Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар кинематографиясе татар әдәбиятына нигезләнеп үсәргә тиеш

Шагыйрь, Г.Тукай премиясе лауреаты, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Илфак Ибраһимов татар кинематографиясе татар әдәбиятына нигезләнеп үсәргә тиеш, дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә танылган драматург Ризван Хәмидне соңгы юлга озатканда әйтте. Искәртеп узабыз. М.Җәлил исемендәге премия лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, күренекле драматург Ризван Хәмид 17 сентябрь көнне иртән вафат була. Ул, йөрәге тотып, иртән йокысыннан уяна алмаган. Татар җәмәгатьчелеге аны соңгы юлга озатты. Драматург Казанның Киндерле зиратына җирләнде. Илфак Ибраһимов, драматург Ризван Хәмиднең иҗатына бәя биргәндә, аның тарихи әсәрләр язу осталыгын да билгеләп узды. “Ул Сөембикәнең Казаннан китүенә багышланган көчле трагик әсәр язды. Рөстәм Мингалим белән бергәләп “Идегәй” дастаны буенча инсценировка әзерләделәр. Аларның варианты сәхнәгә менмәде, әмма шушы сценарий буенча бик шәп кино төшерергә була, - диде ул. - Татар киносы әдәбиятка нигезләнсә, әдәби әсәрләрне экранга чыгару юнәлешен алса, әлбәттә, безнең күренекле классиклар Аяз Гыйләҗев, Нурихан Фәттахлар белән беррәттән, Ризван Хәмиднең пьесалары буенча фильмнар төшереп булыр иде”. Мәгълүмат өчен. Ризван Хәмид – җитмешенче еллар ахырында әдәбият мәйданына чыккан яшь татар драматургларының берсе. Аның 1977 елда язылган «Синең урыныңа кайттым...» исемле беренче драмасы ук, әдәбият-сәнгать җәмәгатьчелегенең уңай фикеренә очрап, 1978 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры репертуарына кертелә. Драма, рус теленә тәрҗемә ителеп, берничә рус театры сәхнәсендә дә уйнала һәм матбугатта басылып чыга. Шуннан соң бер-бер артлы язылган һәм шулай ук Татар академия театры, Әлмәт, Минзәлә Татар драма театрлары, К.Тинчурин исемендәге Драма һәм комедия театры сәхнәләрендә уйналган «Иске йорт кешеләре» сатирик комедиясе (1979), «Кайтыр идем» (1980), «Каен җиле» (1982), «Китәм инде» (1983), «Айсберг» (1984), «Майның унбишләрендә» (1984), «Диде кардәш...» (1985), «Ике сәгать – бер гомер» (1985), «Олы юлның тузаны» (1986), «Җиде баҗа» (1988), «Хушлашырга безгә иртә әле» (1991), «Исәнлеккә-саулыкка» (1994), «Көзнең соңгы яфраклары» (1996), «Тигезәкләр» (2000) һәм башка драма һәм комедияләре белән танылу ала. Драматургның аерым пьесалары сиксәненче еллар дәвамында Казан рус яшьләр театры, Димитровград, Сизов шәһәрләрендәге рус театры сәхнәләрендә, милли телләргә тәрҗемә ителеп, Кабарда, Лак, Төрекмән дәүләт театрларында, Сибай башкорт театрында куелып уңыш казана. Драматург «Синең урыныңа кайттым...» һәм «Китәм инде» драмалары өчен 1984 елда Республика яшьләр оешмасының М.Җәлил исемендәге премиясенә лаек була, 1991 елдан «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем йөртә.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев