачакбыз. Безнең 2016-2017 елларга бурычыбыз шундый -яшь белгечләр район җирлекләренәкайтып эшләргә тиешләр. Андый проблемалар һәр өлкәдә бар, әйтик авыл хуҗалыгында да бар. Авыл хуҗалыгы министрлыгының яшьләргә булышуы аркасында хәзер авылда яшьләр эшләргә кала. Яңа уку йортының барлык чыгымнары 450 миллион. Без спорт чемпионатлары үткәрү өчен махсус төркемнәрне укытып чыгардык.Шул төркемнәр тырышлыгы белән Универсиада вакытында көн саен 32 мең кеше ашаттык. Без бу төркемнәрне хөкүмәтебез тарафыннан стипендия түләп укыттык. Төрле чит телләргә өйрәттек. Һөнәрләр буенча чемпионат булачак бит, шуңа әзерләнәбез. Анда безнең дә студентлар катнаша. Кунакханә бизнесы, гомуми туклану бизнесы буенча җиңүләр яуладык. Яңа уку йорты 2018 елның беренче сентябрендә ачылырга тиеш. 8 мең квадрат метрның 2 меңе лабораторияләр, музей кебек урыннарга бирелә, ә калганы - студентларга. Уку йорты техникум белән бер үк территориядә була. Безнең перспектива шундый -укучылар техникумда укыгач, алга таба алар күчәргә тиеш. Кемдер - читтән торып укуга, кемдер - көндезге булектә. Уку йортлары арасында иң яхшы тулай торак бездә. Без аны кампус дип атадык, аның директоры Америкада укып кайтты. Анда студентларны тәрбияләү юнәлешендә дә эшлибез. Студентларны очраштырыр өчен зал ачтык, анда язучыларны, спортчыларны, артистларны чакырабыз. Балалар бер төрле караш белән кампуска керә, икенче фикер белән чыгалар. Иртәнге аш мәҗбүри, үзләре теләгәнчә аннан-моннан ипи белән чәй генә эчеп китмиләр, әйбәтләп ашап-эчеп китәләр. Шундый программа керттек – әти-әниләр үзләре теләгән вакытта балаларының кайда нәрсә эшләгәннәрен белеп торалар. Авылда килеш тә балаларын контрольдә тоталар. Укырга вакытында килгәнме, билгеләре ничек, расписаниеләрен дә җибәрәбез. Бу студентларга бик ошап җитмәде, тик безнең шундый контроль.

"Бездә Юныс Әхмәтҗанов кебек шәхесләр күп"

- Без күптән түгел генә татар милли ризыкларны популярлаштырган Юныс Әхмәтҗановның юбилеен билгеләп үттек. Хәзерге кулланучылар җәмгыяте милли ризыкларны популярлаштырырлык шундый шәхесләрне үстерә аламы? - Андый шәхесләр бар, алар бик күп. Без инде өч ел буе кулланучылар җәмгыятендә шул хакта китап чыгару өчен материал әзерлибез. Әле булган мәгълүматларны журнал формасында гына чыгарабыз. Күптән түгел генә Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән кайттык, андагы форумда 200 ил катнашты. Һәр ил үзенең милли ризыкларын алып килгән, бездә үзебезнең кухняны алып бардык. Безнең анда алып барган кухня 21-22 апрель көннәрендәге форумда да тәкъдим ителәчәк. Без бер елдан китап чыгарырга әзер булачакбыз. Кулланучылар җәмгыятенең 100 еллыгына без шулай ук 3 ел әзерләнеп, китап чыгардык, системаның тарихын күрсәттек, кешеләрне онытмаска, кемнеңдер күңелен китмәскә тырыштык. Хәзер без үткән гасырларда татар халкының нинди ашамлыклары булганын ачыклап, онытылганнарын халыкка чыгару юнәлешендә эшлибез. Безнең махсус бүлек бар, районнар белән эшлибез. Саба, Бөгелмә, Мамадыш райполары бу юнәлештә бик матур эшли. Ел саен районнарда кулинар бәйге оештырабыз, анда кемнәр 1,2,3 урыннарны ала, шуларны җыеп техникумда яки институтта ярыш үткәрәбез. Кунаклар чакырабыз, шунда һәр белгеч милли ризыкларны әзерләргә тырыша. Күптән түгел генә Корстонда зур чара булды, чит өлкәләрдән татар эшмәкәрләре килде. Алардан бик күп әйбер өйрәнеп калдык, урладык дияргә дә була. Җырны урлап җырласаң, штраф түләтәләр, ләкин ризыкны күреп аларча ясасаң – әйбәт кенә. Сабантуйларында бүтән өлкәләргә барабыз. Без Әлмәт районы белән бергә Карелиядә булдык. Фәрит Хәйруллович җитәкчелегендә Ригада, Алтай краенда булдык. Чит өлкәләргә үзебезнең татар ашларын алып барабыз, алар инде безне көтеп алалар. Алар безнең якта онытылган ризыкларны тәкъдим итәләр. Андагы татарлар Сабантуйга үзләре пешергән ризыкларны алып чыгалар, без алардан өйрәнеп кайтабыз. Ригадан бездә онытылган чүлмәк ашларын өйрәнеп кайттык. Мичтә балчыктан эшләнгән чүлмәктә ризыклар пешерәләр. Пенза өлкәсендә Россиядәге иң зур татар авылы бар, Самара өлкәсендә татар авыллары бар. Алардан белешәбез. Бер-ике елдан тарихка кереп калырлык китап чыгара алырбыз дип уйлыйм.

"Авыл кешесе 4 кешегә сокланып карый"

-Татарда шундый гыйбарә бар бит “татар милләтенең чишмә башы авылда” диләр. “Кибет бетсә, авыл бетә” дип тә әйтәләр. Шул яктан караганда, кулланучылар җәмгыятенең авылны, анда яшәүче татар халкын саклап калудагы ролен ничек бәяләр идегез? - Мин үзем авылдан, әни дә авылда яши. Авыл халкы 4 кешегә сокланып карый: алар - сатучылар, фельдшерлар, почтальоннар, укытучылар. Авыл тормышы мәктәп, кибет, ФАПка бәйләнгән. Безнең күрше авылда кулланучылар җәмгыятенең кибете һәм шәхси кибет бар. Халык өйрәнгән – барыбер, безнең кибеткә йөри. Шуңа без ассортиментны да, бәяне дә тотарга тырышабыз. Безгә бәяне җайлау җиңелрәк, чөнки без товарны 1 генә кибеткә алмыйбыз, купләп алганда ташламалар була. Бүгенге көндә кибет булу авыл саклансын өчен бик яхшы стимул. Хәзер бит почтаны да ике-өч авылга берне генә калдыралар, картларга акча түләү өчен күрше авылга бару уңайсыз. Шуның өчен безнең система эшләргә тиеш. Без бит элекке кебек складка товар алып кайтып өймибез. Халыкның нәрсә алганын, яратканын белеп эшлибез. Безнең бик матур эшләгән районнар бар, мәсәлән, Мамадыш районы. Андагы 100 дән артык авылда безнең кибетләр бар. Һәр сатучы авылдагы кешеләрнең туган көннәрен белә, фәлән абый, фәлән апа, сезнең иптәшегезнең, туганыгызның туган көне икән, безнең машина район үзәгенә бара, сезгә нинди торт кирәк дип белешә. Районнан безнең бүләк тортыбыз кайта. Бер торт өчен генә бит авыл кешесе район үзәгенә бармый бит. Халык белән бик матур эшләгән райполар бар. Зәйдә дә шулай ук әйбәт эшлиләр – кешенең сыеры бозауласа, аның өчен акча биреп куялар. Мәсәлән, кеше баласын түләп укытырга тели, акчасы җитеп бетми. Ә абзарда танасы, үгезе үсә. Без аларга алдан акча биреп куябыз. Актаныш, Азнакай, Зәй, Буа райннарында шулай. Алга таба ул бозау туу белән без аны үзебезнең үгез итеп хис итеп, аңа акча биреп куярга тиеш. Алдан биреп куйсаң, без дә гарантиядә, аларда.

"Безнең девиз - басудан алып кулланучыга кадәр"

- Без Татарстанның һәр яктан да беренче булуына күнеккән. Кулланучылар җәмгыяте дә беренче булыр дигән өмет белән яши алабызмы? - Без андый өмет 100 процент булыр, дибез. Башка өлкәләр дә тик ятмый, билгеле, аларның да җитәкчеләре булыша. Китереп бирерләр дип ятсаң, булмый. Бер киңәшмә вакытында, без беренчелекне яулагач, Марат Готович та әйтте: “Әле без эшләп бетермибез, ә башка өлкәләр нишли икән “, - ди. Әле безнең эшлисе бик күп. Товар әйләнешен 4 тапкырга арттырырга мөмкинлегебез бар. Бу инде район җирлекләре кулланучылар җәмгыяте эшчеләреннән тора. Сүлпән эшләүче районнар да бар. Менә Азнакайда чимал сатып алу яхшы эшли, ләкин ул чималны җитештерү юк. Җәмгыять биналарын кемгәдер кулланырга биреп торса, ул инде җитәкче түгел. Мин моны курыкмыйча әйтәм. Безнең девиз русча әйтсәк “от поля до прилавки” булырга тиеш. - Мәхмүт Хәмитович, кулланучылар җәмгыятендә эшләүчеләргә, аларның хезмәтләреннән файдаланучыларга нәрсә әйтер идегез? - Мин инде әйтеп үткәнемчә, 21-22 апрель көннәрендә Игенчеләр сарае каршында зур форум була. 35 төбәктән вәкилләр килә. Без аны Сабан туе формасында үткәрәбез. Спортчыларны чакырабыз, татар көрәше, шахмат, студентларның КВН турниры була. Һәрбер төбәк культура программасы белән килә, шул өлкәдә дә үзләрен сынап караячаклар. Казан халкын, районнарда яшәүчеләрне шушы бәйрәмгә чакырам. Бәйрәмгә рәхим итегез!

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев