Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар-информ" Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировның туган көненә багышланган концертыннан онлайн трансляция оештыра

Илһам Шакировның туган көне - соңгы унбиш елда Филармониянең какшамас традициясенә әверелгән мәдәни чара – быел да 15 февральдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында үткәрелә. Бу хакта филармониянең матбугат үзәге хәбәр итә. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировның туган көн кичәсе төрле елларда төрле форматларда оештырылды. Бөек җырчы үзе катнашкан концертлар да, залда тамашачы булып үз хөрмәтенә җырлы котлаулар кабул итеп узганнары да бар. Илһам агага 82 яшь тулуга багышланган быелгы концертта «Мирас» инструменталь ансамбле, Татарстанның халык артистлары Хәмдүнә Тимергалиева, Георгий Ибушев, Рөстәм Маликов, Фердинанд Фәтхи, Резидә Галимова, Рөстәм Закиров, Нәфкатъ Нигъмәтуллин; Татарстанның атказанган артистлары Рәсим Низамов, Раяз Фасыйхов, Филюс Каһиров, Бәширә Насыйрова, җырчылар Айгөл Хәйри, Вадим Захаров, Рөстәм Насыйбуллин, Сиринә Зәйнетдинова, Аршак Алтунян катнаша. Концертны Зәмирә Рәҗәпова-Куприянова алып бара. Программада: татар халык җырлары, татар композиторлары әсәрләре, инструменталь музыка. Башлана – 18.30. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировның туган көненә багышланган концертны “Татар-информ” онлайн трансляцияләргә ниятли. Туган көн кичәсен карау өчен сылтама - tatar-inform.tatar/internet-tv/34/

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев