Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында ялган дарулар турында сөйләячәкләр

Иртәгә, 16 февраль көнне сәгать 14.00 “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе узачак. Ул Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең эшчәнлегенә багышланачак. Идарә тармагының вәкилләре журналистларга даруханә челтәрләрен тикшергән вакытта ачыкланган ялган дару фактлары турында сөйләячәк. Шулай ук республикада медицина ярдәменең сыйфаты турында да мәгълүмат биреләчәк. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак. Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла. Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев