Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар кызы 2017. Нәни энҗеләр" бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады

Чиләбе өлкәсендә "Татар кызы 2017. Нәни энҗеләр" бәйгесендә катнашырга теләүчеләрдән заявкалар кабул итә башладылар. Анкеталарны 26 августка кадәр Чиләбе өлкәсе татар конгрессына юлларга мөмкин, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына оештыручылар. Конкурсның положениесе буенча, бәйгедә 7-9 яшьлек татар кызлары катнаша ала. Бәйге үзе биш этаптан торачак. Беренче өлеше анкеталарны төркәү, аннан район һәм шәһәрләрдә сайлап алу туры, өлкә сайлап алу туры, бәйгенең финалына сайлап алу һәм җиңүчеләрне билгеләү. Яшь энҗеләрне кул эшләрен белүдә, аш-суга осталыкта, спорт ягыннан, белемлелек ягыннан тикшереп караячаклар. Театраль конкурс та каралган. Бәйгенең җиңүчесен декабрь аенда ачыклаячаклар. Билгеле булганча, "Татар кызы" матурлык һәм зирәклек бәйгесенә нәкъ менә Чиләбе өлкәсендә нигез салынды. Быелдан ул Россиянең татарлар яши торган төбәкләре буйлап күчеп йөриячәк.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев