Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Мәүлид ән-Нәби мөселман бәйрәмен үткәрүгә багышланган конференция узачак

8 декабрьдә 10.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткәреләчәк матбугат конференциясе Болгарда Мәүлид ән-Нәби мөселман бәйрәмен үткәрүгә багышланачак. «Татар-информ» агентлыгында очрашуда Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, республика мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров булачак. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев