"Татар милләте мәсьәләре буенча иң элек Казанда, Татарстанда тәртип урнаштырырга кирәк" - Римзил Вәли (ВИДЕО)

Мәскәү татарлары телендә "Штаб" дип йөртелгән иҗади очрашулар үзәгендә Татарстанның танылган җәмәгать эшлеклесе, журналист, блогер Римзил Вәли белән очрашу узды.  “Интертат” Римзил Вәлинең Мәскәү яшьләренә җиткергән фикерләре белән уртаклаша.
Римзил Вәлинең чыгышын җиткерер алдыннан аның ни сәбәпле "Штабка" килүе белән кызыксындык. - Мин ике көн инде Мәскәү шәһәрендә. Башкаланың татар тормышы белән танышыр өчен махсус килдем. Мин монда — Мәскәүдә укыдым, «Комсомольская правда», «Советская культура» газеталарында эшләдем. Ә соңгы вакытта, Мәскәү татарларының ничек яшәгәне белән читтән торып кына кызыксына идем. «Штаб» татар оешмасында бик кызыклы очрашуда булдык, бу иҗтимагый оешма гына түгел, ә якташлар җыела торган тарихи, брендлы урын. Рөстәм Ямалеев - «Штаб» ның җитәкчесе, Мәскәүдәге Татарстан якташлары берлеге үзәге әгъзасы һәм ул әлеге оешманың инициаторы, лидеры һәм спонсоры. Шунысы кызыклы: яшьләр, Мәскәүдәге югары уку йорты студентлары татар милләте, теле һәм мәдәнияте белән кызыксыналар. Монда бик кызыклы тәҗрибә тупланган: ниндидер резолюцияләр, хатлар язылмый, алар бары тик танышалар, аралашалар. Һәрбер микрорайонда яки торак пунктларда мондый очрашу урыннары булса, яхшы булыр иде. Бу хәтта клуб яки ниндидер бина да булмаска мөмкин, әмма мөмкинлеге булган кеше җыелыр өчен урын тәкъдим итеп, аларны җыеп, кабул итсен иде. "Бүген туган тел турында сөйләшүләр бара: аны ничек өйрәнергә, мәктәпләрдә укытыргамы, юкмы", - дип аңлатты Римзил Вәли очрашуга килү сәбәбен.  

Римзил Вәлинең Мәскәү татарларының “Штабында” ясаган чыгышы

- Татар теле турында бәхәс чыккач, дәүләт теле буларак укытылуын яклап чыктым. Мин Мәскәүдән тыңладым – һәм нәрсә башланачагын аңладым. Ул вакытта әле кешеләр моның асылын белмәделәр әле, мине сүктеләр: «Нигә бәйләнеп ятасың әле син телгә, нигә куертасың?» - дип әйттеләр. Ләкин шул вакытта ук проблема ачык иде. Шушы тавышны чыгаручылар, үзләре үк мине «тусовкаларына» чакырдылар. Без бер уртак фикергә килдек: теләк булса, милләтне саклап калып була, моның өчен телне өйрәнергә һәм аны кулланырга кирәк. Мин, кешене мәҗбүриләп булмый дип уйлыйм. Ләкин тел балансын саклау, шушындый компанияләрдә, туйларда, юбилейларда, көндәлек тормышта, концертларда, КВНнарда аралашу өчен – гомумән, җирле халыкның телен белергә кирәк. Мин Башкортстанның Бишбүләк районыннан, мин үземнең бер китапны шундый сүзләр белән башлаган идем: «Мин Башкортстаннан, ләкин башкорт түгел, Бишбүләк районыннан, әмма чуваш түгел, Россиядән, ләкин рус түгел...». Мин өч катлы милли тәңгәллеккә ия һәм, чит телне дә кертеп санасаң, биш тел беләм. Минемчә, татарлар үзара ешрак аралашырга тиешләр – көндәлек тормышта да, җәмәгать урыннарында да... Бер-берең белән аралашырга кирәк, ә без аралашмыйбыз бит. Күпчелек татар хатын-кызлары рус гаиләләренә яраклашкан, яки шәһәр кешеләр телне начар өйрәнгәннәр һәм алар аны өйрәнергә теләми дә. Шуңа да мин безнең телебез «секретный» тел булсын дим. Бары тик үзебез арасында гына сөйләшә торган тел булуын теләр идем. Татар телле кешеләр башка татар теллеләр белән аралашуы - тормыш таләбе. Мин русча гел сөйләшмәсеннәр димим, ләкин без, татарлар, яныбызда кем булуына карамастан да татар телендә сөйләшсәк, кешеләрне үзебезнең телгә өйрәтәчәкбез, аларга ярдәм итәчәкбез. Милли мәгариф мәсьәләләре бик мөһим, Мәскәү татарларына да, Россия татарларына да Татарстанда тәртип булы бик кирәк. Без бүген күпмилләтле аудитория. Әгәр бездә ике телле генә кешеләр булса, монда утыру яхшы булыр иде. Ләкин мин русларның, чувашларның яки немецларның татарга әйләнүләрен теләмим. Татарның икетелле булуы - безнең өстенлек. Шушы провокацон чараларның «архитекторы» – академик Тишков әйткән сүзләр бу. Бу - безнең бәхетебез, әмма хәсрәт түгел. Ләкин без балаларыбызга берничә тел белүнең элитар күрсәткеч булуын аңлатмадык һәм хәзер дә аңлата алмыйбыз. Европада өч-дүрт телдә сөйләшәләр, Финляндиядә ике дәүләт теле, Швейцариядә дүрт дәүләт теле. Без моны аңлатмадык һәм безнең мәгариф системасы шуны аңлатасы урынга кайвакытта сәясәт белән шөгыльләнә. Мин үз телемне беркемгә дә мәҗбүриләп такмыйм, үз телебезне шигъри югарылыкта белүгә каршы түгел. Шул ук вакытта әйтәсем килә: әйе, мин татар, татар авылыннан, татар мәктәбен бетердем. 8 сыйныфка кадәр барлык фәннәрне дә татарча гына укыдым. Ләкин мин рус телендә язарга, укырга өйрәндем, үз вакытында Мәскәүдә укыдым. Нигә Казандагы кайбер рус телле милләтчеләр Мәскәүгә хатлар язалар, ни өчен алар үзләрен рус дип уйлыйлар соң? Менә мин - рус! Телне беләм, алардан ким язмыйм, мәдәниятен беләм, укыйм, тарихны беләм, мин кайсы ягым белән ким? Ә тышкы кыяфәте буенча татарларның да барысы да руслардан аерылып тормый. Мин татар телен яки башка телне яклап язган хатка кулымны куя алам, ләкин шул ук вакытта мин – татар! Минем тарихи үзаңым бар, Россия - Алтын Урданың, Идел Болгарының дәвамчысы. Безнең тарих бөек, руслар белән бергә шушы дәүләтне төзедек. Татарстандагы соңгы вакыттагы хәлләр шундый ачыш ясарга ярдәм итте: без хәзер иркенрәк, кыенсынмыйча эш итә алабыз. Интернеттагы бәхәсләрдә дә ачыктан-ачык катнаша алабыз. 10 мең рус телле ата-аналар группасы бар. Анда ничә татар телле әти-әниләр бар икәнен белмим... Алар Вконтакте челтәрендә теркәлгәннәр, кайберләре үзләренә унар аккаунт ачкан дип сөйлиләр. Мин үзем «Китмибез без!» дигән төркемдә торам. Бу татар ата-аналары һәм укытучылары төркеме, бер төркемгә кешеләр тулды, «Китмибез без!» - икенче дә барлыкка килде, анысы да тулды, өченчесен ачтылар. Вконтактеда «Татар телле ата-аналарның бите» дигән төркем бар. Бу сезнең өчен, шунда кереп укыйсыз да, кайда нинди хат җибәрергә кушыла, нәрсә әйтергә телисез, шунда әйтелгән. Бу вакыйгалар безгә яңача уйларга мөмкинлек бирә. Дәүләт органнары да шулайдыр дип уйлыйм, һәрвакытта да милли эмоцияләргә бирелергә кирәкми. Мин үзем өчен шундый нәтиҗә ясадым: Россия Конституциясе бар, Татарстан дәүләт эчендәге дәүләт, аның үз Конституциясе бар, Россия халыкларының теле турында закон бар. Татарстанның үзендә дә һәм республика үзе дә булмаса, Россия регионнарындагы халыкка үзләрен саклап калу авыр булачак. Үзешчән рәвештә оешкан иҗтимагый оешмалар, үз бизнесменнарыгыз яхшырак, оешканрак төстә эшлиләр, бездән яхшырак яшиләр. Ә менә без – Татарстан, Башкортстан асрамага алынган кебек. Дәүләт эшләсә, Миңнехановка – рәхмәт. Форум уздыралар икән – анда ничек эләгергә дип уйлыйлар. Сыйлыйлар, күңел ачалар икән – әйбәт... Ә сез – үз кесәгездән, үз вакытыгызны сарыф итеп эшлисез. Мин үзем элегрәк әйткән сүзләремә ныграк инанам: татар милләте мәсьәләре буенча иң элек Казанда, Татарстанда тәртип урнаштырырга кирәк. Анда килгәч, сез үрнәк алырлык булсын. Татарстан булмаса, сезнең дә бу матур тормыш үзгәрәчәк, шуңа күрә: «Татарлар, Казанны саклагыз!» - дим.
   
Автор: Александр ДОЛГОВ
Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: