Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Taтaр мәдрәсәсе" археологик һәйкәлләр исемлегенә кертелде (фото)

“APA Group” мәгълүмат агентлыгына караган ONA- онлайн хәбәрләр агентлыгы хәбәр иткәнчә, Бaкуның үзәгендә алып барылган тикшеренүләр нәтиҗәсендә табылган татар мәдрәсәсе бинасы бу елның апрелендә җирле әһәмияткә ия археологик һәйкәлләр исемлегенә кертелде.

“APA Group” мәгълүмат агентлыгына караган ONA- онлайн хәбәрләр агентлыгы хәбәр иткәнчә, Бaкуның үзәгендә алып барылган тикшеренүләр нәтиҗәсендә табылган татар мәдрәсәсе бинасы бу елның апрелендә җирле әһәмияткә ия археологик һәйкәлләр исемлегенә кертелде. Министрлар Кабинетының тарихи 2 август карарына туры китереп, Баку шәһәре Нәсими районы Р. Риза урамы (34) һәм Н. Асланов урамының (85) кисешмәсендә урнашкан, совет дәверендә халык арасында “Татар мәдрәсәсе” дип аталып йөртелгән бина, мәчет статусында җирле әһәмияткә ия археология һәйкәле буларак дәүләт тарафыннан сакланачак һәм торгызылачак.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, ул XIX гасыр ахыры - XX йөз башында төзелгән булырга тиеш. Мәдәният министрлыгы каршындагы Мәдәни мирасны саклау, үсретү һәм тергезү буенча дәүләт хезмәте пресс-секретаре Фариз Хөсәенов ONA- онлайн хәбәрләр агентлыгына әйтүенчә, бу тарихи мәчет бинасы Баку үзәгендә мәдрәсә буларак ачылган дип фаразлана. Әмма инкыйлабтан соң дин эзәрлекләнә башлагач, ул ябылып, 1934 елдан 2011 елга кадәр 52 ел дәвамында балалар бакчасы итеп файдаланыла, 2012 елда бакча башка урынга күчерелгәч, бушап кала.

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев