Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар кешесе кайда гына яшәсә дә, уңышка ирешергә тырыша" - Ләйсән Сафина

Татар кешесе кайда гына яшәсә дә, уңышка ирешергә тырыша, дип белдерде Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы коллегиясендә яшь милләттәшләргә багышланган темага чыгыш ясаган "Идел" яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина.
"Без оештырган "Татар яшьләре көннәре"ндә 26 ел эчендә 40лап пар кавышты. Проектларыбызда катнаша торган чит төбәкләрдәге яшь милләттәшләребез киләчәктә республикабызда калып, Татарстанны үстерергә тели", – дип билгеләп узды ул.
Соңгы өч ел эчендә татар балалары лидер мәктәбен Татарстаннан читтә дә үткәрәләр. Мисал өчен, бу чара Удмуртия, Ульян, Сарытау өлкәсендә оештырыла башлаган.
"Өметле киләчәк булдыру һәр кешенең бурычы. Безгә Татарстан Хөкүмәте тарафыннан да ярдәм кирәк. "Татарстан 24" телеканалында яшьләргә багышланган тапшыру булдыру мөһим, дип уйлыйбыз. Киләчәктә без үстергән яшьләрнең туган телләрен, милли үзаңын үстерүгә көчләре җитәр, дип саныйм", – ди "Идел" яшьләр үзәге директоры.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев