Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында интернет-сәүдә базарына багышланган матбугат конференциясе узачак

2 ноябрь көнне 10.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Россиядә һәм аерым алганда, Татарстанда интернет-сәүдә базарына багышланган матбугат конференциясе узачак.

Чара ирекле әңгәмә, фикер алышу форматында булачак. Очрашуда журналистларга электрон онлайн-ритейл базары хәле, структура үзгәрешләре, базар үсеше һәм төбәкнең эре сатып алучылары өчен җәлеп итүчәнлек анализы тәкъдим ителәчәк. Республикада һәм Казанда онлайн-сату базарына аерым игътибар биреләчәк.

Матбугат конференциясендә «Ситилинк» компаниясе генераль директоры Михаил Славинский, «Ситилинк» компаниясенең ваклап сату челтәре директоры Александр Лозовский, КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институтының маркетинг кафедрасы мөдире, профессор Наталья Каленская, Татарстан Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе вице-президенты, Татарстан Иҗтимагый палата рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин һәм «Финам-Казань» ҖЧҖ генераль директоры Руслан Жуков катнаша.

«Татар-информ» агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе оештырылачак. Видеога комментарийларда сораулар бирергә мөмкин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев