Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар кызлары "Бөтендөнья гүзәле-2017" бәйгесендә катнаша

14 февральдә Россия «Бөтендөнья гүзәле-2017» халыкара бәйгесенең беренче чирек финалы старт алды. Биредә Россиянең төрле төбәкләреннән 15 кыз көч сынашты. Алар арасында Татарстаннан Алинә Девятых һәм Эльвира Кәримова да бар иде, алар тумышлары белән Казаннан. Алинә Девятых Казан илкүләм тикшеренү-технология университетының икенче курс студенты, хореография белән кызыксына. «Татар кызы» һәм «Университет миссы» бәйгеләрендә катнашкан. Алинәгә 19 яшь, буе 180 сантиметр. Эльвира Кәримова – профессиональ модель, КНИТУ-КАИ студенты. «Татарстан гүзәле-2016» бәйгесе финалчысы. Эльвирага да 19 яшь, буе 175 сантиметр. Кичә бәйгенең рәсми сайтында тавыш бирү башланды. Тавыш бирү өчен катнашучы кодын язып, кыска номерга смс юлларга кирәк. Тавыш бирү 24 февральдә Мәскәү вакыты белән 12 сәгатьтә төгәлләнә. Иң аз тавыш җыйган биш катнашучы бәйгедә катнашудан төшеп кала. Калган 10 катнашучы үзе, шәһәре яисә иле турында кызыклы видеовизитка эшләп, ярымфиналда көрәшне дәвам итә. Моның белән генә сайлап алу төгәлләнми. Хәзерге вакытта 18 дән 26 яшькәчә, балалары булмаган һәм никахта тормаган теләсә кайсы кыз бәйге сайтына :http://www.beautyofuniverse.ruга кереп, анкета тутырып җибәрә ала һәм Россиядән икенче чирек финалда катнаша ала. Анда катнашучылар саны соңрак билгеле булачак. Искәртеп үтик, «Бөтендөнья гүзәле-2017» бәйгесенең сайлап алу туры өч айлап элек старт алды. Аның нәтиҗәсендә чирек финалда катнашучылар Үзбәкстаннан, Белоруссиядән, Кыргызстаннан һәм Чехиядән билгеле булды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев