Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар-информ" Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билаловның концертына онлайн-трансляция ясый

Иртәгә, 11 февральдә, Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең концертлар залында Татарстанның халык артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билаловның “алтын хитлары” яңгыраячак. Бу хакта филармониянең матбугат үзәге хәбәр итә. “Алтын хитлар”, Зәйнәп белән Зөфәрнең тамашачы яратып өлгергән, программадан - программага күчеп барган таныш җырлары белән бергә, яңа җырлар да башкарылачак, халык җырларына да зур урын бирелгән. “Артистлар сәхнәгә гаилә ансамбле белән дә чыгалар – уллары Булат белән Фоат та чыгыш ясаячак. Аларның мондый чыгышларын татар тамашачысы яратып өлгерде инде. Кайда гына чыгыш ясамасыннар – тамашачы “Улларыгыз килдеме?” дип сорый”, - дип сөйли филармониянең матбугат хезмәте җитәкчесе Земфира Гыйльметдинова. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы концертка онлайн-трансляция ясый. Концертны карау өчен сылтама - tatar-inform.tatar/internet-tv/32/ Башлана - 18.00.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев