Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар мәктәбе дип аталган мәктәпләрдә татарча укытуны арттырырга кирәк" - Илдар Гыйльметдинов

Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитеты рәисе, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов фикеренчә, татар мәктәбе дип аталган мәктәпләрдә татарча укытуны арттырырга кирәк. "Мин моның бернинди кыенлыгын да күрмим", - диде депутат "Татар-информ" агентлыгына биргән интервьюсында. "Бала үз мөмкинлекләрен ачсын өчен ул рус телен дә әйбәт белеп, математика һәм башка фәннәрне русча өйрәнеп барса, аңа, әлбәттә, уңайлырак инде. Ләкин безнең кайбер фәннәр бар, аларны татарча укудан бер зыянны да күрмим", - дип белдерде депутат. Илдар Гыйльметдинов үзенең татар мәктәбендә бөтен предметларны татарча өйрәнүен, соңыннан югары уку йортында физика-математика факультетында фәннәрне русча укуын һәм вузны кызыл диплом белән тәмамлавын әйтте. "Әлбәттә, башта кыен булды. Хәзер исә телне белү миңа башкалар алдында өстенлек бирә. Чөнки мин татар теле аркылы күп кенә башка телле халыклар, бигрәк тә төрки теллеләр белән ныклап, әйбәтләп аралаша алам", - диде ул. Илдар Гыйльметдинов фикеренчә, татар теле - ул кимчелек түгел, киресенчә, өстенлек. "3-4 телне белгән саен синең мөмкинчелекләрең арта гына бара", - дигән нәтиҗә ясады депутат.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев