Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар-информ" сайтында "Илаһи моң" фестиваленнән онлайн-трансляция бара

Бүген 18.00дә “Казан” милли мәдәни-үзәгендә "Илаһи моң" фестиваленең йомгаклау концерты башланды. “Татар-информ” агентлыгы әлеге концерттан онлайн-трансляция оештыра. Аны түбәндәге сылтама буенча карап була - http://tatar-inform.tatar/internet-tv/6/.

Искәртеп узабыз: Фестивальне КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институтында эшләүче Ислам һәм ислам белеме үсешен өйрәнү ресурс үзәге, Татарстан республикасының Диния нәзарәте, Россия ислам институты белән бергә Татарстан Мәдәният министрлыгы үткәрә.

Катнашучылар өч төп номинациядә ярыша: “Коръәнне татар мәкаме белән уку осталыгы”, “Халык авыз иҗаты әсәрләрен башкару: мөнәҗәтләр, бәетләр” һәм “Әдәби мирас әсәрләрен башкару: “Кыйссаи Йосыф”, “Бәдавам”, “Бабахан дастаны” һ.б.”.

Фестивальдә Татарстан Республикасы, Россия Федерациясенең Киров, Кемерово, Курган, Омск, Пермь, Төмән, Мәскәү Ульян өлкәләреннән вәкилләр катнаша, Дагыстан Республикасыннан кунаклар килгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев