Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТАТАР КИТАБЫ ЙОРТЫНДА МУСА ҖӘЛИЛ ИСТӘЛЕГЕНӘ БАГЫШЛАНГАН КОНЦЕРТ УЗАЧАК

Язгы кичләр концертлар сериясе

Шагыйрь, композитор, җырчы, музыкантны нәрсә берләштерә? Уртак сәнгать әсәре. Ә без ул әсәрләрне сәхнәдән никадәр еш ишетәбез? Форматына һәм жанрына карап, билгеле. Башкаручыларына да...

Киң сәхнәләрдә һәр көн яңгырамый торган композицияләрне һәм

шигырьләрне берләштергән концерт тәкъдим итәбез сезгә. Язгы җиңеллек тә, яшәрү дә, затлы җитдилек тә бар аларда һәм төрлелек тә. Концертта яңгыраячак барлык җырлар да Муса Җәлил истәлегенә багышланачак.

Концертта

Эмиль Җәләлетдинов

(ТАССРның халык артисты, РСФСРның атказанган артисты), Айгөл Зәйнуллина (Халыкара конкурслар лауреаты, концертмейстер),

Ильяс Камал (халыкара конкурслар лауреатлары) катнаша. Концертны Резедә Сәлахова (К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы) алып бара.

22 нче март

18:00

Островский урамы, 15нче йорт

Керү бәясе: 150 сум

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев