Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар көрәше халыкара фестивальдә тәкъдим ителергә мөмкин

Татар көрәше халыкара фестивальдә тәкъдим ителергә мөмкин Кичә Бөтенроссия һәм халыкара билбау көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миннәхмәтовның Халыкара хәрби көрәш сәнгате төрләре берлеге президенты Чхын Ва-Тхэ белән очрашуы узды. Бу хакта Россия Көрәш федерациясе хәбәр итә. Россия Көрәш федерациясе хәрби көрәш сәнгате төрләре дөньякүләм фестиваленә чакыру алган. Фестиваль быел сентябрь аенда Чхонджуда (Көньяк Корея) уза. Ул ЮНЕСКОның рәсми ярдәме белән үткәрелә, ә бу исә аның абруен күтәрә. Фестиваль 1998 елдан бирле үткәрелеп килә һәм туристлар өчен кызыклы булган халыкара вакыйгаларга керә. Әлеге спорт бәйрәмендә 9000ләп катнашучы осталыкларын күрсәтәчәк. Көрәш федерациясе дөнья  хәрби көрәш сәнгате төрләре традицион фестивалендә көрәш техникасына ия булган 10 иң яхшы сугышчыны тәкъдим итәчәк. Очрашуда яклар әлеге уникаль спорт вакыйгасына программа әзерләү үзенчәлекләре турында фикер алышалар. Әлеге фестивальдә катнашу, һичшиксез, көрәш спорты төрен халыкара дәрәҗәдә алга җибәрүдә тагын бер адым булып торача.

Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев