Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар милләтенең бөеклеген аңлар өчен эзтабар язучы, шагыйрь Шаһинур Мостафинның әсәрләрен укырга кирәк"

Бу хакта кичә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов М.Җәлил музей-фатирында узган “Кызыл ромашка” клубы утырышында әйтте. Кичә М.Җәлил музей-фатирында эзтабар язучы Шаһинур Мостафинга багышланган “Каһарманнар юлыннан...” дип исемләнгән очрашу узды. Чара бик күп премияләр лауреаты, танылган язучы Шаһинур Мостафинның 70 яшьлек юбилеена багышланды. Встреча с писателем Шагинуром Мустафиным “Кызыл ромашка” клубы безнең музейда ун елдан артык эшләп килә, – ди Муса Җәлил музей-фатиры музее мөдире Нәзирә Фәттахова. – Шушы ун ел эчендә Җәлил һәм җәлилчеләргә багышланган бик күп очрашулар, кичәләр оештырдык. Биредә шулай ук эзтабар язучыларыбызның юбилей тантаналарын да үткәрәбез. Шаһинур абый Мостафин белән без күптәннән иҗади дуслык оештырдык. Аның юбилеена багышланган очрашуны зур дулкынлану белән көтеп алдык. “Кызыл ромашка” клубы утырышлары музей кунаклары арасында да популяр. Безгә өлкәннәр дә, яшьләр дә килә”. Шаһинур ага Мостафин гомер буе тарих турында язган әдип. Музейлар белән озак еллар тыгыз элемтәдә торган шәхес. Бу кичәдә аңа Татарстан Милли музееның Рәхмәт хаты да тапшырылды. Встреча с писателем Шагинуром Мустафиным Музей залын тутырып килгән тамашачы алдында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов чыгыш ясады. Ул юбилярның тырышлыгы һәм кешелек сыйфатларын барлап узды. “СССР язучылар берлегенә Ш.Мостафин белән бер үк көнне кердек, – ди Татарстан язучылары лидеры . – Озак еллар язучылар берлегенең урынбасары булып эшләдек. Шаһинур ага 11 балалы гаиләдә туган кеше. Башкаларга ярдәмчел булып яшәве дә шуннан килә торгандыр. Ш.Мостафин бик күп каһарманнарны туган җирләренә кайтарган эзтабар. Бөек Ватан сугышында югалганнарны барлап, аларның кылган батырлыкларын өйрәнеп, халыкка чыгарган әдип. Татар милләтенең бөеклеген аңларга теләсәгез эзтабар язучының әсәрләрен укырга киңәш итәм. Шаһинур аганың “Рәхмәт, рәхмәт” дигән, бик матур кушаматы да бар бит. Дуслары аңа якын итеп, шулай дәшә. Ул үзен сүккән кешегә дә рәхмәт әйтә ала торган шәхес”. Очрашу Шаһинур Мостафин тормышындагы истәлекле вакыйгалар, иҗаты турында истәлекләр белән үрелеп барды. Әти-әнисе, туганнары турында сөйләгәннәрен залдагылар кызыксынып тыңлады. Сугыш каһарманнары темасын да ул, сугышта һәлак булып калган туганнары хөрмәтенә өйрәнә башлаган. Ә Муса Җәлилгә багышланган беренче шигырен 6 сыйныфта укыганда иҗат иткән. Әлеге шигырь Шаһинур абыйны олы иҗатка рухландырып җибәргән дә инде. “Гомерем буе язам, язачакмын", – ди ул үзе. Встреча с писателем Шагинуром Мустафиным Юбиляр гомер буе юлда булды. Сугыш эзләре буйлап бик күп каһарманнарның исемнәрен туган якларына кайтарды. Сәяхәтләре, зур батырлыклар күрсәткән татар уллары хакында язылган әсәрләре даими дөнья күрде. Шаһинур аганың төрле елларда иҗат ителгән шигырьләрен кичәдә Казан театр училищесы студентлары укыды. Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев та дустын ихлас котларга килгән иде. Ул укучысы Ильяс Минһаҗев белән музыкаль чыгыш ясады. Зиннур Мансуров, Галимҗан Гыйльманов, Фоат Галимуллин да юбилярга ихлас котлауларын җиткерде. Встреча с писателем Шагинуром Мустафиным “Ш.Мостафин белән очрашу М.Җәлил музеенда оештырылуның тирән мәгънәсе бар, – ди әдәбият галиме Фоат Галимуллин. – Бу йорттан Җәлил Бөек Ватан сугышына китеп барган һәм бөтен дөньяга яңгыраган батырлык кыла. Җәлилнең “Кызыл ромашка” әсәренә шактый күп җирдә әһәмият бирелә. Ә Ш.Мостафинны күп яклап характерларга мөмкин. Ул кешеләрне ярата, шушы ярату хисе аның иҗатында да чагыла”. Эзтабар язучының быел туган ягы Мамадышта һәм Татарстан Язучылар берлегенең “Тукай клубы”нда да 70 яшьлегенә багышланган иҗат кичәләре оештырылачак.
Мөршидә Кыямова, Татар информ
Фото: Александр Эшкинин

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев