Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар кызы" бәйгесенең төп максаты - телне саклап калу" - Васил Шәйхразиев (ӘҢГӘМӘ/ВИДЕО)

Татарстан премьер-министрының урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев “Татар кызы” бәйгесенең идеясе һәм максатлары турында сөйләде.
– Васил Гаязович, “Татар кызы” бәйгесен үткәрүнең төп идеясе нидән гыйбарәт? – Бу бәйгене үткәрү турында Татарстанда фикерләр күптән бар иде инде. Без үзебезнең татар кызларын, татар егетләрен күрсәткән вакытта бер яктан тарихыбызны барлыйбыз, икенче яктан планнар корабыз. Бу бәйгеләрнең иң төп максаты - татарча сөйләшкән, гореф-гадәтләр белән таныш, җырлый белгән, әти-әниләренә ихтирам белән караучы, актив кызларны табу. Бу бәйге шундый мөмкинлекләрне бирә. Моның тарихи нигезе алданрак башланды. Татарстанда, күп кенә районнарда “Сабантуй гүзәле” конкурслары үткәрәләр һәм анда башлыча татар кызлары катнаша. Безгә дә шундый фикер килеп, 2011 елда беренче тапкыр Чиләбедә безнең автономия җитәкчеләре шундый тәкъдим белән чыктылар - “Әйдәгез әле, үзебезнең округта, татар кызлары арасында шундый бәйге игълан итик”. Шулай дип башлаган идек, сөбханалла, беренчесе бик матур килеп чыкты. Без Татарстанда, Чиләбе, Башкортстан, Пенза, Оренбургта әкренләп кенә кызларны бәйгегә чакыра башладык. Бу бәйге Россия һәм дөнья дәрәҗәсенә күтәрелде. Без үзебезнең Бөтендөнья конгрессы турында әйтәбез икән, бүген 42 илдә милләттәшләребезнең автономияләре бар, Россиядә - 72 регионда. Бөтен дөнья дип әйткәндә 500ләп автономия вәкиллекләре бар һәм алар бергә эшлиләр. Без шушы милләттәшләребез ярдәме белән кызларны бәйгегә чакырабыз. Кызлар бер-берсе, әти-әниләре, дуслары, туганнары белән килешеп, сөйләшеп, катнашалар. Быел бәйге Уфада 24 октябрьдә булачак. Ни өчен Уфада? Чөнки бәйгедә җиңгән кыз икенче елга шушы бәйгене үткәрү хокукын үзенең туган ягына алып кайта. – Бәйгедә катнашучы кызлар ничек сайлап алына? – Иң беренче - туган телне, әти-әни телен белергә тиеш. “Мин паспорт буенча татар, ләкин сөйләшә алмыйм, телне аңлыйм”, - дип кенә барып чыкмый инде. Безнең төп шарт – син чиста итеп татарча сөйләшергә тиешсең, ул синең визит карточкаң кебек килеп чыга. Икенче яктан, безнең бәйгедә татар җырларын башкару, шигырьләр сөйләү, үзең башкарган эшләрең турында татарча аңлату бар. Монда телне ипи-тозлык кына белсәң, үтеп булмый. Әгәр дә син татар телен көндәлек сөйләшүдә куллансаң, әдәби яктан белсәң генә бәйгегә килеп, финалга үтү мөмкинлегең бар, бүтәнчә барып чыкмый. Ә татар телен белүчеләр икенче дәрәҗәгә күчә, анда безнең җыр бәйгеләре, ашарга әзерләүләр, гореф-гадәтләр, башкалары. – Конкурска кадәр кызларны әзерлиләрме? Әллә алар барысын да үзләре белергә тиешме? – Әзерлек була. Татар кызлары безгә шушы бәйгедә катнашасы килә дигәннән соң, без аларга үзебезнең программаны бирәбез, анда үзләрен нинди сынаулар көткәнен карыйлар. Әгәр дә үзләренең җиңүгә мөмкинлекләре бар икән, әзерләнә башлыйлар. Кызлар үз төбәкләрендәге студияләрдә сөйләм телләрен, мөмкинлекләрен шомарта башлыйлар. Чөнки әзерләнмәсәң, хореографлар белән эшләмәсәң, финалга үтү авыр була. Бәйгедә син үзеңнең эшләреңне матур итеп күрсәтергә тиешсең. Шуңа күрә туганнарың, якыннарың арасында ярдәмчеләр була икән, әйбәт инде, юк икән, үзең эзлисең. Финалга чыккан кызларга безнең профессиональ командалар ярдәм итә, алар синең ярдәмчеләр. Сине җиңүгә, беренчедән, әти-әниең, якыннарың, дусларың, икенчедән, безнең профессиональ команда алып бара. – Телне яхшы белмәгән кызларның да бәйгедә катнашасы киләдер, алар “Татар кызы”нда катнаша аламы? – Бер генә чара - телне өйрәнү генә. “Татар кызы” бәйгесенең финалы яки ярымфиналы вакытында авыз тутырып татарча сөйләшә һәм татар телендә үзеңнең фикереңне әйтә алмасаң, татарча җырламасаң, шигырь сөйләмәсәң, жюри үткәрмәячәк. Бәйгенең төп максаты - телне саклап калу һәм үзебезнең татар кызларын тел, гореф-гадәт аша бөтен дөньяга күрсәтү. Иң төп шарт – телне өйрәнү. Башкача мөмкин түгел. Икенче конкурсларга барырга гына була. – Бәйгедә төрле номинацияләр була, җиңүчене сайлаганда төп номинацияләр кайсылары? – Монда иң мөһиме һәм иң әһәмиятлесе - финалга чыгу. Финалга чыккач, син инде җиңүче. Алар номинацияләр буенча җиңүче булалар. Һәр спортсменның Олимпиадага барып чемпион буласы килә, ләкин Олимпиадада катнашуың ук зур җиңү. Үзебезнең татар кызларына һәм аларның якыннарына әйтәсем килә - сезнең финалга барып җитеп анда катнашуыгыз ул инде зур җиңү. Әгәр дә бәхетегез булып, берәр номинациядә җиңүче дә булсагыз, анысы тагын да әйбәтрәк. Иң зур җиңү, билгеле, “Татар кызы – 2017” исемен алу. – Төп җиңүчегә нәрсә биреләчәк, моны әйтергә мөмкинме? – Әйдәгез, 24 октябрь көнне Уфада бөтен нәрсәне дә ишетербез, үзебез дә күрербез. – Васил Гаязович, глобаль яктан караганда бу бәйгене үткәрүнең нинди әһәмияте бар? – Безнең, татарлар буларак, бер-беребезне яклап, бер-беребезгә ярдәм кулы сузып, телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклап, әти-әниләребезгә, Татарстаныбызга, илебезгә булган тугрылыкны күрсәтәсе килә. Без аны бәйге дибез, ләкин аның эчке мәгънәсе шундый зур. Әгәр дә син туган телеңне, гореф-гадәтләреңне белсәң. Татар халкы ул һәрвакытта да эш ягыннан актив булган һәм һәрвакытта да көн-төн эшләп, үзенең татарлыгын бөтен дөньяга күрсәткән. Татарстанның Рәсәй, дөнья күләмендә зур уңышлары шуңа да бәйле. Без - эшчән халык, без - тыңлаучан халык, без һәрвакытта да үзебезнең куйган максатларыбызга ирешәбез. Шуңа күрә шушындый бәйгеләр үткәреп, беренчедән, телебезне күрсәтәбез, икенчедән, үзебезнең яшьләрне киләчәккә, гаиләгә һәм телебезне бүтән буынга бирер өчен әзерлибез. Безгә бик мөһим - татар кызлары татар егетләренә кияүгә чыксыннар иде. Татар егетләре, телләрен, гореф-гадәтләрен белеп, татар кызларын эзләп, аларга өйләнсеннәр иде. Татарлар эшчән дигән төшенчә егетләргә дә, кызларга да карый. Ләкин без беләбез - кызлар һәрвакытта да мөлаемрәк, эшчәнрәк. Алар ир-егеткә дә, әти-әниләренә дә ихтирамлы. Бу гаилә бәхетенең нигезе. Әле күптән түгел генә - 30-40 ел гына элек, татар халкында өчәр, бишәр бала булган. Бездә һәрвакытта да күп балалы гаиләләр булган. Без эшләргә яратканбыз, шуңа күрә бу бәйге аша татар кызларын күрсәтеп, аларны гаилә юлына әзерләү шулай ук зур эш дип әйтәсем килә. Бәйгегә килгән кешеләр арасында яшьләр дә күп була. Кызлар-егетләргә дә, абый-апаларга да татар булуыбызны ничек саклап калырга икәнен күрсәтәбез. Бу бик мөһим. – Бәйгене тамаша кылырга килүчеләргә һәм финалга чыккан кызларга нәрсә теләр идегез? – Беренчедән, мин мөмкинлеге булган барлык татар халкын шушы бәйгегә Уфага чакырам. Ул 24 октябрьдә була. Без, сөбханалла, әйбәт кенә итеп әзерләндек. Шуңа күрә, беренчедән, күңелле дә булачак, икенчедән, һәрбер килгән кеше үзләре белән нәрсәдер алып китәчәк. Өченчедән, бу дөрестән дә бәйге. Бәйге булгач, без үзебезнең финалга чыккан кызларыбызны алкышлар белән сәламләп, мөлаем йөз белән каршыларга, аларга рәхмәтле булырга тиеш. Аларның күбесе үзләренең әти-әниләрен, якыннарын алып килә. Без шушы сәхнәгә чыккан бу кызларга шушындый тәрбия биргән, телне өйрәткән, гореф-гадәтләрне калдырган әти-әниләргә рәхмәт белдерәбез, чөнки бу бик мөһим. Үзебезгә дә уйлап алырга кирәк - мин татар телен беләмме, минем гаиләдә беләләрме, миңа нинди файдасы булыр икән. Бәйгедә катнашучыларны финалга чыгулары белән тәбрик итәм. Икенчедән, шушы финал бәйгесендә үзләрен бик матур итеп күрсәтеп, “Татар кызы – 2017” исемен алуларын телим. Аның өчен зур тырышлык кирәк. Моның өчен вакыт бар, әзерләнегез, кызлар, минем уйлавымча, бик матур һәм мөлаем булачак.
     
Автор: Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Фото: Солтан ИСХАКОВ
Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев