Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар кызы стендка ату буенча Россия чемпионы булды

Татарстан спортчысы Альбина Шакирова стендка ату буенча Россия чемпионы булды. Ярышлар бу көннәрдә ТРның Югары Ослан районында төгәлләнеп килә.

«Скит» күнегүләрендә  алтын медаль өчен барган атыш матчында Альбина Шакирова мәскәүле Анастасия Крахмалеваны 11:10 исәбе белән җиңде.

Россия чемпионатының бронза призеры булып Ростовтан Марина Беликова танылды, ул Новосибирскидан Юлия Нефедованы 14:12 исәбе белән җиңүгә иреште.

Алдан спортчы кызлар квалификациядә 69 һәм ярымфиналда 12 мишень белән сокландырганнар иде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев