Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар киносы үсеше өчен бөтен көчемне куярга риза" - Марат Башаров (ФОТО)

Танылган Россия киноактеры Марат Башаров күренекле драматург Туфан Миңнуллинның “Мулла” пьесасын экранлаштыру проектын “бөек тарих” дип атады. Марат Башаров “Мулла” пьесасы мотивлары буенча төшерелә торган фильмда катнаша. Маратның роле зур түгел – ул төп герой Әсфәндиярның шәһәрдән кайткан эшмәкәр дустын уйный.   Марат Башаров үзенең татар киносында төшүен “Татар-информ” хәбәрчеләре белән аралашудан башлады. b Атнинский район. Репортаж с первых съемок фильма «Мулла» “Мондый проектта катнашудан баш тарту зур мәгънәсезлек булыр иде, - диде ул. - Мин татар киносының күтәрелә башлавын күрү бәхетенә ирештем һәм үз ягымнан татар киносы үсеше өчен бөтен көчемне куярга риза. Без үзебезнең тирән тамырларыбыз турында Россиягә генә түгел, бөтен дөньяга җиткерергә - кинематограф аша халкыбыз турында сөйләргә тиешбез. Чөнки Ленин әйтмешли, “Бөтен сәнгать арасында иң бөеге булып кинематограф тора”. Атнинский район. Репортаж с первых съемок фильма «Мулла» “Менә бүген юлда килгәндә дә уйлап килдем әле - минем күпме картинам бар, санын да төгәл генә әйтә алмыйм, ә татар киносында төшкәнем булмады. Башкортстанда бер проектта катнаштым, Татарстанда – юк. Бу гаделсезлек!”, - дип дәвам итте ул. - Хәзер сөенеп килдем – Аллага шөкер, мин ниһаять, туган татарларым янына татар киносына катнашырга кайтып киләм”. Атнинский район. Репортаж с первых съемок фильма «Мулла» Марат хәтта татарча уйнарга тәкъдим итсәләр дә, катнашырга ризалыгы турында җиткерде. “Бераз гына өйрәнәм дә... – диде ул. - Дөрес, күпләр минем Мәскәү мишәрләре акцентыннан көлә. Әмма без, барыбер, татарлар”. “Сезнең аша халкыма җиткерәм: каршыгызда – ирекле актер Башаров. Татар киносында эшләргә әзермен!” – дип дәвам итте ул. Атнинский район. Репортаж с первых съемок фильма «Мулла» Ә бүгенге проектка килгәндә, тәкъдим булгач, Марат үзенең иң элек: “Аны үтерәләрме?” дип соравын әйтте. “Миңа “Үтермиләр. Безнең версиядә ул яшәячәк”, - диделәр. Бу дөрестер дә. Тирә-якта күпме негатив, күпме начарлык! Мәрхәмәтлелек күбрәк булсын иде. Без бит татарлар – сентименталь, нечкә күңелле халык. Бездә - татарларда – азагы начар булырга тиеш түгел. Без күпме түздек, күпме изелдек. Безнең яхшылыгыбыз белән, кунакчыллыгыбыз белән күпме файдаландылар. Без яхшыга лаек”, - диде Марат Башаров. Атнинский район. Репортаж с первых съемок фильма «Мулла» Күәм авылында эшен тәмамлагач та, Марат Башаров Мәскәүгә оча. Ул 5 сентябрьдә Казан Халыкара мөселман кинофестивале тантанасына килергә вәгъдә итте. Бу көнне, “Мулла" фильмының генераль продюсеры Миләүшә Айтуганова хәбәр иткәнчә, кинофестиваль кысаларында “Мулла” фильмы проекты һәм төшерү төркеме тәкъдим ителәчәк. Атнинский район. Репортаж с первых съемок фильма «Мулла» Мәгълүмат өчен. “Мулла” фильмы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров ярдәмендә төшерелә. Фильмның режиссерлары - Рамил Фазлыев һәм Әмир Галиәскәров. Идея авторы - продюсер һәм композитор Марат Әхмәтшин, генераль продюсер - "Татаркино" оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев