Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар китапларын тәрҗемә итүне грантлар аша башкарырга тәкъдим иттеләр

Татар язучылар үз әсәрләрен рус теленә һәм башка телләргә тәрҗемә итү мәсьәләләрен үзләре грантлар аша хәл итә алырлар иде. Җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Дәүләт советының элеккеге депутаты, иҗтимагый фондлар белән эшләү өлкәсендә тәҗрибә туплаган Сүрия Усманова шушы фикердә. “Язучылар проблемаларының күбесен – 80 процентын грантлар аша хәл итеп була. Бездә бу сфера бик артта калган. Механизмнарын белмиләр”, - диде Сүрия Усманова яшьләрне үз проектлары өчен грантлар һәм фандрайзинг юлы белән акча табарга өйрәткән “Акыл фабрикасы” утырышында. Искәртеп үтәбез, “Акыл фабрикасы” - Татарстанда телләрне үстерү дәүләт программасы кысаларында Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан үткәрелүче проект. Аның чираттагысы “Штаб” креатив инициативалар резиденциясендә узды. Утырышның спикерлары – Татарстан Республикасы Яшьләр оешмалары советы рәисе урынбасары Руфия Мөхәммәдиева, җәмәгать эшлеклесе Сүрия Усманова, сәяси фәннәр кандидаты Илшат Сәетов иде. Сүрия Усманова язучылар үзара киңәшеп үз эшчәнлекләре өчен төрле иҗтимагый фондалар аша грантлар отып хәл итә алачагына ышана: “Без утырып сөйләшмибез. Утырып сөйләшә торган мәйданчыкларыбыз юк, - ди ул. - Әйтик, язучыларыбыз дүрт елга бер тапкыр съезд үткәрәләр. Бер көн эчендә нәрсә сөйләшеп булсын?! Нигә алар өчәр-дүртәр көн утырып сөйләшмиләр? Татар язучылары җыел да, өчәр көн утырып сөйләш! Шунда хәл итү юллары да табыла”. Шул ук “Акыл фабрикасы”нда сәяси фәннәр кандидаты Илшат Сәетов “Тукайны Тукай иткән” фандрайзинг ысулы турында мәгълүмат бирде. Ягъни, механизмнарын өйрәнсәң, милли проектларга милли җанлы кешеләр аша да акча табарга мөмкинлеген дәлилләп күрсәтте. “Тукайның иҗаты өчен милли җанлы татар байлары тоткан матбугат чаралары түләгән”, - ди ул.
Рузилә Мөхәммәтова, Татар информ
Фото: Рамиль Гали

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев