Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар матбугаты киләчәге милли мәгариф мәсьәләсенә бәйле – “Өмет”нең баш мөхәррире

Татар матбугатының киләчәге милли мәгариф мәсьәләсенә турыдан-туры бәйле. Шушы көннәрдә Казанда уздырыла торган Милли һәм төбәк ММЧларының VI форумында катнашучы милләтешебез – Ульяновск өлкәсенең “Өмет” газетасы баш мөхәррире Исхак Хәлимов бүген “Татар-информ” вәкиле белән әңгәмәсендә шундый фикер әйтте. “Халкыбызның, туган телебезнең, татар матбугатының киләчәге милли мәгариф мәсьәләсенә турыдан-туры бәйле. Мәктәпләрдә татар телен укыту, туган телдә белем бирү, балаларны милли рухта тәрбияләү мөмкинлеге булган очракта гына киләчәк турында сүз йөртеп була”, – дип саный ул. Баш мөхәррир билгеләп үткәнчә, бүген милли матбугатны, иң беренче чиратта, тиражлар кимү мәсьәләсе борчый. “Татарстаннан читтәге төбәкләрдә тел мәсьәләсе аеруча кискен тора. Ульяновск өлкәсендә дә татар телен фән буларак өйрәтә торган мәктәпләр бармак белән генә санарлык. Әйтик, Димитровградта, Ульяновскида берничә татар мәктәбе бар. Әмма калган уку йортларында татар телен укыту факультатив дәресләрдә, түгәрәкләрдә генә калды. Туган телләрен факультатив рәвешендә генә өйрәнгән балаларның киләчәктә милли тормышыбыз белән кызыксынып, татарча газета-журналлар укып, татар телендә радио тыңлап, тапшырулар карап яшәүләре шикле”, – диде Исхак Хәлимов. 12 битлек “Өмет” газетасы 5,8 мең тираж белән 1989 елдан бирле чыгып килә. Бу яртыеллыкта даими укучыларын саклап кала алганнар. Басма Россия төбәкләрендә чыга торган газеталар арасында иң өлкәне санала. “Газетабызны күбрәк татар авылларында алдыралар. Укучыларыбызның күбесе – олы яшьтәге кешеләр. Алары да әкренләп бакыйлыкка күчеп бара. Дөрес, урта яшьтәгеләр дә азмы-күпме укый. Әмма яшьләр татар матбугаты белән бөтенләй кызыксынмый. Киләчәктә бу вазгыять тагын да кискенләшәчәк”, – дип сөйләде әңгәмәдәш. Ул матди тәэминат мәсьәләләренең җирле хакимият, өлкә губернаторы ярдәме белән хәл ителүен билгеләп үтте. Шуңа бүген көнүзәк проблема бер – укучыларны саклап калу. “Өмет”не газета буларак саклап калуга “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы да өлеш кертә. 2012 елдан бирле газетабызда аена бер мәртәбә “Без – бергә” дигән кушымта чыгып килә, ул да укучыларны җәлеп итәргә булыша. Кушымтада Татарстан, милли тормыш яңалыклары, халкыбызның күренекле шәхесләре, дәүләт эшлеклеләре белән әңгәмәләр урын ала. Халкыбыз кушымтаны яратып укый, дип сөйләде Исхак Хәлимов. Бүгенгә “Өмет” газетасының интернет версиясе юк. Бу мәсьәлә дәүләт ярдәме белән ел ахырында хәл ителер дип көтелә. Бөтенроссия авыл Сабан туена өлкә хөкүмәте икетелле сайт булдырган иде, хәзер бу интернет ресурс безнең карамакка тапшырыла. Сайт эшчәнлеген Ульяновск өлкәсенең милли-мәдәни мохтарияты белән берлектә алып бару ниятләнә, диде әңгәмәдәш. Искәртеп үтик: Милли һәм төбәк ММЧларының VI форумында Россиянең 25 субъекты: Әстерхан, Киров, Мәскәү, Түбән Новгород, Омск, Оренбург, Самара, Сарытау, Свердловск, Пенза, Төмән, Чиләбе, Ульяновск өлкәләре, Татарстан, Башкортстан, Мари Эл, Удмуртия, Чуашстан республикалары, Ханты-Манси автономияле округы һәм башка төбәкләрнең матбугат чараларының 230 вәкиле катнаша. Чара республика Хөкүмәте ярдәмендә инде алтынчы тапкыр үткәрелә. 2014 елдан ул "2014-2020 елларга ТРда дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру" дәүләт программасына да кертелде. Форумны “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы үткәрә. Җыенның төп максаты – Россиянең милли һәм төбәк ММЧларының бүгенге торышы һәм үсеш перспективалары турында фикер алышу. Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев