Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар лигасы бүтән лигалардан мохите белән аерыла" - Руслан Харисов (Казанда югары татар КВН лигасы ярымфиналы узачак)

Шаяннар һәм тапкырлар клубы Татар лигасының редакторы һәм алып баручысы Руслан Харисов 6 апрельдә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына көчле уен һәм тулы зал көтеләчәген хәбәр итте. “Татар лигасы бүтән лигалардан мохите белән аерыла. Безнең һәр очрашуда Сабантуйга бөтен төбәкләрдән гаилә җыелган кебек: көлешәләр, зал белән җылы аралашалар. Жюри әгъзалары да җитди, шул ук вакытта шаян кешеләр. Татар лигасында актерлар уены өстенлек итә. Рус лигасында да бар ул, тик татарларда аны сизеп була: текстлы мәзәкләр азрак, ә импровизация югары дәрәҗәдә,” - ди редактор. “4 шәһәр һәм район үзәкләрендә КВНның зональ лигалары узды: Арча, Яр Чаллы, Әлмәт, Буа. Бу лигада районнардан яшь командалар ярышты. Казанда Югары татар лигасының ярымфиналын уздырачакбыз. Монда 7 команда ярыша: Казан, Мәскәү, Әлмәт шәһәрләреннән, шулай ук Буа һәм Арча районыннан да командалар узды. Командаларга “Визитка” һәм музыкаль номер әзерләп килергә кушылды,” - ди ул. КВНда күпчелек шәһәр командалары. Район, авыллардан катнашучыларның аз булуын аңлатып, Руслан Харисов: “Командалар аз булганга, без урыннарда да лига оештырырга булдык. Барлык командалар да Казанга килеп җитә алмый. Бу, беренчедән, финанс мөмкинлекләр белән бәйле, икенчедән, бу торак проблемасы. Башларга һәрвакытта да авыр. Бу лигада профессиональлек азрак, әмма командалар шактый күп. Беренче адым ясарга һәм тәҗрибә тупларга командаларга бу лига булышыр дип өметләнәбез. Көз, яңа сезон башлангач, без 40 команда көтәбез. Алар барысы да әзерлекле булып, Югары татар КВН лигасында көрәш алып бара алырлар дип өметләнәбез”, - диде. Татар Шаяннар һәм тапкырлар клубының телне үстерүгә катнашы турында Руслан Харисов мондый фикердә: "КВН телне баета. Мин моны үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам, чөнки үзем дә КВНда үстем. Татарча яхшы белми идем, русча гына сөйләштем. Монда дуслар таптым, татар телен өйрәндем. Хәзер татар телендә сөйләшәм, татарча фикер йөртәм. Татарлар, килегез, КВН уйнагыз!” - ди Руслан Харисов. Татар КВН лигасы 2017 елдан Югары татар КВН лигасы дип йөртелә башлый. Финалга 4 команда уза, үткәрелү көне әлегә билгеле түгел. Ярымфиналда “Чүпрә” Буа, “Әкәмәт” КГАУ, “Арыш мае” КИУ, “Татар Team” ИФМК КФУ, “ӘДМХИ” Әлмәт, “Казан арты” Арча, “Понаехали” Мәскәү командалары уйный.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев