Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар матбугат чараларының баш мөхәррирләре татар язучыларының милли басмаларга язылмавына зарлана

Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышта “Безнең мирас” журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон һәм “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Илфак Ибраһимов үз чыгышларында шулай дип белдерде. “Биредә утыручылар арасында да “Казан утлары”н укымаучылар бар – мин аны беләм”, - диде Илфак Ибраһимов. “Безнең матбугатыбыз бик авыр хәлдә. Өч-дүрт елдан матбугат ябылырга мөмкин. “Электрон” дигән сүз бара. Шушы залда утыручы язучылар “Казан утлары”н алдырмый икән, “Безнең мирас” журналын алдырмый икән, “Идел” журналын алдырмый икән – без ничек авыз тутырып кемнедер сүгәргә җыенабыз! - дип ялкынлы чыгыш ясады Ләбиб Лерон. - Журналларга Язучылар берлеге яздыра. Нигә үзебезне яздыргач, без туганнарыбызны, кардәшләребезне яздырмыйбыз?! Мин һич югы 900 тираж җыеп булмасмы, дип көн-төн чабам. Бик авыр бит. Үзебездән башлыйк!” Татарстан Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары Рәмис Аймәт сүзләренә караганда, Берлек, чыннан да, үз әгъзаларын журналларга-газеталарга яздыра. 16 декабрьдә "Казан" милли-мәдәни үзәгендә Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышы узды. Анда Берлек рәисе Данил Салиховның чыгышы, әдәбиятның төрле жанрларына карата әдәбият белгечләренең бәяләмәләре яңгырады. Сәламләү сүзен Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова әйтте. Дәүләт бүләкләрен һәм әдәби премияләрне дә ул тапшырды.
Рузилә Мөхәммәтова, Татар информ
фото: Салават Камалетдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев