Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар концертлары ресторан тамашаларына әверелеп бетте" - Татарстанның халык артисты, танылган баянчы Рамил Курамшин

Татарстанның халык артисты, танылган баянчы Рамил Курамшин  – татар сәнгате дөньясында лаеклы урын яулаган шәхес.  Ярты гасыр гомерен ул бар калебе белән татар моңын пропагандалауга багышлаган. Күркәм җырлар, баян өчен концертлар язган, халык көйләрен эшкәрткән автор. Баян өчен бихисап әсәрләрен яшь музыкантлар дәресләрдә өйрәнә. Бүгенге техника, технология культы заманында, татар эстрадасы туры һәм күчерелмә мәгънәдә “шәрәләнә” барган бер вакытта, мәшһүр аксакал музыкантыбызның  сүзләренә колак салу комачау итмәстер, шәт! – Рамил абый, Казанда «Үзгәреш җиле» фестивале “борын төртә”. Оештыручылар белдергәнчә, монда татар җыр сәнгатен үзгә яктан тәкъдим итәргә җыеналар. Сәхнә белгечләре дә Мәскәүдән чакырыла икән. Андый фестиваль татарга кирәк дип уйлыйсызмы? - Ишеттем мин аны, әлбәттә, анда сәхнә уты да шәп куелыр, башкасына да тел-теш тидерерлек булмас, тик менә татар моңы булырмы икән инде? Безнең бер авыру бар: урыска табыну. Хәер, урыслар алар Көнбатыштан үрнәк ала. Аларның үзләренең эстрадасында да – вакханалия. Анда рус җыры калмаган. Зыкиналар кайда соң? Яшьләр бөтенләй мәсхәрә, хәлләре безнекеннән дә мөшкелрәк. Дистәләгән телеканаллар, радиоларында ник бер рус халык әсәре яңгырасын? Космополитик җырлар гына мәйдан тота. Ул маймыллануларына түз генә. Ә безнең татар шуларга тиңләшергә омтыла... Бу – бик киң тема. Мин филармониягә килгәндә, олы буын артистлар эшли иде. Алар бөтенләй башка дөньядан – чын сәнгать кешеләре. Ә хәзер бит бизнесмен-артистлар заманы китте. Аларның бар максаты: ничек күбрәк акча эшләү. Атказанырлыгы булмаса да, атказанган исем алып калырга тырышу өстенрәк, алып та куя әле алар. 40 елга якын җир астында ята торган легендар Зифа апа Басыйрованың гына атказанган дигән исеме бар иде. Ә инде аның кисеп ташлаган тырнагына да тормаганнар халык артистлары булып бетте. Гөлсем Сөләйманова, Рәшит Ваһапов, Габдулла Рәхимкулов, Әлфия Афзалова, Илһам Шакиров белән чагыштырганда, бүгенгеләренә нинди бәя бирергә мөмкин соң?

Төп бәла – татар мәктәпләрен ябалар, уку йортларында татар рухы юкка чыгып бара. Шәхсән үзем баянчы буларак әйтәм: хәзер баянчылар музыка мәктәбе, училище, консерватория тәмамлыйлар, техникалары бик әйбәт. Әмма иң мөһиме милли рух, моң юк! Алар без тыңлап үскән баянчыларны бөтенләй белмиләр дә, хәтта инде минем буын музыкантларны да тыңламаучылар бар.

Рамил Курамшин 1995-2000 елларда «Гармунчылар клубы»н җитәкли

- Бәлки бу табигый бер чордыр, үтеп тә китәр?..
- Эстрада гына торгынлык кичерә, дип әйтеп булмый, ул сәнгатьнең бөтен төренә дә кагыла. Мәсәлән, мин Казанга килгәндә, Г.Камал театрында Хөсәен Уразиков, Фатыйма Ильская, Хәлил Әбҗәлилов, Фоат Халитов, Габдулла Шамуковлар зур артистлар иде. Сәхнәдә бит алар уйнамый, яши иделәр. Ә хәзер Камал театрына барырга кот очып тора, акыралар-бакыралар... Музыкага килгәндә дә – шул ук хәл. «Татар моңы» фестиваль-конкурсын гына алыйк, мин анда  6 ел жюри әгъзасы булдым. Конкурста йөзләгән җырчы катнаша. Араларында  сирәк-мирәк булса да ике-өч җырчы дөрес юл белән барса (халык җырларын, чын композитор әсәрләрен башкарса), кеше чыгар иде моннан, дип уйлап куям. Юк бит, мөстәкыйльлеккә чыгалар да, хәзерге заман агымына кушылып китәләр, чөнки аларда миллилек бик сыек. Алар башкарган әсәрләрне анализласаң, йә урланган, йә пентатониканың исе дә булмый. Җырына хет рус сүзләрен әйтеп җырла инде!

- Сәнгать советларын янәдән кайтара башладылар бит... - Бернинди дә контроль юк! Элек опера театрында һәм филармониядә генә җырчылар эшли иде. Алар икесе дә – хөкүмәт оешмасы, анда контроль –сәнгать советы бар. Хәзер бернинди тикшерү юк. Ни теләсәләр, шуны кыланалар!..

- Рамил абый, соңгы елларда халык әсәрләрен үзгәртеп, «заманчалаштырып» башкару тенденциясе популярлашты. Халык җәүһәрләренә саксыз орынуны вәхшилек дип уйламыйсызмы? - Велосепид уйлап чыгарма инде, дип әйтәләр. Ул бит инде уйланылган. Болар барысы да татар мәдәниятен, тарихын белмәгәнлектән килә. Рухында, күңелендә юк кешегә, ни дисең инде?  Мәнсезлек, наданлыктан инде бу. Андагы аһәңне тоймыйча, надан карашта торып, нидер майтаралар. Татар әсәрләре бормалары белән үзенчәлекле, бер генә деталенә кагылсаң да, тулы бер композиция югала, гарипләнә. Янәсе яңалык кертәбез, диләр. Бу бернинди үсеш түгел, ә начар яңалык, бөтенләй кирәкмәгән яңалык! Әлфия апа Афзалова, Илһам абый Шакировлар үз иҗатында яңалык керттеләр. Алар милли нигездә яңарттылар. Ходай биргән матур тавыш тембры моңа мөмкинлек тә бирә иде, алар татар җыр сәнгатендә, чыннан да, үсеш ясадылар. Ә музыкантлары нинди иде аларның?!... Рухында булмагач, ник шунда биш консерватория тәмамламасын... Кабатлап әйтәм: техника көчле, ә менә миллилек, моң юк инде. Музыка спорт түгел! Бөтен тормышыбызны тизлек чолгап алды. Кая ашыгалар – белгән юк. Бу хакта еш уйланам, күбесе укыган да, “грамотныйлар” да, ә менә миллилек аксый... Фәлсәфи сораулар бу... Безгә кадәр килгән буын баянчылар махсус укымаган да, ә менә уйнаулары күңелгә сары май булып ята, чөнки алар – табигатьтән талантлылар. Үзем дә шуларның уйнауларын радиодан, авылга килгән музыкантлардан тыңлап үстем. Мин аларга күктән төшкән пәйгамбәрләргә баккан кебек карый идем!

Рамил Курамшин татар халкының беренче конферансьесы Фәйзи ага Йосыпов белән. 1971 ел, июль ае

- Сез - олы буын сәнгатькәрләребез заманында сәхнә тоткан музыкант. Әлфия апаны да, Илһам абыйны да еш телгә аласыз. Әлеге җыр патшаларыннан үзегезгә нәрсә алдыгыз? - Илһам Шакиров  җитәкчелегендәге концерт бригадасында 20 елга якын эшләдем бит әле мин. Айлар дәвамында гастрольләрдә йөри торган идек. Һәр көн җырлаганын тыңлыйм, дигәндәй. Көненә икешәр концерт биргән чаклар булды. Аның белән эшләгәндә зур сәнгать мәктәбе уздым.  Опера җырчылары  өчен ике ел Италиягә барып стажировка узу зур дәрәҗә саналса, элегрәк Илһам Шакиров бригадасында йөрү музыкант өчен зур мәртәбә иде. Илһам аганың моң мәктәбендә әсәрне ничек уйнау, халыкка ничек җиткерүнең бар нечкәлекләрен күңелемә сеңдердем. Татар халык җырлары солист, музыкантларга мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә шул... - Әңгәмәне укыган яшьләр, и Рамил абый олы кеше инде ул, бүгенге тормыш агымын тоемламый, карашлары да искергән, дияргә мөмкин. Ә алар ялгышачак бит, чөнки сез – дөнья күләмендә опера йолдызы дәрәҗәсенә күтәрелгән, анда ныклы адымнар белән иҗат итүче Альбина Шаһиморатовага уйнаган кеше, аңа да киңәш биргән шәхес. Димәк, татар җыр сәнгате үрнәгендә тәрбияләнеп тә, дөньякүләм дан казанырга мөмкин? - Нишләп булмасын ди? Альбинаның әтисе – баянчы, музыка училищесын тәмамлаган, аннан соң гына әле юристлыкка укыган. Альбина – кечкенәдән Үзбәкстанда татар җырларын пластинкалардан тыңлап үскән бала. Монда ул үсмер чагында «Татар җыры» конкурсында моңлы татар халык әсәрен башкарды. 50 яшьлек юбилеемда да минем моңлы җырымны җиренә җиткереп җырлады, ә мин баянда уйнадым. Альбина ил гизеп, дөньяның иң мәртәбәле сәхнәләрендә чыгыш ясый. Америкада стажировка узганда, сольный концерт биргәнен сөйләгән иде. Шул концертта  берничә моңлы татар халык җырын да башкарган. Залда күз яшьләрен сөртеп утыручылар булган. Татар моңы – Америка тамашачысының да күңелен кузгата алган! Димәк, безнең моң әллә кайлардагы халыкның күңеленә дә үтеп кергән! Альбинаның мондагы концертларында да булганым бар. Ул, һәрвакыт, дөнья опера классикларын башкарганда, үзебезнең татар әсәрләренә дә игътибар бирә. Программасын татар халык әсәрләре белән бизәп җибәрә. Дөньяның иң затлы залларында зур алкышларга күмелгән опера җырчысының үз телендә татар әсәрен башкаруы  күп нәрсә хакында сөйли. Ә без мескенләнәбез, халык җырлары белән ерак китеп булмый дип, үз-үзебезне алдыйбыз. Бер вакыйганы сөйләп узасы килә.  Ростропович парк яныннан узып барганда  бик күп халык җыелганын һәм атлы милиция торганын күреп ала. Нәрсә булганын белер өчен ярдәмчесен җибәрә. Илһам абый Мәскәүнең җәйге театрында  концерт куя икән. Шакиров акапелла (музыкасыз гына) «Кара урманны» башкара икән. Ростропович җырны тыңлап бетергәч: «Народ, у которого есть такие песни и такие певцы, это – великий народ!» – дигән. Ә хәзер өч тиенлек җырга ух-ах киләләр... Әлбәттә, андыйлар белән дөньяга чыгып булмый инде.

Рамил Курамшин әнисе һәм сеңлесе Гөлсем белән. 1969 ел, март ае

- Рамил абый. Бүгенге эстрада концертларын, йә җырларын тыңлаганда, күбрәк нәрсәгә үртәләсез? - Хәзер  чын милли җырларыбыз, композитор әсәрләре үги бала хәлендә. Бүгенге эстрадада аны ишетү мөмкин түгел.  Халык җырын башкарсалар да, такмак рәвешендәге кебекләрен  генә яңгыраталар. Авыз тутырып, күкрәккә салып, моңлы бер әсәрне җырлаучы юк. Татар концертлары ресторан тамашаларына әверелеп бетте. Илһам абый концертларында Сәйдәш, Яхин әсәрләре алына, төп юнәлеш – милли моң иде. 1969 елларда сорап-сорап «Әниемә хат»ны җырлатканнары хәтердә. Залда утырган кайберәүләрнең  күзләрендә яшь тамчылары ялтырый торган иде. Хәзер концертта күз яшьләрен сөртеп утырган адәмне күргәнегез бармы сезнең?! Күңел тулырлык җыр яңгырамый да бит. Концертның миссиясе күңел ачтыру, ял иттерү генә түгел. Күңелне чистарту, сафландыру, уйландыру да  урыны ул олы сәхнә. Җырчыларыбыз милли горурлык уятырга тиеш. Тамашачы залдан пакьланып, иманын яңартып чыгарлык булсын!

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев