Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

“Татар кызы” бәйгесе җиңүчесенә машина бүләк ителәчәк

16 ноябрьдә Казанда узачак “Татар кызы – 2018” халыкара бәйгесендә җиңүчегә биреләчәк автомобиль маркасы билгеле. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессында әлеге бәйгене оештыруга багышланган матбугат конференциясендә әйттеләр. “Татар кызы” исеменә лаек булган кыз Златоус осталары ясаган таҗга һәм “Лада Гранта” автомобиленә ия булачак”, — диде халыкара “Татар кызы” бәйгесенең президенты Лена Колесникова. Колесникова сүзләренчә, әлеге таҗ татар мотивлары белән, Казан башлыгы эскизы буенча ясалган. “Әмма мин таҗны да, машинаны төп бүләк дип санамыйм. Иң мөһиме – фестивальгә әзерлек вакытында алган белемнәр, тәҗрибә гомер буена җитәрлек. Чөнки бу проект башка проектлардан көндәшлек булмау белән аерылып тора. Монда катнашучы кызлар дуслаша, соңыннан да аралашып тора. Алар бүген — зур бер гаилә”, диде халыкара “Татар кызы” бәйгесенең президенты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев