Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар каллиграфы Һиндстан, Иран, Америка, Швейцария сәнгать белгечләрендә зур кызыксыну уяткан (ФОТО/ВИДЕО)

14-18 декабрь көнәрендә Һиндстанда "Джайпур арт-саммит" булып узды. Әлеге халыкара проектта Татарстаннан яшь каллиграф, тәзхибче Гөлназ Исмәгыйлева да катнашты. 0262   Шушы көннәрдә Гөлназ Казанга әйләнеп кайтты. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе аннан ерак сәфәрдән алган уй-кичерешләре хакында белеште. “Казаннан кышкы киемнәрдән чыгып китсәм дә, Һиндстанга баргач, җәйгесенә күчәргә туры килде. Анда хәзерге вакытта 24 градус җылылык, әмма аларда ул кыш ае исәпләнә, урамда кайбер индуслар пуховик, җылы итек, башлык киеп йөри, – ди Гөлназ Исмәгыйлева. – Салкыннан җылы илгә барып төшкәч, үземне авылга кайткандай хис иттем. “Джайпур арт-саммит” – бик зур чара. Быел ул бишенче тапкыр узды. Анда дөньяның 50 иленнән рәссамнар, сәнгать белгечләре катнашты. Джайпур шәһәрен, ал ташлардан салынганга күрә, "ал шәһәр" ("розовый город") дип тә йөртәләр. Проектның төп максаты – Джайпурны сәнгать шәһәре буларак таныту. Форум берничә мәйданда эшләде. Биредә күргәзмәләр, лекцияләр, остаханәләр, фильмнар, музыка һәм башка иҗат җимешләре тәкъдим ителде. Каллиграфия сәнгате буенча дөньяның 12 иленнән килгән иҗатчылар катнашты. Һиндстан, Әфганстан, Швейцария, Бангладеш, Үзбәкстан, Иран, Ливан, Тунис, Мисыр, Бәхрәйн, Франция һәм башка илләрдән килгәннәр”. Узган ел Гөлназ Алжирда узган халыкара күргәзмәдә катнашкан иде. Анда 24 илдән 120 останың иҗаты тәкъдим ителә. Нәкъ шул күрәзмә нәтиҗәсендә татар рәссамы Һиндстандагы проектка тәкъдим ителгән дә инде. Бер күргәзмә икенчесенә юл ача дигәндәй, 2015 елда Гөлназның иҗаты Мәскәүдә күрсәтелгән була. Шул вакытта Американың бер галерея директоры татар кызын Калифорниягә чакыра. Ике ел рәттән каллиграф Америкада оештырылган күргәзмәләрдә катнашкан иде. Ә бу юлы Һиндстанда узган проект вакытында, Г.Исмәгыйлеваны Швейцариягә чакырганнар. Якташыбыз Женевада узачак олы чарага чакыру алган. Экспертлар, күргәзмәләргә йөреп яңа авторлар, яңа исемнәр эзли, ди ул. Татар каллиграфы киләчәктә дә Һиндстан белән элемтәләрен өзмәскә, хәтта фәнни эшчәнлеккә дә нигез салырга исәпләп тора. Һиндстанда сәнгать яратучы халык яши. Татар кызының хезмәтләрен дә җентекләп өйрәнгәннәр. Видео, фотоларга төшергәннәр, телефоннарына төп рәсем итеп куючылар да булган. Телевидение, газета журналистлары Татарстаннан килгән оста белән әңгәмәләр дә үткәргән. Фотоларын Һиндстан газетасының беренче битенә урнаштырып, язмалар да чыгарганнар. Каллиграфия, тәзхибнең бишеге – ул Иран дип санала. Иранлылар да аның эшләрен югары бәяләгән. Татар каллиграфы Америка сәнгать белгечләрендә дә зур кызыксыну уяткан. “Джайпур арт-саммит”ка килүчеләргә Гөлназ Татарстан, Казан турында да сөйләгән. “Миңа еш кына: “Син Россиядән килгәнсең, гарәпчә каян беләсең? Ничек гарәп язуын өйрәндең?” – дигән сорау бирделәр. Татарларның язу тарихын бәян итәргә туры килде. Борынгы мирасыбызның да шушы имлада язылуы хакында сөйләдем. Төрки кардәшләр белән очрашуым күңелле мизгелләр булып истә калды. “Данлы скиф-сармат коды” дип аталучы хезмәтемне “Джайпур арт-саммит”ка бүләк итеп тапшырдым,” – ди Гөлназ.
Мөршидә Кыямова, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев