Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар интернеты үсешенә сканвордлар өлеш кертә" - "Гыйлем" татар порталының баш мөхәррире Айдар Шәйхин

“Гыйлем” татар порталының баш мөхәррире Айдар Шәйхин фикеренчә, татар интернеты үсешен күпмедер дәрәҗәдә татар газеталарында басылып чыккан сканвордлар билгели. Сканворд сорауларына җавап эзләп, кулланучылар сайтка керә. "Мәсәлән, бер вакыт миңа “Мисыр паштасы” дигән сорау очрады - эзләгеч (поисковик) аша шушы сорауга җавап эзләп, "Гыйлем" порталына кергәннәр. Мин уйга калдым. Ни өчен кешеләргә Мисыр патшасы турында мәгълүмат кирәк булды икән? Уйлый торгач, боларны эзләүче кешеләр газета-журналларда килә торган сконвордларны чишү белән кызыксыналардыр, дигән нәтиҗәгә килдем. Мин башка объектив сәбәп таба алмыйм. Димәк, без “Юлдаш” һ.б. шундый газеталарга рәхмәт әйтергә тиешбез”, - диде Айдар Шәйхин бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында“Татар интернетының кулланылыш мәсьәләләре” темасына багышланган матбугат конференциясендә.

Айдар Шәйхин, интернетта татар телле мәгълүматның популяр темалары турында сүз алып барып,  “Гыйлем” татар порталында иң күп укылышлы материаллар - татарлар белән бәйле булганнары, диде. “Шулай ук бездә олимпиадага ничек әзерләнергә дигән лайфхаклар (“халык зирәклеге”, мәсьәләләрне көнкүреш ысуллары белән җиңел хәл итү - ред.) бар. Анда олимпиадада катнашкан укучыларның язмалары да урнаштырыла. Гадәттә, олимпиадалар вакытында гына иң популяр булган темалар белән быел җәй дә кызыксынучылар булды”, - дип сөйләде Айдар Шәйхин.

“Контентыбыз күңел ачуга (җырчылар, артистлар турында) корылган булса, әлбәттә, керүчеләр саны күбрәк булыр иде, ләкин без “күңелсез” темаларга да караучылар саны җыябыз. Безнең аудитория бик чикле. Мин giylem.tatar сайты берәр вакыт акча эшли башлар дип уйламыйм һәм моңа омтылмыйм да”, - диде сайтның баш мөхәррире.

Айдар Шәйхин giylem.tatar сайтын эшләүчеләр тарафыннан эшләнгән икенче бер сайт та барлыгын әйтте - potter.tatar сайты. “Безнең бу сайтта Һарри Поттер турында татар телендә кызыклы материаллар чыгып килә. Сайтны коммерция ягыннан табышлы итү мөмкинлеге бар, чөнки бу тема актуаль. Күзәтүләргә караганда, аларга игътибар зур. Күңел ачуга корылган бу сайт берәр төрле эффект тудырыр дигән өметтә калабыз. Шәхсән мин татар интернетына коммерцияләштерүне якын да күрмим. Акча эшләү өчен җырчылар турында язарга кирәк”, - дип саный Айдар Шәйхин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев