Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар мәдәниятен һәм телен саклау өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Мәскәүдә җәмәгать башлангычында эшләүче «Штаб» клубы инде 20 ел дәвамында татар мәдәниятен һәм телен саклау белән шөгыльләнә.
Татар мәдәниятен һәм телен саклау өчен нәрсә эшләргә кирәк? ТАССРның элеккеге беренче секретаре Фикрәт Табиевның эшен дәвам итүчеләр Мәскәүдә ни белән шөгыльләнә? Мәскәү өлкәсендә татар бистәсе үсеп чыгачакмы? Мәскәү татарларының «Штаб» клубы координаторы, меценат Рөстәм Җамалиев белән әңгәмәбез әнә шулар хакында.     – Рөстәм Фәизович, Мәскәү татарларының «Штаб» клубы үз эшен ничек башлап җибәрде? – Моннан 20 ел элек безне Татарстанның элеккеге җитәкчесе Фикрәт Әхмәтҗан улы Табиев җыеп алды һәм без милләтебезне саклап калу нияте берләшергә керештек. Без нәкъ менә милли идея тирәсендә берләштек. Ни өчен безнең хәрәкәт штаб дип атала соң? Чөнки бездә хәрби хәл. Без битарафлык һәм нигилизмга каршы көрәшәбез. Татар халкын милләт буларак саклап калу өчен көрәш бара. Әлеге көрәштә һәркем үзеннән башларга тиеш. Ни өчен татарлар бер-берсе белән дус түгел? Нигә бер подъездда яшәгән милләттәшләребез белән танышмыйбыз? Күрше йортта яшәүче татарларны чәйгә чакырырга нәрсә комачаулый? Татарлар бердәм булырга тиеш. Шул максаттан «Штаб» клубы каршында хәрбиләр, табиблар, эшкуарлар һәм мәдәният эшлеклеләре клублары оештырылды. Лидерыбыз Фикрәт Табиев ике юнәлешне дәвам итәргә кушты: беренчесе – татар мәдәниятен һәм телен саклау өчен көрәш, икенчесе – татар кадрлары әзерләү. - Сезнеңчә, милли идеология нәрсә ул? - Телне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклау. Ул – безнең тарихи хәтеребез. Мин татарлар Кызыл китапка кермәсен өчен көрәшәм дә инде. Шулай ук безгә татар милләтенең бердәмлеген сакларга кирәк. Казан татарлары да, мишәрләр дә, керәшеннәр дә – без барыбыз да бер милләт. Без бүген беркайчан булмаганча монолит, мәрмәр кебек бердәм булырга тиеш. Чөнки безне бай тарихыбыз берләштереп тора һәм киләчәгебез уртак. Максат-бурычларыбыз да уртак – бай телебезне, мәдәниятебезне һәм фольклорыбызны саклап калу. - Мәскәү татарларының төп проблемасы нидә? - Соңгы елларда Мәскәүдә татар мәдәнияте сизелерлек үсеш кичерә башлады. Концертлар, фестивальләр, яшь башкаручылар конкурслары еш уза. Мисал өчен, апрель башында беренче тапкыр Мәскәүдә яшәүче татар җырчыларының зур концерты шаулап үтте. Казан һәм Уфадан тыш, бу беркайда да юк бит. Мин Мәскәүдә җирле татар эстрадасының формалашуы белән горурланам. Димәк, Россия башкаласында татар җыры һәм мәдәниятенең киләчәге бар дигән сүз. Әмма шунысы кызганыч: якшәмбе һәм шәхси татар мәктәпләре, балалар бакчалары һәм яслеләр җитми. Бу – хәл ителмәгән проблема булып кала бирә. Әгәр мәктәпләр һәм яслеләр ачылса, ул Мәскәү татарларын саклап калуда төп этәргеч булыр иде. Әлеге учреждениеләрдә милли идея нигезендә татар яшьләрен тәрбияләргә мөмкин бит. Хәтта «Рубин» һәм «Ак барс» командаларының уеннарын тамаша кылу гына да милли идеянең бер өлеше дияр идем. Тарихка күз салсак, патша заманында дәүләт ярдәменнән башка гына телебезне һәм мәдәниятебезне саклаганбыз бит әле. Чөнки һәр татар кешесе милли идеяне, ягъни милләтне саклап калуга үз өлешен керткән. Хәзер исә демократия шартларында без телебез һәм мәдәниятебезне югалта башладык. Нәкъ менә шуның өчен дә яшьләрне яңадан тәрбияләргә кирәк. Күп нәрсәне кулдан ычкындырдык инде, аны кире кайтарып булмый, вакыт бара. Мәдәни кыйммәтләрне саклап калу өчен нәкъ менә бүген көрәшергә кирәк дип уйлыйм. Чөнки иртәгә инде соң булачак. Татарларга идеологлар һәм шәхесләр җитми. Шулай ук электрон китаплар да юк. - Ә финанс мәсьәләсен ничек хәл итәргә? - Татарларның көче – финанс мөмкинлекләрендә. Мисал өчен, «Штаб» клубының фикердәшләре, иганәчеләре бик күп. Әгәр татар миллионерлары милли проектларга, әйтик, балалар бакчалары, мәктәпләр ачуга акчасын кызганмаса, бу – бөтен Россиядә татар милләтенең ренессансына китерер иде. Һәр миллионер үз шәһәрендә бер татар мәктәбе ачарга тиеш. 1917 елгы революциягә кадәр милләт татар меценатларының тырышлыгы нәтиҗәсендә сакланып калган. Татар милләтенең киләчәге нәкъ менә шундый кешеләр кулында. Һичшиксез, без җирле хакимиятнең ярдәменә дә мохтаҗ. - Сез тумышыгыз белән кайсы яктан? - Әти-әниләр – Әгерҗе районыннан, үзем Минзәләдә туганмын. Беренче сыйныфта Айрат Шәймиев һәм Рөстәм Тарико белән бергә укыдым. Өченче класста укыганда Түбән Камага күчендек. Хезмәт эшчәнлеген заводта башладым. Анда комсомол секторында яшьләр белән эшләдем. 1998 елда Мәскәүгә күчеп килдем. Чын татар кешесе буларак формалашуымда гаиләдә алган тәрбия зур йогынты ясады. Безнең өйдә һәрвакыт татар җырлары, шигырьләре яңгырады. Шунлыктан хәтта туган көнемне дә Мәскәүдә «Татар кызы» конкурсы буларак үткәрдем. - Рөстәм Фәизович, үз эшчәнлегегезнең нәтиҗәсен күрәсезме? - Әгәр яшьләр «Штаб» клубында татарча аралаша, таныша, гаилә кора икән, димәк, эшебезнең нәтиҗәсе бар дигән сүз. Әмма иң элек үзеңнән башларга кирәк. Үзеңә иртәгә иртән балаларым белән татарча гына аралашачакмын дигән максат кую зарур. Менә шул чагында тиешле нәтиҗә булачак. Гомумән, татар гаиләсе институтына зур игътибар бирергә кирәк. Монда әби-бабаларыбызның ярдәменнән башка гына булмый. Миндә шундый бер идея бар, ул да булса - татар студентлары өчен тулай торак төзү. - Тормыш девизыгыз нинди? - Һәр татар кешесенең күңеленә үтеп керергә кирәк! Теләгем шул - һәр милләттәшебез татар дигән исемне горур йөртсен һәм татарлар өчен үзендә җаваплылык хисе тойсын иде. - Чын татар кешесе нинди булырга тиеш? - Хезмәт сөючән һәм намуслы. Табиб икән – иң яхшысы, хәрби икән – иң батыры, такси шоферы икән – иң гаделе. Чөнки аларның үз-үзен тотышына карап барлык татарлар турында фикер йөртәләр. Минем өчен Фикрәт Табиев, Рәсим һәм Ренат Акчуриннар, Мәхмүт Гәрәев – чын мәгънәсендә үрнәк.     - Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге белән хезмәттәшлек ничек бара? - Мәскәү татарлары Равил Кәлимулла улы Әхмәтшин кебек вәкаләтле вәкилне күптән көткән иде. Ул - уникаль шәхес. Аның ярдәмендә татарлар берләшә башлады. Якташлык җәмгыяте оештырылды, Мәскәүдә Татарстан көннәре уза,  вәкиллек каршында татар яшьләре советы оештырылды. - Мәскәүгә гастрольләргә килгән татар театрларының спектакльләрен карыйсызмы? - Әлбәттә! Март аенда Мәскәүдә Чаллы татар театры гастрольләре узды. «Штаб» клубына йөрүчеләр билетлар сатарга ярдәм итте. Гомумән алганда, татар чараларына билетлар алырга тырышабыз. Мәскәүдә Г.Камал театрының филиалын ачарга күптән вакыт инде. - Мәскәү өлкәсендә татар этномәдәни хәрәкәте ни хәлдә? - Күп кенә шәһәрләрдә Сабантуйлар гөрләп уза, бәйрәмнең иң зурысы Домодедовода оештырыла. Шунысы кызганыч, әле татар оешмалары булмаган һәм Сабантуйлар үткәрелми торган шәһәрләр дә бар. Бутово каласы үрнәгендә һәр шәһәрдә мәдәни үзәк эшләргә тиеш. Анда телне дә, ислам нигезләрен дә өйрәнәләр. - Киләчәккә планнарыгыз хакында да сөйләгез әле. - Мәскәү өлкәсендә татар мәктәбе, клубы һәм балалар бакчасы булган татар бистәсе төзергә ниятлибез. Барлык татар яшьләренең үз милләттәшләре белән гаилә коруын һәм татар балалары үстерүен телим. Шулай ук үсеп килүче буынны ислам рухында тәрбияләү мөһим. Кеше рухи яктан бай булырга тиеш, ә моның өчен ислам тәрбиясе кирәк. Мин барлык милләттәшләремне берләшергә һәм дус яшәргә чакырам. Әгәр аралашу һәм дуслык механизмы булса – милләтебез чәчәк атачак.
Александр Долгов, Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев