Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар китабы тиешенчә пропагандаланмый" - Ринат Мөхәммәдиев

“Татар китабы җитәрлек дәрәҗәдә бастырылмый, дип әйтә алмыйм. Төп проблема – татар китабының тиешенчә пропагандаланмавында. Татарстанның район җирлекләрендә, зур авылларда китап сатып алу мөмкинлеге бармы? Юк! Күрше Самара, Ульян, Чувашиянең татарлар яшәгән авылларында, башка өлкәләрдә китап кибетләребез бармы? Кызганычка каршы, юк... Өстәвенә, соңгы елларда газет-журналларыбыз да Татарстан чикләрендә чикләнеп кала башлады, - дип саный танылган язучы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ринат Мөхәммәдиев. Бу турыда ул “Татарстан – яңа гасыр” телеканалында бара торган “Ком сәгате” тапшыруында белдерде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев