Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар кызы, сценарист Диләрә Харисова күренекле кино йолдызы Милла Йовович белән очрашкан

Кино сәнгате, видеороликлар төшерү белән мавыгучы татар кызы, сценарист Диләрә Харисовага күренекле кино йолдызы Милла Йовович белән очрашып, аралашу бәхете тәтегән. Моңа ул ил күләмендә эшләүче “Европа плюс” радиостанциясенең Инстаграммда үткәргән конкурсында җиңү нәтиҗәсендә ирешкән. Конкурс Милла Йововичның Америкадан Россиягә килүенә һәм аның “Обитель зла – последняя глава” фильмы презентациясенә багышланган булган. – Бу актриса миңа балачактан ошый, ул уйнаган фильмнарны карап бардым, шуңа күрә конкурс игълан ителүен күргәч, бер шиксез катнашырга уйладым. Милла Йовович үз фильмнарында гел зомбига каршы көрәшкәнлектән, Инстаграммда зомби стилендә оригиналь фотография урнаштырырга кирәк иде. “Европа плюс” редакциясе җиңүчеләрне үзе сайлап алып, Мәскәүдәге үз студиясенә Милла Йовович белән очрашуга чакырды, – ди Диләрә Харисова.
“Зомби рәвешендә төшкән фотомны җибәрдем” Бу бәйгегә барлыгы 15ләп фото җибәрелгән, шулар арасында Диләрәнекенә тиңнәр табылмаган. – Конкурста катнашуны ниятләгәч, мин ниндирәк оригиналь фотография җибәрергә була икән дип уйлана башладым. Узган елны мин Федор Бондарчукның “Артпикчерс” студиясе конкурсында җиңгән идем. Шунда баргач төшкән бер фотом булуы искә төште – ул “Европа Плюс” үткәргән бәйгегә килешә дип таптым, – дип сөйли Диләрә. Бу урында Диләрә катнашкан ул бәйге турында да әйтеп китү кирәктер. “Артпикчерс” өчен Диләрәләр командасы “Выжить после” сериалына пародия рәвешендә төшерелгән кыска метражлы фильм әзерләгән булган. Эшләре иң яхшысы дип табылган. – Көзен шул сериалга клип ясарга уйладык, ә анда нәкъ менә вирус йоктырган, зомби рәвешендәге кызлар сурәтләнә. Ул вакытта шул образда фотога да төштем һәм шул фотосурәтне быелгы бәйгегә тәкъдим итәргә уйладым. Нәтиҗәдә мине җиңүче итеп таныдылар, – ди кыз. Шулай итеп, февральдә Мәскәүдә “Европа Плюс” студиясендә Милла Йовович белән очрашуга радиостанция үткәргән төрле бәйге җиңүчеләре – 10-12ләп кеше җыелган. Барысы да актрисаны көткән. Аның белән очрашу мизгелләрен фотосурәт яхшырак аңлатыр. “Миллада рус менталитеты сакланган” Актриса әңгәмә вакытында нигездә русча сөйләшкән. Соңгы 5 елда тормышында булган вакыйгаларны хәтерендә яңарткан. Берничә фильмда төшәргә дә, бала табарга да өлгергән ул. Бүген Милла Йовович 9 һәм 1,5 яшьлек ике кыз тәрбияли. – Без озаграк аралашырбыз дип уйлаган идек, әмма Милла Йовович юлдагы “бөкеләр” аркасында эфир вакытының яртысына гына килде. Бер генә кыз сорау бирергә өлгерде, без тыңлап утырдык. Онытылмаслык очрашу булды инде бу. Бик ачык, ягымлы артист, – дип искә ала Диләрә Харисова. Милла Йововичның әнисе рус милләтеннән (ул да танылган актриса – Галина Логинова), шунлыктан ул рус телен яхшы белә. Диләрә актрисаның юмор хисе безнең ил менталитетына туры килүен әйтте. Очрашуда катнашучылар шуңа мөкиббән булган. Актриса рус кухнясы ризыкларын ашарга яратуын да әйткән. – Милла гомере буе диярлек Америкада яшәсә дә, әле һаман да безнеңчә әйтелә торган сөйләм гыйбарәләрен, канатлы сүзләрне хәтерли. Аның һәр сорауга кызык итеп һәм ихластан рәхәтләнеп көлеп җавап бирүе ошады. Аның минем белән янәшә утырып, нәкъ дусларча, якын итеп кочаклап фотога төшүе, эчкерсезлеге нык истә калды. Студиягә артык әйбер алып керергә ярамый, бүләк биреп тору кирәкмәс дисәләр дә, мин үзем алып килгән сувенирны бүләк итүгә ирештем һәм моңа бик сөендем. Аның да күңеле булды, рәхмәтләрен әйтте, – дип сөйли Диләрә Харисова. Диләрә берочтан “Европа Плюс”та иртәнге “Бригада У” тапшыруын алып баручы Джем, Илья һәм Вики белән дә фотога төшкән. Белешмә өчен. Милла Йовович – чыгышы белән рус-серб милләтеннән булган Америка актрисасы, музыкант, модель һәм модельер. Ул 1975 елның 17 декабрендә Киевта дөньяга килә. 1980 елда гаиләсе Украинадан башта Лондонга, аннары АКШ ка күченә. Актриса уйнаган иң танылган фильмнар – “Ночной поезд в Катманду”, “Жанна д’Арк”, “Рай”, “Пятый элемент”, “Кукла” һәм башкалар. Режиссер Пол Андерсонның “Обитель зла” 5 боевигында Элис ролен башкара.

Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев