Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар мәдәниятеннән бөтенләй читтә булучылар да татар теленә карашын үзгәртте" - Руслан Мөхәмәтҗанов

Новосибирск өлкәсе милли-мәдәни үзәге һәм “Алтын йолдыз” яшьләр клубы үткәрә торган чараларда катнашучыларның күбесе гаилә кору мәсьәләсенә җитдирәк карый башлады һәм күпчелеге үз ярын милләттәшләре арасыннан эзли. “Алтын йолдыз” татар яшьләре клубы җитәкчесе Руслан Мөхәмәтҗанов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына шулай дип белдерде. “Яшьләрнең күпчелеге катнаш гаилә кора. Кайсыдыр бары татар егет-кызлары белән генә кушылырга тели, икенче берәүләргә исә тормыш иптәшенең кайсы милләттән булуы бөтенләй дә мөһим түгел. Билгеле, без бу юнәлештә һәрдаим эш алып барабыз. Без оештырган чараларда катнашып, татар мәдәниятеннән бөтенләй читтә булучылар да милли чараларга, татар теленә карашын үзгәртте. Алар татар гаиләләре кору хакында уйлана башлады һәм икенче ярын татар милләттәшләре арасыннан эзли”, - ди Руслан Мөхәмәтҗанов. Аның сүзләренчә, елга гадәттә шундый 2 гаилә барлыкка килә.  

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев